16+

Безнең ишегалдында бәйрәм булачак

Республикада 9300дән артык ишегалды исәпләнә, әмма бу сан йортлар саныннан кимрәк. Булганнарының да күбесе төзекләндерү, яхшыртуга мохтаҗ – 2012 елдан бирле « Халык контроле» системасында йорт тирәсе территорияләренә кагылышлы 65 меңнән күбрәк мөрәҗәгать һәм шикаять теркәлгән.

Безнең ишегалдында бәйрәм булачак

Республикада 9300дән артык ишегалды исәпләнә, әмма бу сан йортлар саныннан кимрәк. Булганнарының да күбесе төзекләндерү, яхшыртуга мохтаҗ – 2012 елдан бирле « Халык контроле» системасында йорт тирәсе территорияләренә кагылышлы 65 меңнән күбрәк мөрәҗәгать һәм шикаять теркәлгән.

Мөрәҗәгатьләрнең 80 проценты хәл ителгән. Алар күбрәк Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән кабул ителгән.

Шул рәвешле, халык тырышлыгы белән «Безнең ишегалды» дип аталган программа булдыру идеясе барлыкка килгән, «Бердәм Россия» фракциясе, аны тормышка ашыруда ярдәм сорап, Президентка мөрәҗәгать иткән. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, әлеге идеяне хуплап, аның программасын эшләргә йөкләмә биргән иде.

2020-2024 еллар эчендә республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге барлык ишегаллары төзекләндерелергә тәкъдим ителә. Әлеге проект буенча эш киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары,  «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов белдергәнчә, әүвәл халык белән сөйләшергә, аларның үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен, беренче чиратта нәрсәдән башларга, төп игътибарны кая юнәлтергә тиешлеген ачыкларга кирәк.
– Безгә күбрәк ишегалларында булу мөһим, сентябрьдә исә тупланган тәкъдимнәрне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына тәкъдим итәргә кирәк – алар, шуларга нигезләнеп, программаны эшли башлаячак. Безнең бурыч – халыкның үз ишегалларында нәрсәне күрергә теләүләрен ачыклау, – диде ул.

Киләсе елдан башлап, ишегалларына проектлаучылар белән төзүчеләр киләчәк һәм анда эш кайный башлаячак. Кыска вакыт эчендә генә барлык ишегалларына өлгереп булмаячак, билгеле, әмма Юрий Камалтынов искәртүенчә, программа күпьеллык – ул 2024 елга хәтле исәпләнгән.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров бүгенгә эшләрнең торышы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, «ишегалды»  төшенчәсен аңлаткан документлар юк һәм якынча исәп­ләгәндә, бүген 1,7 йортка бер ишегалды туры килә. Республикадагы барлык ишегалларының 60 проценты тикшерелгән, 20 муниципаль берәмлектә үлчәү эшләре башкарылган. Квадрокоптерлар ярдәмендә сурәтләр, ишегалларының схемасы ясала. Министр урынбасары сүзләренчә, бу материалны халык белән аралашканда кулланып булачак.

– Барлык ишегалларын анализлап чыгу бер ай эчендә тәмамланыр­га тиеш, халыкның теләк һәм тәкъдимнәрен белгән очракта, программаны эшләргә һәм Республика Хөкүмәтенә тәкъдим итәргә әзер булачакбыз, – диде Илдус Насыйров.
Татарстан Дәүләт советы сәркатибе Лилия Маврина фикеренчә, бернәрсәсе дә булмаган ишегаллары белән генә чикләнеп калырга кирәкми: «Төзекләндерү эшләре башкарылган ишегалларына да барырга кирәк, халыктан нәрсә җитмәгәнлеге турында кызыксыну мөһим». Әлеге фикерне респуб­ликаның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да хуп­лады, аның сүзләренчә, ишегалларына нәрсә керәсен билгеләүче стандарт булырга тиеш. Юрий Камалтынов сүзләренчә, ишегалды ул – төрле яшьтәгеләргә уңайлы булырга тиеш­ле кечкенә дөнья, әлеге программаның төп идеясе – берни дә халык фикереннән башка эшләнергә тиеш түгел.

Дамир Бәдриев фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading