16+

"Безнең ишегалды"программасы ничек үтәлә? Мэр Метшин моны үзе тикшерде

Казан мэры Илсур Метшин Октябрь урамындагы 13/6 номерлы һәм Халтурин урамындагы 4 нче йортлары ишегалдында агач утыртуда катнашты. Хәзер биредә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

"Безнең ишегалды"программасы ничек үтәлә? Мэр Метшин моны үзе тикшерде

Казан мэры Илсур Метшин Октябрь урамындагы 13/6 номерлы һәм Халтурин урамындагы 4 нче йортлары ишегалдында агач утыртуда катнашты. Хәзер биредә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

Октябрьнең 25 урамындагы 13/6 номерлы йорт 1938 елда, Халтурин урамындагы 4 нче йорт 1955 елда төзелгән. Бүген аларда 258 кеше яши. Быел “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалды янындагы территориядә юллар ремонтланды һәм асфальт өслек алыштырылды, яктырткычлар урнаштырылды. Ел ахырына кадәр биредә контейнер мәйданчыгы һәм кече архитектура формалары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, "Заречье" идарә компаниясе көче белән баскетбол мәйданчыгы киртәсе һәм боҗралы баскетбол щитлары урнаштырылган.

Шулай ук ишегалдында яшелләндерү эшләре башкарылган. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренчә, элек чүп үләннәре басып алган урыннарны чистартканнар, биредә яңа юллар салынган, ә идарәче компания белгечләре йортларда яшәүчеләр белән бергә яшелләндерү эшләренә керешкәннәр.

«Ишегалдына бик яхшы ремонт ясалды! Мондый программа өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Әлбәттә, төзекләндерүдә идарәче компания дә ярдәм итте. Биредә яшәүчеләр үзләре дә чәчәкләр, куаклар, агачлар утырта. Мәсәлән, мин монда торган сарайлар урынына каеннар утырттым инде. Хәзер безнең ишегалдында чиста һәм коры, ул күз алдында үзгәрде", - диде шәһәр башлыгына Борис Галкин.

Әлеге йортларда яшәүчеләр белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Сергей Миронов һәм район хакимиятенең башка вәкилләре алмагач һәм миләш агачлары утыртты.

"Кешеләребез үзләре үк ишек алларында нәрсә күрергә теләүләрен әйтәләр. Бу безнең өчен иң кулай вариант. Барлык эшләр дә президентыбызның "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләнә. Үзебез өчен куйган беренче өстенлек: бөтен эшләр дә шәһәр халкы белән берлектә башкарылырга тиеш. Ишегалларында төзекләндерү эшләре башкарганда тиешле стандарт бу. Шуңа күрә монда халыкның актив булуы кулай», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading