16+

“Безнең проблемалар юк, безнең бурычлар бар”

Биш елга бер тапкыр Бөтендөнья Татар конгрессы съезд уздыра. Быел ул җиденче тапкыр үтәчәк. Чаралар 30 июль- 2 август көннәренә билгеләнгән. 30 июльдә делегатлар Печән базарын күрә алачак, 31 июльдә Болгарга сәяхәт кылачак. 1 август көнне “Казан Экспо” күргәзмәләр залында секцияләр эшчәнлеге һәм съезд утырышы планлаштырыла.

2 августта исә пленар утырыш булыр дип көтелә. Анда Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. 
Билгеле булганча, 2017 елда беренче тапкыр Милли шура оештырылды. Аның составында 75 кеше. Биш ел дәвамында алырның кайберләре үз теләкләре белән бу вазыйфадан баш тарткан, вафат булучылары да бар. Съезд вакытында 75 кешенең 10-15 се алышыначак. Шул исәптән, Милли шура рәисе дә яңадан сайланачак. 
Съездга килүче делагатларга килсәк, быел Казанга 1 мең делегат һәм 500 ләп шәрәфле кунак чакырулы. Шул исәптән, 35 чит илдән дә милләттәшләребез башкалабызга киләчәк. 
“Әле узган атнада гына 37 чит илдән килергә тиешләр иде, әмма ике илдә яшәүче татарлар килә алмыйбыз дип баш тартты”, - дип аңлатма бирде Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев. Моны ул беренчедән рейсларның хәзер Мәскәү аша түгел, башка илләр аша булуын һәм билет бәяләре кыйммәтләнү белән аңлатты. Чөнки съездга килүчеләр юл чыгымнарын үзләре каплый. 
“Проблемалар дигәннән, безнең каршыда проблемалар юк, безнең каршыда бурычлар бар. Кемгәдер китап җитми, кемгәдер офис җитми, кемгәдер тел җитми, кемгәдер гаилә җитми, кем өчендер бала исеме җитми. Шуңа да тәрбия һәм милли рухны булдыру өчен без каршыбызда яңа бурычлар куярга тиеш”, - диде Васыйл Шәйхразиев. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading