16+

Бүген балаларга әти-әни назы җитми

Хәзерге заманда бала тәрбияләү җиңел түгел. Үсмерләрне наркомания, тәмәке тарту, интернетка бәйлелек кебек заман чирләреннән йолып калу өчен шактый зур тәҗрибә, осталык, белем кирәк.

Бүген балаларга әти-әни назы җитми

Хәзерге заманда бала тәрбияләү җиңел түгел. Үсмерләрне наркомания, тәмәке тарту, интернетка бәйлелек кебек заман чирләреннән йолып калу өчен шактый зур тәҗрибә, осталык, белем кирәк.

Быелгы уку елында Мәгариф һәм фән министрлыгы бакча мөдирләре, тәрбиячеләр, психологлар өчен семинар-практикумнар оештырды. Анда шактый файдалы мәгълүмат белән таныштык, «Уңышка юл» («Путь к успеху») программасын җентекләп өйрәндек. Бу программаны үзләштереп, аны үзебезнең балалар бакчасында да кулланырга булдык. Кайбер мәгълүматлар, киңәшләр газета укучы әти-әниләр өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Балалар тәрбияләүдә иң мөһиме – әти-әни һәм гаилә тәрбиясе, бу законда да каралган, аннан соң гына балалар бакчасы, мәктәп җаваплы.
Балаларның барлык ихтыяҗларын бернинди каршылыксыз канәгатьләндерү аның үзендәге уңай сыйфатларын югалтуга китерә. Бала кечкенә вакытта ата-анасына охшарга тырыша, әти-әнисеннән үрнәк алырга омтыла. Димәк, ата-ананың холык-фигыле, үзен тотышы бала өчен үрнәк булырга тиеш. Әхлаксызлык, эчкече, гаугалы булу, сөйләмдә әдәпсез сүзләр куллану баланың рәхимсез, мәрхәмәтсез, шул ук вакытта наркотикларга һәм тәмәкегә, хәмергә тартылуына, усал булып үсүенә йогынты ясарга мөмкин. Гаиләдә сабырлык, hәр сүзне уйлап, төпле итеп сөйләшү, эш-гамәлләренә җаваплы карап, сәламәтлеккә зыян китерүче әйберләрне кулланмау һәм итагатьле булу балалар өчен уңай сыйфатлар булып тора.

Тәрбия процессында матур сүзләрдән бигрәк, баланың тормыш-көнкүрешен дөрес оештыру кирәк. Аңа үзенең яшьтәшләре, әйләнә-тирә дөнья белән даими аралашып яшәргә, уй-фикеренә, кылган гамәлләренә нәтиҗә ясарга, киләчәккә омтылышын билгеләргә, ялгыз калып уйланырга да мөмкинлек тудырылсын.
Ир баланы тәрбияләү белән күбрәк әти кеше шөгыльләнсә яхшырак, ә инде кыз балага әни кирәк. Гаиләдә бала алдында әти-әнинең дәрәҗәсен төшерердәй низагларны булдырмаска тырышу зарур. Үзара аңлашылмаучанлык hәм каршылыклар баладан башка гына хәл ителсен.

Начар гадәтләрне кисәтү эшләре белән мәктәп шөгыльләнергә тиеш дип уйлый идек. «Уңышка юл» программасыннан шуны белдек: бала, тугач та, наркотикларга тартылырга мөмкин икән. Карынында бала йөрткән әнинең тәмәке тартуы, хәмер куллануы яралгыга тәэсир итә. Бала карында чакта ук бу начар нәрсәләрне татырга өлгерә дигән сүз. Әгәр дә аның иммун системасы начар икән, тугач та, бәйлелек туарга мөмкин. Балалар бакчасында, гадәттә, өч яшьлек сабыйлар сюжетлы-рольле уеннар уйный, еш кына гаилә күренешен чагылдыра. Табын артында сыра эчү сюжетын яисә табигатьтә кәеф-сафа корып утыруны күзәтергә мөмкин. Шуңа күрә бала алдында начар гамәлләрдән тыелырга кирәк.

Күп кенә әти-әниләребез бала белән саф һавада йөргәндә, бала уен мәйданчыгында уйный, ә әниләр ахирәте яисә берәр танышы белән гәпләшеп тәмәке тартып, сыра эчеп сөйләшәләр, телефонда аралашалар, интернет челтәрендә утыралар. Бала нишләсен, нәрсә күреп үсә, шуны шулай тиеш дип кабул итә. Элеккеге тәрбия чаралары бөтенләй югалган хәзер, бала белән комлыкта уйнарга, аның кызыксынуларын күзәтергә, әңгәмә корырга, начардан яхшыны аера белергә өйрәтергә кирәк югыйсә? Бүген балаларга әти-әни назы да җитеп бетми, балаларны матди яктан ярату җитә дип ялгышабыз. Әмма уенчык алып бирү, киендерү генә аз шул. Балаларга карата ягымлы сүзләребезне кызганмасак иде, бала белән ешрак сөйләшергә тырышыйк, ир белән хатын арасында булган низагларны гаиләдә күрсәтмәскә кирәк. Гаиләдә әти дәрәҗәсен күтәрү дә мөһим. Әни балага: «Әтиең кайтмыйча ашарга утырмыйк, әтиеңнән сора», – дип, юнәлешләр бирсә яхшы. Әти кеше гомер-гомергә гаилә башлыгы булып саналган, бала аннан шүрләргә дә тиеш. Балада әти-әнигә, әби-бабайга, олыларга карата хөрмәт тәрбияләргә тырышыгыз, бу өйрәткән хөрмәт тәрбиясе үзебезгә әйләнеп кайтыр. 

Рузилә Абдуллина,
Зөлфия Ибәтуллина. 

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading