16+

Бүген – кулдан язу көне. Кулдан язганда уйларга кирәк!

Бүген – 23 гыйнвар, кулдан язу көне.

Бүген – 23 гыйнвар, кулдан язу көне.

Текст баса торган җайланмалар уйлап табу ассоциясе хәзерге заманда кулдан язу онытылмасын өчен махсус булдырган бу көнне. Элек хатларны, открыткаларны кулдан язу традиция генә түгел, аралашу чарасы да булып торган. Ә бүген кулдан язучылар бармы икән?

Мәгъсүм Гәрәев, журналист, язучы-публицист:

– Безнең заманда мәктәптә укыганда матур язу дәресе бар иде. Без шул фәннән “биш”ле алыр өчен ничек кенә тырышмый идек. Кулдан язу ул фикерләргә, уйларга өйрәтә. Галимнәр кулдан язуны киләчәктә бетәргә мөмкин, дип борчыла. Әмма, мин аны бетми дим. Кайчандыр кино барлыкка килгәч, театрлар бетәр, телевидение радионы үтермәсме дип тә борчылганнар иде. Күреп торабыз, һәрберсенең үз урыны, һәркайсы яши. Кешенең кулъязмасы вакыт узгач үзгәрә диләр, үзгәрми, матур кешенең кулъязмасы һәрчак матур булып кала.

 Зөфәр Мөхәммәтшин, текстолог, филология фәннәре кандидаты:
 
 – Без хатларга җан җылысы салып, кулдан язарга яраткан буын вәкилләре. Хәзер тырыша-тырыша бер бармак белән компьютерда язып маташам. Кулга каләм алу белән башта фикерләр кайный башлый. Фикер кулга иярми. Хәтта тиешле сүзләр, хәрефләр төшеп кала. Кульязма – ул кешенең ничек язу рәвешен генә күрсәтә торган күргәзмә кәгазь бите түгел. Кешенең шәхси кульязмасы аша аның холык-фигылен дә аерырга мөмкин. Мәсәлән үзем, шул юл белән якыннан аралашкан кешеләремнең характерларын билгели алдым. Кызганыч, хәзер кулъязмаларга игътибар кими бара. Андыйларны укырга да иренәбез хәтта. Басма текст җиңерләк укыла шул. Кульязмада уйларга кирәк. Тизлек заманында уйлап азапланасы килми. Ташка язылган озак саклана. Мәсәлән, Бакый Урманченың татарча бөтен язмалары да кулдан язылган.

Галия Гыймадиева, психолог:

– Кешенең язу рәвешен өйрәнә торган графология дигән фән дә бар. Әмма, кульязмага карап кешенең холкын билгеләп була дигән факт фәнни яктан расланмаган. Үзем дә моның белән килешмим. Бәлки ул кешенең кәефен, эмоцияләрен чагылдыра аладыр, тик кешенең шәхесен ачып бирә алмый, дип уйлыйм. Ә менә кешенең имзаларын өйрәнү буенча фәнни база бар. Үземә кулдан еш язарга туры килә. Чөнки укыйм, вебинарда күп катнашам. Кулдан язу файдалы, мәгълүмат күбрәк истә кала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading