16+

Бүген Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме уза

Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме гөрләде. Елдагыча, бәйрәмгә бик күп кунак килгән иде. Табигатьнең матур җиренә Тырлау аланына җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты. 

Бәйрәмгә Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да килгән иде. 

- Питрау респуликабызда зур колач белән үтә торган бәйрәм. Бу күңел ачу чарасы гына түгел, биредә керәшен халкының традицияләре, гореф-гадәт, йолалары белән дә танышып була. Питрау ел саен кунакчыл Мамадыш җирендә уза. Район җитәкчелегенә, аның тырыш халкына шундый күңелле бәйрәм уздырганнары өчен рәхмәт. Әлеге бәйрәм республикада яшәүче башка милләт вәкиләрен дә җыя. Бу үзара дуслыкны ныгыта торган бәйрәм, - диде ул сәламләү сүзендә.

Фото - Дилбәр Гарифуллина, Илдар Мөхәммәтҗанов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X