16+

Бик тәмле пәхләвә пешерү ЫСУЛЫ

Пәхләвә пешерергә мине Изге Болгардагы туганым өйрәтте. Искиткеч тәмле аның пәхләвәләре.

Бик тәмле пәхләвә пешерү ЫСУЛЫ

Пәхләвә пешерергә мине Изге Болгардагы туганым өйрәтте. Искиткеч тәмле аның пәхләвәләре.

Башта 4 стакан онны 300 грамм ак май белән уалыйбыз, аңа 3 йомырка сарысы, 300 грамм каймак, 1 чәй калагы сода өстәп, камыр ясыйбыз hәм аны бер сәгатькә суыткычка куябыз. Соңрак 8 кисәккә бүләбез дә җәймәләр тәгәрәтәбез.

Эчлек өчен 4 йомырка агын 2,5 стакан шикәр комы белэн бутыйбыз, аңа 2 стакан вакланган әстерхән чикләвеген салып бутыйбыз. Бик нык вак итмәскә!

Майланган табага җәймәне җәябез, өстенә эчлек салабыз, шулай берәм- берәм барсын да куеп чыгабыз. Иң өстә җәймә була. Аннан бик сак кына ромбикларга кисеп чыгабыз, өстенә йомырка сарысы сөртәбез, ромбиклар өстенә чикләвек куеп чыгабыз. 200 градуслы мичтә 40 минут чамасы пешерәбез. Аннан мичтән алабыз hәм 50 грамм ак май кушып эретелгән 2 аш кашыгы балны пирог остенә сибеп чыгабыз. Тагын 5-10 минутка мичкә куеп алабыз.

Зөһрә Вәлиуллина,Сарман

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ясап карарга кирэк

    Мөһим

    loading