Син читкәрәк китеп карап торасың, теге алмаларны эләктерү җаен эзлисең. Озын гына таяк алып төрткәләп караганда? Алай итсәң, ботагын сындыруың бар. «И, сынса сыныр инде», – дип, кул селтисең дә таяк эләктерәсең. Ә теге алмалар төшми. Нык итеп тондырып булмый бит инде аңа... Шуннан: «Ә агач башына менеп карасам», – дигән уй килә. Дөресрәге, ул уй әллә кайчан килгән иде инде синең башка, таяк турындагысы белән бергә үк. Ахмак уйлар берәм-берәм килми, алар көтү белән йөри.
Менеп карыйсың. Булмый. Агач чүт кенә сыеграк, ә син чүт кенә авыррак. Һәм алмалар шундый искиткеч. Боларны бер тәмләп карау үзе генә дә бер гомергә торадыр кебек. Шуннан бу шөгылеңне ташлыйсың да ахмаклыкның чираттагысына ябышасың. Ә бу баскыч өстенә тагын нәрсәдер куйсам?!. Булыр кебек. Һәрбер ахмаклык булыр, килеп чыгар кебек тоела. Булмас, барып чыкмас шикелле тоелса, ул бөек эш була. Һәм син баскыч өстенә җайлап кына урындык утыртып куясың. Бәйлисең. Бар да яхшы. Менәсең. Әһ-һә! Менә ул син теләгән бәхет! Кул сузымы арада гына. Йөрәк ярсып тибә, иреннәр елмаюга әзерләнә. Син бәхет алмасына кулыңны сузасың...
Һәм табигатьнең кайсыдыр шөрефендә хилафлык килеп чыга да урындыгыңмы, басыкычыңмы авып китә, аяк астында җир убыла. Һәм син алмагачның аяк астына «гок» итеп килеп төшәсең.
Комментарийлар
0
0
Бигрәк тәмле итеп язылган, авторның һәр хәрәкәтен күзаллап укыдым. Иреннәр елмаеп туймады
0
0