Шәһри Казан

Битараф булмыйк: Азат Фазлыевның әнисенә ярдәм йөзеннән Казанда хәйрия концертлары оештырыла

Кайгы кем ишеген шакыячагын беркем белми шул... Җырчы Азат Фазлыев өчен дә ул көтмәгәндә килде.

Әмма берничә ел элек килгән сынау - әнисе Зөлфирә апага куйган яман чир диагнозын алар җиңгәннәр иде кебек лә соң... Әмма исеме шундый ук яман-мәкерле авыру быел тагын башын күтәрде. Фазлыевлар иңенә тагын зур сынау - Әниләрен саклап калу бурычы килеп басты. Азат белән кайчан сөйләшмә, нинди дә булса кредит алган чорына туры киләсең - тегеннән 500 мең, моннан 300 меңгә өметләнеп чаба ул. Ир буларак, сыгылып төшмәскә, әнисенең хәлен җиңеләйтергә өметләнә. Күптән түгел Зөлфирә апа Израильгә дә барып кайтты, өмет өстәлде шикелле. Ә хәзер вакыт көнләп түгел, сәгатьләп җанны сыный: Зөлфирә апаның гомерен саклап калу өчен 10 млн сумнан артык акча кирәк. Битараф булмыйк әле! Әнә, оныгы урамга уенчыкларын алып чыгып тезеп, әтисе кайтуына сату итеп тора ди. Уенчыкларымны саткан акчама дәү әниемне терелтәчәкмен мин, диеп, яшьле күзләрен куртка җиңенә сөртә ул...

Азат Фазлыевның әнисенә ярдәм йөзеннән Казанда хәйрия концертлары оештырыла. Танылган җырчыларыбыз берсүзсез ризалык биреп, сезне концертларга көтеп калалар.  Зинһар, битараф булмасак иде, тамчылардан күл җыела бит...

Реклама

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасы:

4276620020655795

Фазлыев Азат Рафаилевич

Телефон номеры буенча күчерүчеләр өчен: 89274239767

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: