16+

Битлектән язга кадәр йөриячәкбез

Роспотребнадзор белгече коронавирус белән бәйле хәлгә ачыклык кертте. Аның фикеренчә, битлек режимы, грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның сезонлы күтәрелешенә бәйле рәвештә, озак сакланачак.

Битлектән язга кадәр йөриячәкбез

Роспотребнадзор белгече коронавирус белән бәйле хәлгә ачыклык кертте. Аның фикеренчә, битлек режимы, грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның сезонлы күтәрелешенә бәйле рәвештә, озак сакланачак.

Битлек режимы, грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның сезонлы күтәрелешенә бәйле рәвештә, озак сакланачак. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистларга шулай дип белдерде.
– Инде берничә тапкыр: “Битлекләрне әле озак салмаячакбыз”, – дип әйткән идек. Битлек вируслы инфекцияләрнең үтеп керүе өчен киртә булып тора. Хәзер алда безне сезонлы ОРВИ һәм грипп авырулары көтә, ә алар хәзерге вакытта хакимлек иткән коронавирус инфекциясенә килеп кушыла. Бу сезон безнең өчен катлаулы булачак. Әгәр дә моңарчы, ягьни җәен бары коронавирус инфекциясе белән генә эш иткән булсак, хәзер бездә микст-инфекция булачак. Мондый йогышлы авырулардан бердәнбер киртә – ул битлек, – дип җиткерде Авдонина.

Белгеч ассызыклаганча, битлек режимы, ким дигәндә, грипп һәм ОРВИ авыруларының сезонлы күтәрелеше тәмамланганчы – март азагына кадәр саклана.
– Фараз итү бик катлаулы, грипп һәм коронавирус бергә ничек “яшәячәк”, үзләрен ничек күрсәтерләр – билгесез. Шуңа күрә битлек режимы бөтен халык, аерым алганда хезмәт күрсәтү өлкәсе өчен: җәмәгать туклануы, сәүдә объектлары персоналы өчен сакланачак. Чөнки алар турыдан-туры клиентлар белән эшли, – дип өстәде Авдонина.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан 17 августтан башлап коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчте. Шуңа бәйле рәвештә җәмәгать урыннарында перчаткаларны мәҗбүри рәвештә кию гамәлдән чыгарылды.

Любовь Авдонина Төркиядән очып кайткан татарстанлыларның санын да атады. Халыкара авиация яңарганнан бирле Казанга Төркиядән биш рейс кайтты, дип сөйләде белгеч. Барысы 710 пассажир очып кайткан, шуларның 542есе – татарстанлылар. Шушы вакыт эчендә әлеге рейслардан Казан аэропортында 316 кеше (пассажирларның 60 проценты) коронавирусны ачыклау өчен тикшерелгән.

Аэропортларда тест алу өчен вакытлыча пункт булдырылган, 5 972 пассажир санитар табибларның махсус тикшерүе аша үткән, алар арасында 367 турист һәм чит илдән килгән экипаж әгъзалары да бар. Йогышлы инфекциягә шикле кешеләр табылмаган.
Авдонина искәрткәнчә, 1 августтан кертелгән үзгәрешләр буенча Россиягә чит илләрдән кергән барлык кешеләр дә изоляциядә утырырга тиеш түгел. Алар өчен мәҗбүри таләп – кайтканнан соң өч көн эчендә коронавирусны ачыклау өчен тест тапшыру.
– Беркемне дә богаулап әлеге тест тапшырырга алып бармаячакбыз. Әйтик, чит илдән кайтканнарның тест нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре порталында күрмибез икән, андыйларның исемлеген полиция бүлегенә җибәрәбез һәм аларны административ җаваплылыкка тарту турындагы мәгълүматны күзәтәчәкбез, – диде белгеч.

Исегезгә төшерәбез, турист Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән һәм анализ нәтиҗәләрен төшермәгән очракта, хокук бозучыга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф рәвешендәге административ җәза яный.

– Безнең республикага гриппка каршы тиешле вакцинаның әлегә 15 проценты гына кайтты. Беренче чиратта, укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм 65 яшьлекләрне вакцинацияләчәкбез, – дип билгеләп үтте Любовь Авдонина. – Шулай ук сайлау участокларында, 11, 12 һәм 13 сентябрьләрдә вакцина ясау буенча вакытлыча үзәкләр эшләячәк. Без моны бик уңайлы дип таптык. Кеше сайлауга килү белән беррәттән гриппка каршы вакцина да ясата алачак.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА.

Анна Арахамия фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading