16+

Тукайны кочагына алган авыл: Кырлайда башланган яңа тормыш

Кырлайлылар хәтере дә аяз, истәлекләрен барладык.

Тукайны кочагына алган авыл: Кырлайда башланган яңа тормыш

Кырлайлылар хәтере дә аяз, истәлекләрен барладык.

Яңа Кырлай авылы турында шагыйрь истәлекләрендә әнә шулай дип бәян итә. Тормышында гел ак белән кара янәшә барган малайны, Казаннан Өчилегә кайткач, Зиннәтулла бабасы йортында кабаттан ачлык куырып ала. Юклык, ярлылык, корылык елларының кайтавазы янәдән азаплый – ашаулар такы-токы. Җитмәсә артык кашык кабат бусагага кайтып баскан, диләр... Сәгъдетдин Сәлиховның ир балага мохтаҗлыгы тормышына ак нур булып иңә – баланы алырга ул үзе килә. 

Ат арбасында үткән юллар... 
Автобиографик әсәрендә шагыйрь үзе язганча, юл буе юата ул аны. Улым, бездә катык та, ипи дә, сөт тә күп бит, тамагың туйганчы ашарсың, Зөһрә әниең өйдә көтеп тора, ул бик әйбәт, ди. Бу вакытта 6 яшьлек Габдулла ниләр уйлады икән? Инде ничәнче мәртәбәләр аны таныш түгел ир янәшәсенә ат арбасына утырталар да, ерак сәфәргә озаталар. Кая бара, еракмы, якынмы, кемнәргә – әйтүче дә, кисәтүче дә юк. Хәер, әйтсәләр дә, бала акылы аңлап җиткермәс иде. Миңа калса, бик курыккандыр ул. Җитлеккән чорында үз-үзенә йомылып, уйга батучанлыгы да әнә шул елларның әҗередер кебек.

Ә мин аларның Өчиледән Яңа Кырлайга таба сузылган юлдан кайтып килүләрен шушы рәвешле күз алдына китерәм: Габдулла Сәгъди абыйга сыенып утыргандыр кебек. Дөресрәге, Сәгъди абзый Габдулланы үзе куенына алгандыр, чөнки курыккан баланы, кочаклап юатмыйча, башка ничек итәсең? 
Авыл башыннан ерак түгел генә өйгә кайтып туктый алар. Ул елларда әле Сәгъди абзыйның өе авыл башыннан икенче генә булып тора. Хәзер бу ихата, Яңа Кырлай үсү сәбәпле, авыл уртасында ук калган инде. 

“Шәп киенгән малай!
Тукайның биредә уйнап үскән дусты Хәлилрахман Гобәйдуллин истәлекләренә күз салсак, менә ничегрәк булган аның Яңа Кырлай туфрагына беренче аяк басулары. 
“Без урамда балалар белән уйнап йөри идек. Җәй көне көндезге сәгать унберләр чамасы иде. Балалар: “Әнә Сәгъди абзый бер малай алып кайтып килә”, – дип кычкырып йөгерешә башладылар. Арбага кашка туры ат җиккән, чагыр күзле, маңгаена аз гына шадралы, ябык кына бер малай утыртып, үзенең җил капкасы төбенә килеп туктады. Ат ишек алдына кергәнче үк, малай арбадан төшеп, безнең янга килде. Аның аягында искерәк читек белән кәвеш иде. Ул безнең белән сөйләшеп торырга өлгерә алмады, Сәгъди абзыйның хатыны чыгып, күтәреп, аны өйгә алып кереп китте. Ә мин өйгә кайтып, әткәйгә: “Сәгъди абзый Өчиледән бик шәп киенгән бер малай алып кайтты”, – дип сөйләдем. Әткәй миңа: “Ул минем белән бергә Кышкарда укыган Гариф абзый улы булырга кирәк, атасы дус кеше иде, улын да күрергә кирәк” – диде. Иртәгәсен әти миңа Габдулланы алып кайтырга кушты. Мин алып кайттым. Ул бик шаян малай булып чыкты, юлда ук минем белән шаяра башлады. Бездә ул озаклап утырып, чәйләр эчеп китте. Әти белән дә яхшы гына сөйләшеп утырды. Шуннан соң ул безгә еш кына килгәләп йөри башлады. Мин дә аларга бик еш бара идем. Без аның белән күп йөрдек. Шул елны, урак өстендә бик кисәк кенә авырып, вабадан аның Сабира апасы үлде. Көз көне Зәһрә тәтәй аны аны безнең әнигә укырга китерде.” 

Хәлилрахман – Хәбибрахман хәлфәнең улы. Хәбибрахман хәлфә исә Тукайның әтисен белгән кеше, Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр. Белгән дини кардәшенең улына, әлбәттә ул да ачык күңелле булгандыр. Хәлилрахман истәлекләреннән күренгәнчә, беренче елны Габдулла кызлар белән абыстайда белем ала. Дөрес, ул аңа бер дә ошамый. Ә менә икенче елны инде мәдрәсәгә йөреп белем туплый башлый. Мәгәр уку елы башында әле Габдулла белемгә дә тиз генә керешә алмый. Хәрефләрне таныса да, озак кына вакыт аларны ничек кушып укырга белмичә азаплана. Бер әмәленә керешкәч, укуның кирәген бирә – бик әйбәт укый!
Ләкин тормыш дигәне аңа биредә дә сынауларны мулдан әзерли. Кырлайда яшәвенең икенче елында Сәгъди абзый белән Зөһрә апаның үз уллары – Садретдиннары туа. Болай да олы кызларының үлеменнән соң бөтен гаепне Габдулладан күргән Зөһрә апа, үз улы тугач, аңа бөтенләй суына. Хәтта сөйләшми дә башлый. Йомыш кушасы булса гына сүз ката. Ә менә Сәгъди абзый Габдулланы элеккегечә ярата. Шунысын да искәртергә кирәктер, үз уллары туганда Сәгъди абзыйга 56 яшь тула. Ләкин кыш уртасында гаиләгә тагын бәла килә – 14 яшьлек аксак кызлары Саҗидә дә туберкулез авыруыннан үлеп, ә Сәгъди абзыйның үзен паралич суга. Зәһрә апаның шикләренә “куәт” өстәгән бу бәхетсезлекләр, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, сөйләнеп йөри башлавына да сәбәп була. 

Хәлилрахман Гобәйдуллинның хатирәләрен дәвам итик. “Шул елны минем әни дә бер ир малай табып, элеккечә мине иркәләми башлагач, без Габдулла белән икебез дә үзебезнең тормышыбыздан ризасызлык күрсәтеп, бер-беребезгә зарланып йөри башладык. Зөһрә тәтәй үзенең кечкенә баласын ике тәгәрмәчле кабык арбага салып, Габдуллага карарга бирә, әни минем кечкенә энемне читәннән үргән дүрт тәгәрмәчле арбага салып, миңа бирә иде. Без җәй көне урам буенча Габдулла белән шул балаларны тартып йөри идек. Аларны ташлап китеп, без иркенләп уйнап йөри алмый идек. 

Мин тагын Габдулла белән икебезнең күрше бакчасына кереп суган урлап йөрүебезне бик яхшы хәтерлим. Берсендә безне гаҗби исемле бер усал карчык күреп, кулына кычыткан алып, куып китте. Без аннан зират киртәсенә кереп кенә котылып калдык. Шуннан соң без бик озак гаҗби әбинең күзенә күренергә куркып йөрдек.” 

Ахун дус истәлекләре
Ахун Сабирҗанов исә дустын болайрак хәтерли. “Габдулла авыл балаларына охшамаган, бик юка гәүдәле һәм чандыр, укырга искиткеч зирәк иде. Беренче кышны ук ул, “Һәфтияк” (Коръдедән бер өлешен эченә ала торган китапчык, мәдрәсәдә дәреслек итеп кулланылган) иҗеген, сүрәсен укып “Коръән”гә керде. Үзеннән бер ел элек укый башлаган малайларны узып та китте. Хәтта язга таба Хәбибрахман хәлфә белән каты һәм йомшак гаен (“Г”) хәрефләре турында бәхәсләшә башлады.

Бервакыт Габдулла белән бергәләп Сәгъди абзыйның базы тирәсендә куышып, шарышып йөргәнлегебезне хәтерлим. 
Язын алар Сәгъди абзый белән басуга бардылар. Без дә шуннан ерак түгел җирдә чәчү чәчә идек. Сәгъди картның арбасы янында калган орлыгын чүпләргә бик күп күгәрчен җыелган. Шуны күргәч Габдулла, кул изәп, мине чакырып алды. МИн килгәч, шул орлык коелган җиргә чәчү тубалын авызы белән каплап, кырынайтып куйдык та артына бау бәйләдек. Икебез дә бауның очын тотып арба астына кереп яттык. Тубал астына күгәрченнәр җыелгач, Габдулла миңа: “Бауны җибәр, Ахун!” – дип кычкыра. Мин бауны ычкындыргач та тубал җиргә капланып, астына күгәрченнәр кереп кала. Без аларны тотып өйгә алып кайтабыз.

Сәгъди абзый Габдуллага йомшак, ә хатыны Зөһрә тәтәй корырак иде. Бервакыт аларның ишегалларына кайтып, шул күгәрченнәрне очырып, шаярып йөргәнебезне күрде дәЗөһрә тәтәй, чыбык алып, безнең икебезне дә пешереп чыгарды. Шуннан соңз мин Габулладан: Син әниеңнән ни өчен күбрәк кыен ашыйсың?” – дип сорадым. Ул: “Бервакыт әни катык биргән иде, шуны ашап утырганда бер хәерче керде дә, мин ул катыкны аңар биргән идем, шуның өчен үземне әни бик каты кыйнады”, – диде. “ 
Нишлисең, юклык дигәне юмартлыкка иптәш түгел шул, андый көннәре дә булгандыр. 

Остаз сүзе
Кырлайлылар аңа үзгә бер ярату, үтә бер кызгану белән караган булса кирәк. Остасы Хәбибрахман хәлфәнең истәлекләренә караганда, Габдулланы бик зирәк дип бәялиләр. “Ятлау куәсе бик көчле, укуга һәм язуга бик дәртле, басынкы табигатьле иде. Башка балалар белән тәрбиясезләнеп, шаярып йөргәнен мин хәтерләмим. Шаярган яки сабак белмәгәне өчен минем тарафтан башка балаларга кыен эләккәләсә дә, мин аңар тырнак белән дә чиртмәдем. Башта ул мәктәпкә йөреп кенә укыды, соңыннан кунып кала башлады. Сабагын белмәсә хурланып елый иде. Бервакыт кара савытын ваткан өчен елады. Мин аны юатып, аңар башка кара савыты бирдем. Ул аңар бик куанды. Бераз укыгач, ул мәктәптәге башка балаларның сабакларын өйрәнә башлады. 

Безнең өйгә кереп-чыгып йөри иде. Бигрәк тә минем туган абзам Фәтхерахман муллага еш кереп йөри иде. Габдулла Казанда торганда минем абый аның янына барып йөрде. “Болгар” носмреларында авырып ятканда да ул аның янына барган иде. Габдулла аңа чәй белән пәрәмәч китерткән. Ләкин үзе ашый алмаган. Шуннан соң ул озак тормый үлде.” 
Габдулланың Кырлайдагы тормышы бәхетле булганмы? Әнисенең кагуын санамаганда, әлбәттә, бәхетле! Урамда да уйнаган, сабакка да йөргән, авыл эшенә дә өйрәткәннәр үзен. Тамагы тук, өсте бөтен баланы көннәрдән бер көнне Җаекка алып китмәсәләр, биредәге тормышы ни рәвешле дәвам иткән булыр иде икән аның?
  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading