Шәһри Казан

Бәхет формуласы

Бер татар физигы зур ачыш ясаган. Физигымы, химигымы инде шунда, математигымы... Татар химигы дию дә беркадәр ят булып тора әле.

Берәрсе: "Карале, татарның химиклары да бар мени ул?" - дип сорар сыман. Гомумән, татарның химигы, физигы, математигы булу - сәер ишетелә. "Татар галиме" дигәндә дә без йә тарихчыны, йә тел, йә әдәбият белгечен генә күз алдына китерәбез. Шулай күнегелгән. Ә болай, гади тормышта... татарда бары тик җырчылар гына бардыр кебек. Телевизор кабызасың - җырчы, радио ачасың - җырчы, интернетка керәсең - җырчы. Менә элек халыкның күп өлешен сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр  һәм сугышчылар тәшкил иткән. Хәтта сәүдәгәр дигәне дә сугыш серләрен яхшы белгән. Һөнәрчесе дә шулай инде. Җыеп әйткәндә, аларның барсы да яугир, сугышчы булган. Хәзер барысы да җырчы. Шуңа күрә, яуга калкыныр чакларда да татар мәйданга чыгып берәр җыр җырларга тотына. Талантлы милләт.

Әнә шул талантлы милләтнең бер химигы зур ачыш ясаган. Бәхет формуласын тапкан бу. Үзеңне дә, башкаларны да бәхетле итү мөмкин, алай гына да түгел, бик гади һәм җиңел икән. Бары тик формуласын гына белергә кирәк. Менә шул формуланы татар галиме ачыклаган. Бу: "Милләтебез бетә бит, нигә аны миннән башка беркем дә сакламый", - дип төзек җөмләләр белән сөйләшә торган кеше түгел инде. Башка телдә укыган, башка мохиттә эшләгән, шулай да үзлеген югалтмаган. Безнең сыманрак инде. Ләкин галим. Физик. Яки математик. Яки химик. Ләкин татар.

Берәр америка кешесе шундый ачыш ясый алса, шундук Нобель премиясе даулый башлар иде. Аннан соң бәхетле булырга теләүчеләрдән күп төрле төркемнәр җыеп акча эшләр, видео язмалар китаплар чыгарыр, шул рәвешле миллионерга әйләнеп, танылган да, бай да булып яшәр иде. Яһүд булса, бу формуланы шундук яшерен гыйлемгә әйләндерер, аны бары тик бик бай һәм затлы милләттәшләре белән генә уртаклашыр, шул рәвешле тегеләргә бәхет сатып үзе баеп калыр иде. Кем генә булса да бу ачышны танылу һәм баю хакына кулланыр, аның файдасын күреп калырга тырышыр иде.

Ә татар галиме... аны социаль челтәргә элгән. Татар телендә. Белмим, ни өчен шулай эшләгәндер. Югыйсә, татарчасы да әлләни түгел инде. Бәлки, ул бу формула белән иң беренче чиратта милләттәшләрем танышсын, башта алар рәхәтен күрсен, ә мин баерга да танылырга да өлгерермен, дип уйлагандыр. Шулкадәр зур бүләк ясаганы өчен, бәлки, күңеленнән генә рәхмәт сүзе дә көткәндер әле. Бәяләрләр, кулланырлар, бәхетле булырлар дип өметләнгәндер. И-и-и, галим дип аталса да шул авыл баласы бит инде, бәрәңге яфрагы кебек беркатлы җан иясе.

Социаль челтәр моны бөтенләй башка яссылыкта күрә. Менә күз алдына китерегез - бәхет формуласы бирелгән. Һәм шуның астында татарлар фикер алыша:
- Беренчедән, ник ул татарча дөрес яза белми?! Татарның галимнәре дә надан булгач, башкаларга ни сан?

- Татар телендә "хава" дигән сүз юк, ул "һава" дип языла.
- Хава, бәлки "Ева" мәгънәсендәдер? Татарча Хава була түгелме?

- Юк, ансы да "Һава" була.
- "Һава" түгел "Хәүва"

Реклама

- "Һава" татар сүзе түгел, ул гарәптән кергән.
- Татарча ничек була?

- Татарда андый сүз юк.
- "Күк" була. Күк йөзе.

- Һава монда «воздух» мәгънәсендә. Һава сулау. Күк бармый.
- "Яңгырлар ява" дип язу дөрес түгел, "яңгырлар явалар" булырга тиеш.

- Әстәгыфирулла, моның һәр сүзе саен хата бит. Нинди галим бу, кайда эшли?

- Яхшы галим булса, базардадыр инде. Ит чабадыр. Булдыклылары шунда күчеп бетте бит акчасы күп дип.

- Юк бу фәлән вузда укыта.
- Шулайдыр шул. Анда бит наданнар гына калды. Бу да хәтта татарча да яза белми. Татарчасы шулай булгач, урычча бөтенләй бум-бум бит инде.

...Мин тагы да дәвам итеп тормыйм. Бу язмаларның сәбәпчесе - талантлы галимнең яңа ачышы, бәхет формуласы. Үзеңне дә, башкаларны да бәхетле итү - мөмкин, әле алай гына да түгел, бик гади һәм җиңел икән. Бары тик формуласын гына белергә кирәк. Ә ул формула - күз алдында иде.

Шулай хәреф хаталарын, галимнең шәхесен, белем дәрәҗәсен тикшереп, алар сүзнең нәрсә турында баруын аңламадылар. Бәхет формуласын күрә белмәделәр. Хәер, бу аларга кирәк тә түгел, болар башка кешенең хатасын, җитешсезлеген табып аны булдыксызга чыгарырга тырышудан да бәхетле иделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 февраля 2018 в 17:03
    Орхидеялар – энергетик вампир? Өемдә орхидеялар күп үсә. Бер танышым аларны энергетик вампир диде. Имештер, өйдә аларны тотарга ярамый. Бу чынлап та шулаймы? Алия Закирова.
    128
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 15:38
    Алкоголизмнан ничек дәваланырга? Статистика мәгълүматлары буенча республикада эчүчеләр саны, былтыргы белән чагыштырганда, якынча өч процентка кимегән. Ләкин бу саннар дөреслеккә бик үк туры килеп бетми икән. Нарколог, психиатр, психотерапевт Галимҗан Шакирҗанов әйтүенчә, быелның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда алкоголизм диагнозы белән 30 мең кеше теркәлгән.
    132
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    239
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 11:59
    Биш бала анасы Роза Мостафина: «Өебездән куалар» Редакциябезгә Казаннан биш бала анасы Роза Мостафина мөрәҗәгать итте.
    181
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 11:03
    Һәр авылның үз Фазылы булсын иде Төрле яклап килгән кеше кем ул? Андыйлар күп өлкәләрдә үзләренең көчен сынап карый, уңышларга ирешү белән беррәттән, аларның тормышы да гадәти түгел, ә үзенчәлекле, кызыклы.
    108
    0
    3
  • 22 февраля 2018 в 10:47
    «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасын тамашачы ничек кабул итте? Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява...” спектаклен яңарттылар.
    103
    1
    1
  • 22 февраля 2018 в 08:50
    Зәңгәр күзле, киң күңелле кызыбызны котлыйбыз! Зәңгәр күзле, җитен чәчле кызның урамда карга батып уйнап керүенә әбисе ул яраткан солы кесәлен пешереп куйган. Ярата шул инде аны әбисе, ярата! Гел аның куенында менә шулай иркәләнеп, назланып кына торасы иде дә соң...
    130
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 16:48
    23 февральдә ир-атларга нәрсә бүләк итәргә? Ватанны саклаучылар көне җитә. Бәйрәм булгач, бүләк тә әзерлисе килә. Ир-атларга нәрсә бүләк итәргә?
    221
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 16:16
    Юка пешерү ЫСУЛЫ Бу ризыкның ничек аталуын төгәл белмим, атамасы күптөрле. Бер якта аны юка диләр. Икенче бер җирдә көлчә дип атыйлар. Җәймә, җәүликмәк, чәлпәк дигән исемнәре дә бар.
    364
    0
    5
  • 21 февраля 2018 в 14:41
    Ләйсән Гыймаева Хәмдүнә Тимергалиеваның күлмәген алып торган?! Ләйсән Гыймаева хәйран гына түгәрәкләнеп килә, димәк, тиздән ике кызларына иптәшкә тагын бер бәләкәч өстәләчәк.
    357
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 13:58
    Лимонның 1001 хикмәте Лимонны без чәйгә салып эчәргә яратабыз. Ул чәйне хуш исле итә, сәламәтлек өчен дә файдасы зур. Чынлыкта исә аның хикмәте моның белән генә бетми икән.
    302
    0
    2
  • 21 февраля 2018 в 13:42
    Россиянең хоккей буенча җыелма командасы ярымфиналга чыкты Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Норвегия командасын 6:1 исәбе белән отып, Олимпия турнирының ярымфиналына чыкты.
    104
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    426
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    775
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    397
    2
    2
  • 22 февраля 2018 в 10:00
    Базарларны япсалар ни булачак?
    Базарларны ябу-япмау турындагы сүзләр байтактан бара. Күптән түгел генә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы идарәсе, кабат бу мәсьәләне күтәреп, ил буенча барлык базарларны ябу турында закон проектын әзерләгән.
    128
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 17:03
    Орхидеялар – энергетик вампир? Өемдә орхидеялар күп үсә. Бер танышым аларны энергетик вампир диде. Имештер, өйдә аларны тотарга ярамый. Бу чынлап та шулаймы? Алия Закирова.
    128
    0
    0