Адәм баласы өчен үсешкә омтылу – нормаль күренеш, бу – эволюция кануны. Борынгы бабаларыбыз үзләренең сәләтләрен үстермәсә, безне кыргый җанварлар ашап бетергән булыр иде инде. Шулай итеп, үсешкә омтылу һәрчак булган һәм ул аңлашыла. Әмма күп очракта (бигрәк тә бүгенге чорда) ул идеал артыннан кууга кайтып кала: эшеңдәге уңышлардан да башың әйләнеп бетәчәк, гаиләдә дә син искиткеч, алыштыргысыз кеше – ике фронтта мәш килеп көрәшәсең һәм икесендә дә отасың. Нәфис фильмнар өчен бик матур сюжет бу, әмма чынбарлык өчен түгел.