Мәскәүдә «Парламентчылык үсеше» форумы узды. Икенче тапкыр оештырылган әлеге чарада 132 илдән килгән 800 депутат һәм эксперт катнашкан. Германия белән Швейцариядән тыш башкалага күпчелек «өченче дөнья» вәкилләре килгән икән, шулай булуга карамастан, Дәүләт Думасының халыкара активлыгын Кремль хуплый, президентның да бу чарада катнашуы аңа бәя өсти. Россия делегациясенең ПАСЕга кире кайтуга ук әлеге халыкара форум оештырылуы да әһәмияткә ия ди белгечләр.
Узган ел Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиянең абруен күтәрү, аны бераз халыкара изоляциядән арындыру өчен үз өлешен керткән булса, халыкара форумны да шундыйлар рәтенә куярга теләүчеләр бар. Оештыручылар үзләре аны беркемне дә гаепләмичә, орышмыйча уза торган парламент мәйданчыгы итеп тәкъдим итәргә теләгән: күрештеләр, сөйләштеләр, матур теләкләр теләшеп таралыштылар. Ә алга таба нәрсә? Әлеге «сәяси туризм»ның әһәмияте нинди?
«Өченче дөнья» дип аталучы континент – Африка белән Латин Америкасы илләре белән дуслык күпере СССР чорында ныклап салынган иде. Съездларда, халыкара очрашуларда бу илнең вәкилләре капиталистларны сүкте, Советлар Союзын дәфнәгә төрде, нәтиҗәдә, Мәскәүдән матди ярдәм алуга иреште – империалистик режим белән көрәш өчен файдаланылмаса да, ул акчалар «Жигули» белән «Москвич» машиналарына җитәрлек булгандыр. Бүгенге делегатлар арасында ул чордагылар булмаган түгелдер әле, әмма Советлар Союзы таркалганга байтак елар инде, «үзгәртеп кору рухында ике ил арасында хезмәттәшлек итү» дип сөйләгән Африка сәясәтчесе ул чорның күптән узып киткәнен абайламый калган бугай. Әллә аларга ул хәбәр барып ирешмәгәнме? Үткәннәргә сагыну бар икән, чаңгыларны Африка чүлләренә бору безгә нәрсә бирәчәк? Октябрьдә Сочида узачак «Россия – Африка» саммитында бик мөһим килешүләр төзеләчәк дип көтелә. Энергетика, машина төзү, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы, элемтә өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре булачак, әлегә Россия бу континентта Угандага корал сату белән генә үз эзен калдыра.
Әмма Африкада бер безне генә көтеп торалар дип уйларга кирәкми, көндәшләр җитәрлек. Кытай күптән инде биредә беренчелекне алып тора, Европа шулай ук үзенең тәэсирен саклап килә, шул исәптән Германия озак вакытка исәпләнгән йогынтысын үстерергә җыена. Белгечләр исәпләвенчә, дөньяның әйдәп баручы уенчыларының игътибары алдагы елларда хәрби-стратегик яктан әһәмиятле Һинд океаны бассейны белән бәйле булган Көнчыгыш Африка яр буена юнәлер дип көтелә. Россия биредә беренчеләр рәтендә булырмы? Уйлап карасаң, үтә мөһим мәсьәләме соң ул? Үзебездә дә мәшәкатьләр җитәрлек ләбаса. Керемнәр кимегән, хастаханәләр ябылган, салымнар арткан бер чорда, Африка мәнфәгатен кайгырту урынсызрак, ахры. Илдә халыкның ике башкалага якынрак елышуы аркасында, кайбер территорияләр бушап кала, соңгы 15 елда Россиянең кечкенә шәһәрләрендә халык саны 1,5 миллион кешегә кимегән.
Әмма сәясәтчеләр башкачарак уйлый, Африкада безне яраталар икән, имеш. Россия аны беркайчан да басып алмаган, аннан коллар алып кайтмаган, табигый байлыкларыннан файдаланмаган. Киресенчә, Советлар чорында күп нәрсә биредән шунда китеп торган. Африкада Россияне Советлар Союзының варисы дип исәплиләр һәм элеккегечә дустанә мөнәсәбәткә (бер яклы), хөррияткә өметләнәләр. Биредән ярдәм булмаса, йә әлеге «дусларыбыз» халыкара форумга килмәсләр, нишләп бетәрбез инде алардан башка? Бүген бит нәкъ менә Африка белән Латин Америкасы континентлары – дөньядагы һава торышын «үзгәртүчеләр», Җир шары алар тирәсендә «әйләнә». Без ул «кендек»кә якынаймыйча, орбитабыз ераграк булса да, тормыш тукталып калмас кебек.
Фото: duma.gov.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар