16+

"Болар бар да минем балалар": гаҗәеп ханымның гаҗәеп дөньясы

Русларда мөмкинлекләре чикле булганнарны Бузова якласа, татарларда исә бу изге эшне инде берничә ел рәттән Айсылу Чижевская-Мингалим алып бара. Аның эшләренә сокланмый мөмкин түгел.

"Болар бар да минем балалар": гаҗәеп ханымның гаҗәеп дөньясы

Русларда мөмкинлекләре чикле булганнарны Бузова якласа, татарларда исә бу изге эшне инде берничә ел рәттән Айсылу Чижевская-Мингалим алып бара. Аның эшләренә сокланмый мөмкин түгел.

“Балаларны аңлый белергә кирәк”
Мөмкинлекләре чикле балаларны кимсетү очраклары күренми генә дигәндә, Красноярск мәктәбендә яңа хәл: беренче сентябрьдә укытучы шул ук сыйныфта укучы инвалидтан башка күмәк фото ясарга тәкъдим итә. Күрәсең, чыннан да «матурлык»ка омтылып яшәүче шәхес... Бу хәлгә хәтта Ольга Бузова да битараф кала алмый – Инстаграм битендә #ВаняЯХочуСТобойФото хэштегы астында шул баланың фотосын урнаштырып, махсус флешмоб оештыра. 

Шулай итеп, русларда мөмкинлекләре чикле булганнарны Бузова якласа, татарларда исә бу изге эшне инде берничә ел рәттән Айсылу Чижевская-Мингалим алып бара.

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләгән стилист-визажист, Венера Ганиева группасында белем алган җырчы, оста скрипкачы – болар барысы да Айсылу Мингалим һөнәрләренең бер өлеше генә әле.
– Тормышымның бер мизгелендә яңа сулыш кирәк була башлады һәм бер дә көтмәгәндә балалар йортында эшләү теләге барлыкка килде. Эзләндем, төрле интернатларда булдым, тик бу өлкәдә эшли алмам, дип гел кайтарып җибәрә иделәр. Әлеге юл интуитив рәвештә сайланган булса да, соңыннан йөрәк тә андагы сабыйларга ешрак тартыла башлады. Шуңа күрә беркемнең дә сүзенә карамыйча, Казан шәһәре Идел буе районының балалар йортына эшкә урнашырга булдым, – дип сөйли ул үзе.

«Чын язмыш бүләге булгандыр бу!»
– Телевидениедә эшләгәндә миңа балалар йортына барырга туры килде. Шунда читтә генә башкалардан аерылып торучы бер малайга күзем төште, аның үземнеке икәнен шундук сизеп алдым. Тиздән бу баланы улыкка алып, Әмир исеме куштым, ә әтисенең исеменә уйламыйча да Эдуард исемен сайладым. Шуннан очраклы рәвештә тормыш мине Эдуард исемле кеше белән очраштырды һәм без уртак тормыш башладык. Бу инде минем икенче никахым иде, шуңа күрә Солтан исемле балабыз да тууы мине нык шаккатырды! Тормыштагы кыю адымнарым өчен чын язмыш бүләге булгандыр бу!

Икенче ирем белән дә тиздән аерылышуга карамастан, балалар йортыннан Ульяна, Юлианна һәм Даниил исемле тагын өч сабый алдым. Шулай биш бала белән гөрләшеп яши башладык. Аларның һәрберсе үзенчә сәләтле: берсе –  рәсем ясау белән мавыга, икенчесе – пешекче булырга хыяллана, өченчен исә бөтенләй профессор диярсең. Даниил белән без хәтта Мәскәүдә узучы «Ты супер!» проектында да катнаштык һәм ул Филипп Киркоров белән дуэт башкару бәхетенә ия булды. Андагы чыгышларга әзерләнгәндә авырлыклар да, бөтен борчыган проблемалар да бик тиз онытыла иде, чөнки гел камилләшергә, алга омтылырга кирәк бит. Ә рус эстрадасы йолдызлары белән күрешеп эшләү үзе зур бәхет, шуңа бу мизгелләр мәңге онытылмаслык булып истә калды да инде. 

«Үзеңә ышан»
– Алга таба Лаеш мәдәният йорты мөдире эшенә керештем. Тик тора-бара башка яклардан да үсәсем килде, балалар белән эшләү дә сагындырды. Шунысы кызганыч, аннан бер киткәч, кире кайтып булмый икән, шуңа күрә шул ук балаларга мин башка яктан юл табарга булдым – «Үзеңә ышан» исемле иҗат һәм укыту студиясе оештырдым. Монда төрле яшьтәге мөмкинлекләре чикле булучылар белән эшләү өчен барысы да бар: мин биредә лекцияләр биреп, укыта да, үз продюсерлык үзәге ача алам... Хәзер студиянең үсеше белән шөгыльләнәм, иганәчеләр эзлим. Мин бу мәсьәләгә битараф калмаучы һәр кешегә шат!

Шушы проект кысаларында 6 сентябрь көнне Лаешта «Үзеңә ышан» дип исемләнгән беренче региональ фестиваль дә оештырдык. Ул, балалар тормышның нинди генә авырлыгын күрүгә карамастан, үзләрен сәхнәдә чын йолдызлар итеп хис итсеннәр өчен уйлап чыгарылган зур бәйрәм. Монда барлыгы 59 катнашучы чыгыш ясады, аларның һәрбересе җырга һәм иҗатка гашыйк. Арасында шигырьләр язып, киләчәктә үзләрен артист итеп күрүчеләр дә шактый иде. Әле алай гына да түгел, концертта балалар йортыннан алынган 12 сабыйлы Никифоровлар гаиләсе дә чыгыш ясады! 

Шушындый ук грандиоз тамашаларны Яшел Үзәндә һәм Казанда да уздырырга планлаштырам, чөнки мондый сәләтле балаларны рухи яктан баету минем өчен бик мөһим.

“Ничек ярата аласың?” – дип сораучылар күп икән.
– Мәхәббәт, ялкын кебек янып китеп, тиз вакыт эчендә сүрелергә дә мөмкин. Шуңа күрә балаларны бары тик дөрес кабул итеп, аңлый белергә генә кирәк. Шул очракта мәхәббәттән дә көчлерәк тотрыклылык хисе барлыкка килә. Аның исә синең үзеңне дә, балаларны да бик тиз бәхетле итә торган сихри көче бар!

Рүзәл ШӘРИПОВ.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading