16+

«Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллинадан сөенечле хәбәр!

"Болгар кызлары" солисткасы Айгөл Зәйнуллина бүген төнлә Инстаграмына шатлыклы хәбәр урнаштырган. Балалары белән бергә төшкән фото астына "Без бергә!" дип язып куйган. Әлбәттә, әлеге пост бик күп комментарийлар җыйган һәм бөтен кеше дә җырчыны тәбрикли.

«Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллинадан сөенечле хәбәр!

"Болгар кызлары" солисткасы Айгөл Зәйнуллина бүген төнлә Инстаграмына шатлыклы хәбәр урнаштырган. Балалары белән бергә төшкән фото астына "Без бергә!" дип язып куйган. Әлбәттә, әлеге пост бик күп комментарийлар җыйган һәм бөтен кеше дә җырчыны тәбрикли.

Урланган балаларны ничек кайтару турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк, әмма Айгөл моның хакта сөйләргә тиеш. Бөтен Татарстан аның өчен җан атты, барыбыз да борчылдык.

Хәтерегездә булса, ай ярым элек, Айгөлдән элекке ире ике баласын алып, аларны ялган документлар белән Казахстанга алып киткән иде.

"Гомеремдә дә мондый хәлдә калырмын дип уйламаган идем. Эндәшмичә торып ардым! 6 ел элек инде арыелышкан, балаларын берничек тә кайгыртмаган кеше, улымны миннән тартып алмакчы була. Ул аңа 10 яшь тулганны көткән. Бер айга якын шул кеше улымны үзендә тотты. Шул рәвешле баламны миңа, гаиләсенә карата каршы котыртып, аны стресс кичерергә мәҗбүр итте. Тимерланны приставлар ярдәмендә генә кире кайтара алдым.


Бу кеше тормышыбызны әллә нәрсәгә әйләндерде. Без аннан качарга мәҗбүрбез. Элекеге ирем минем өстән төрле ялган гаризалар яза, әллә нәрсәләр таләп итә. Балалар белән аралашу тәртибенә кагылышлы суд карарын боза. Бу кайчан бетәр икән соң?! Нигә безнең законнар минем кебек 100 җирдә эшли, гаиләнең иминлеге өчен көч түгә, кредитлар түли торган хатын-кызларга ярдәм күрсәтми? Ә кемдер шул әзер тормышка килеп, минем улымны тартып алмакчы була! Бөтен кеше аның да балаларга минеке кебек үк хокуклары бар дип әйтә, әмма беркем дә тиеш булган нәрсәләр турында сөйләми. Бер дәүләт органы да бу елларны ничек ике бала белән тормыш иткәнбез белән кызыксынмады. Ә бу кеше башка елларда кая булган? Нигә ул моңарчы үзенең ата булуын онытып йөргән, үз вазифаларын үтәмәгән? Беркем дә бу мәсьәләләр белән кызыксынмый, проблеманың башына чыгарга теләми. Квартирасы, машинасы, даими эш урыны, бернинди рухи кыйммәтләре булмаган кеше мине улымнан мәхрүм итмәкче була. Хаман суд юлында йөреп, балаларыбызга ничек авыр булганлын ул аңламый. Аллаһ барысын да күрә һәм гаделлек килер дип өметләнәм. Бу аҗдаһага улымны бирмим! Мин көрәшәчәкмен! Ә бу кеше, ягъни Тимур Шәрифуллин бәхетсез, чөнки бәхетле кеше башкаларга мондый явызлык эшли алмый. Түбән җанлы кеше генә баланы анасыннан аера ала".

Айгөлгә сабырлык теләп калабыз! Ананың күз яшьләре түгелмәсен, бар да яхшы булсын иде!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading