16+

Бомба, яки укыр өчен язылган китап! Ркаил Зәйдулла яңа китабына автограф-сессия үткәрде

Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның Халык язучысы, танылган шагыйрь, прозаик һәм драматург Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың һәр әсәре, һәр яңа китабы укучы, тамашачы күңелендә вакыйга ясый. Йокымсырап яткан битараф күңеллеләрнең дә күзен ачтыра. Җанын уята.

Бомба, яки укыр өчен язылган китап! Ркаил Зәйдулла яңа китабына автограф-сессия үткәрде

Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның Халык язучысы, танылган шагыйрь, прозаик һәм драматург Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың һәр әсәре, һәр яңа китабы укучы, тамашачы күңелендә вакыйга ясый. Йокымсырап яткан битараф күңеллеләрнең дә күзен ачтыра. Җанын уята.

Әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшрияты табасыннан төшкән «Сунар» дигән яңа китабын да инде укырга өлгергәннәр: «Бомба!» – дип атадылар. Шушы хакта укучы белән күзгә-күз карап сөйләшергә китабын имзасын куеп өләшергә Ркаил үзе әдәби кафега килде.
– Һәр язучы үзен иң әйбәт әсәр яздым, дип ышандыра инде ул. Башка төрле уйласа, ул аны язып та тормаячак. Ләкин китапка иң гадел һәм хак бәяне бары тик укучы гына бирә ала, – диде ул, әлеге очрашуда үз укучысына зур өмет баглап.

1200 нөсхә белән нәшер ителгән бу яңа җыентыкка авторның төрле елларда төрле жанрларда язылган әсәрләре тупланган. Аларның бик күбесе, барысы ды диярлек, яңа иҗат җимешләре. Алар әдәби әсәрләр генә түгел, публицистик язмалар да. Тагын китапта төрле шәхесләр белән булган мәзәк һәм күңелле хәлләргә багышланган «Адәм гыйбрәте» дигән бүлек тә бар.

– Гадәттә кулъязмалар белән эшләгәндә, кайчан бетә инде, дип укыйсың. Ә монысын: «Бетмәсә ярар иде!» - дип ләззәтләнеп эшләдем. Дөресрәге, аны укучы булып укыдым, – ди китапның мөхәррире, Тукай бүләге иясе шагыйрь Газинур Морат. – Аның прозасы да чын шигърият. Һәр хикәясе, һәр бәяны камил туган телебездә, тел-сурәтләү чараларын мул кулланып язылган. Бер акыл иясе: «Сез китап укыгыз. Аларның кайберләре укыр өчен языла!» - дип әйткән, ди. «Сунар» китабына да, һич икеләнмичә, шушы бәяне бирәсем, укыр өчен язылган китап диясем килә. Укучы да шулай дияр дип өметләнәм. Барлык милләтләр, шул исәптән, халкыбыз да зур сайлау – җанисәп үткәрү алдында торганда, нәкъ менә шундый әсәрләр халкыбызга үз милләте, аның шәхесләре белән горурлану хисләре уятырга булышса,бергәләп тагын да ныграк шатланыр идек.

Йолдыз ШӘРАПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading