16+

Ботка әзер...

Әле узган ел ук интернеттан тары боткасын дөрес пешерәсезме дигән язма укыган идем. Дөресен-югын кем белгән инде, ләкин тары боткасын пешерәбез инде аны, Аллага шөкер. Ул бит безнең балачак боткасы, нәнә пешергән. Яз көне бозау аергач, куе сөттән пешереп, тәлинкәгә өеп салып, уртасын чокырайтып, шуңа сыер мае салып, кашыктагы боткаңны шул майга манып кабып җибәрәсең, телеңне йотарлык.

Ботка әзер...

Әле узган ел ук интернеттан тары боткасын дөрес пешерәсезме дигән язма укыган идем. Дөресен-югын кем белгән инде, ләкин тары боткасын пешерәбез инде аны, Аллага шөкер. Ул бит безнең балачак боткасы, нәнә пешергән. Яз көне бозау аергач, куе сөттән пешереп, тәлинкәгә өеп салып, уртасын чокырайтып, шуңа сыер мае салып, кашыктагы боткаңны шул майга манып кабып җибәрәсең, телеңне йотарлык.

Тары ярмасын, ачысы чыксынга кат-кат чайкап, берәр сәгатькә суга салып торасың да Кукмараның өч литрлы казанына бер стакан су, бер стакан ярма саласың, ярма суны эчеп бетерә башлагач, ике стакан куе сөт салып, яныннан китмичә болгатып торасың, ботка тиз пешә бит ул. Булды, ботка әзер, ике кешегә бер стакан ярмадан ботка таман гына була. Тоз салырга оныта күрмик тагын.

Тары боткасы сүз арасында гына, ә язасы килгәнем бодай ярмасы турында иде. Бодай ярмасы да кибетләрдә бар хәзер, 750 граммлы пакетта, ике стакан суга бер стакан ярманы юып саласың да болгата-болгата пешерәсең, 10-15 минутта иртәнге ашың әзер. Май салырга онытмагыз, ботка май ярата ул. Хәерле ризык булсын.

Ә без үскәндә, бодай ярмасын башка кеше каян алгандыр, бездә аны үзебезнең авылда ясыйлар иде. Фатыймәттәдә ярма яра торган кул тегермәне бар иде. Аны бездә яргыч, диделәр. Күпер тавын менгәч тә (югары оч) ике Фатыйма рәттән яши иде. Иң беренче Кәләп Фатыймасы, аннары Хафиз Фатыймасы. Икесенең дә ирләре сугышта ятып калган. Нигә Кәләп Фатыймасымы? Ире Хәләфетдин булганга. Менә шул Фатыймәттәдә бодай яргычы бар иде, нәнәгә ияреп, үземнең дә төшкәнем булды ярма ярдырырга. Кара-каршы ике бүкән, юка калай белән тышланган. Өстәгесенең уртада тишеге бар, ярма агып төшәргә улагы, әйләндерергә тоткасы – ручкасы. Кул тегермәне инде, кыскача әйткәндә. Җәй көне юып киптереп куйган бодаең­ны Фатыймәттәгә алып барып ярма итеп ярдырасың да, аннары ашка саласыңмы (элек ярма ашын өйрә ашы, диләр иде, өе биек, өйрәсе сыек дигән әйтем шуннан чыккандыр инде), ботка пешерәсеңме, кәбестә, кабак тәкәсеме, бөтенесенә дә бара инде бодай ярмасы.

Ә кул тегермәне янында кечерәк кенә савыт тора, шул савытка ярма салып калдырасың. Тегермән хакы була инде монысы. Бер сөйләшеп торганда, Фатыймәттәнең кызы Зөлкамал апа: «Безгә ул яргычны, шушының белән ач булмассыз, дип, Пучинкә җизни ясап биргән иде», – дигән иде. Заманалар диген, моннан соң сугыш афәтләре бирмә инде, Раб­бым. Ул замандагы тол-ятимнәрнең сөйләгәне искә төшсә, әле дә йөрәкләр тетрәп китә. Фатыймәттәнең өйләре дә искергәндер, аннан соң бигрәк яр кырыенда иделәр бит, яр да ишелгәндер, алар тау башыннан өй алып, шунда күченгәннәр иде. Кызы Зөлкамал апа да якында булыр дигәндер инде. Монда нигез урыннары буш, тау башындагы өй дә буш, Фатыймәттә үзе дә күптән юк инде. Күпме игелек күрсәткән яргычы да тузып таралгандыр инде. Ә менә без бабай белән шуларны искә алып утырдык әле беркөн. Бәлки безнең шикелле искә алучылар тагын да бардыр әле.

Рәйсә Галимуллина,

Кукмара районы, Мәмәшир авылы.

Фото: 1000.menu

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading