16+

Бөркетләрне читлеккә ябып тотып булмый: Хабиб белән Конор көрәше моның белән генә бетәрме?

Узган якшәмбедә иртән торып сыер савасы булмаганнарны сәгать биштә Хабиб белән Макгрегорның сугышы гына торгызып телевизор каршына китереп утырткандыр.

Бөркетләрне читлеккә ябып тотып булмый: Хабиб белән Конор көрәше моның белән генә бетәрме?

Узган якшәмбедә иртән торып сыер савасы булмаганнарны сәгать биштә Хабиб белән Макгрегорның сугышы гына торгызып телевизор каршына китереп утырткандыр.

Әлеге очрашуга хәтле үк бик күп шау-шулар кузгаткан бу вакыйганың нәтиҗәсе билгеле: король үлде, яшәсен король! Әмма рингта җиңүче ачыкланганнан соң да шау-шулар тынмый әле, бу хакта бәхәсләр куера бара. Очрашуның вакыты һәм урыны ачыкланганчыга хәтле игътибар үзәгендә булуы – Конор Макгрегорның Хабиб Нурмагомедов утырган автобуска һөҗүм итүе, аны кимсетүе сәбәпче. Моның өчен ирландлы административ җәзага тартылган булган, әмма әйткән сүзләр өчен җавап бирергә кирәк: ә рингтагылар өчен моның бер генә юлы бар – перчаткаларыңны киеп көчеңне сынап кара. Хәер, рингта булмаганнар өчен дә шулай ук: сөяксез телнең ни җитте шуны әйткәне өчен гәүдәнең башка җирләренә эләгә һәм бик нык авырттырырга мөмкин. Моңардан тыш әле Конор Хабибның әтисен, динен, ватанын кимсетерлек сүзләр дә ычкындырган булган. Күпләр бу хакта белмәгәнлектән, Хабибның көрәш тәмамланганнан соң рингтан сикереп чыгып, Конор яклыларның ипи шүрлегенә менеп төшүен ямьсез күренеш дип атарга ашыкты, ә сәбәпләре булмаган түгел икән.

Спортның бу төре белән таныш булмаганнарга һәм Хабиб белән Макгрегорның очрашуны күрми калганнарга кыскача гына аңлатма: UFCга дөньяның иң яхшы сугышчылары җыелган. Башка төрләрдән армалы буларак, биредә басып та, ятып та сугышып була. “Ятканнарны кыйнамыйлар” дигән кагыйдә биредә эшләми – егылган икән, димәк, йә аны буалар, йә берәр җирен ваталар. Хабиб Макгрегорны нәкъ менә шундый алым белән җиңде. Ни гаҗәп, тамашычыларга бу бик ошый икән. Әмма бу кагыйдәсез сугышлар түгел – спортчыларның сәламәтлеген бик нык күзәтәләр.

Ни өчен Хабиб белән Макгрегор очрашуы шулхәтле шау-шу куптарды соң? Гадәттә, сугышчылар җәнҗал уйлап чыгара һәм рингта мөнәсәбәтләрне ачыклагач, куллар бирешеп аерылыша. Нурмагомедов белән Конор арасында хәлләр башкачарак булды: көндәшенә беркайчан да кул бирмәячәген Хабиб алдан ук әйткән иде. Шулай булгач, бу инде гадәти көрәш кенә һәм тамашачылар өчен шоу гына түгел, ә мөнәсәбәтләрне чынлап ачыклау, егетләрчә. Спортчылар шәхси сәбәпләр аркасында бер-берсен тар-мар итәргә әзер иде. Автобус белән булган күңелсез хәл турында әйттек, ул чакта Конор Хабибны куркаклыкта гаепли, аңа җавап бирә алмавыннан көлә. Макгрегорның очрашуга хәтле шулай үз-үзен тотуы – гадәти хәл, ул һәрчак көндәшләрен рингка хәтле мыскыллап, рухи яктан сындырып җиңүгә ирешә һәм бу күп очракта аңа уңыш китерә. Очрашуга хәтле булган әңгәмәләрдә дә ул Хабибны төрлечә кимсетеп караган иде.

Әлбәттә, рингта очрашу - мөнәсәбәт ачыклау гына түгел, спортчылар аның өчен титул һәм шактый гына гонорар ала. Җиңел авырлыктагы чемпион билдәмәсе 2016 елда Конорда була, әмма ул тәнәфескә киткәч, чемпион бидәмәсен Хабиб ала. Кемнең күпме акча эшләве турында мәгълүматлар юк, әлегә хәтле сугышларда Хабибның иң күбе - 500 мең доллар, ә Макгрегорның 3,6 миллион алганы билгеле.
Катнаш көрәш тарихында иң төп урынны алган әлеге очрашуны әле бик озак сөйләрләр. Россия спортчысы Хабиб Нурмагомедов очрашуга хәтле үк Абсолют көрәш чемпионаты (UFC) җитәкчелеген үзен рингта контрольдә тотмаячагы турында кисәткән булган. “Ринг читлеге ябылгач, мин үз-үзем өчен җавап бирмим дип кисәттем, - дигән Хабиб. – Очрашудан соң булган хәлләргә берәүләр – уңай, икенчеләре тискәре бәя бирде, әмма бөркетне читлектә ябып тотып булмый”.

Фикерләр төрле, һәр җанатар үз спортчысын яклый. Кайберәүләр моны сәясәт белән бәйләргә омтыла. Хәзер спортны сәясәт белән катыштыру гадәти күрнешкә әйләнеп бетте. Икенчеләре очрашудан соң булган хәлләрне шоу элементлары – моны Америкада яраталар дип аңлата. Бездә менталитет башка, әмма Хабибның рингтан сикереп чыгуы – Америкада аңа абруй өстәячәк диючеләр бар. Моның өчен штрафлар булмый калмас калуын, әмма киләчәктә тагын бер очрашу да булырга мөмкин икән әле. Иртәнге биштә торып тагын бер тамаша карыйсыбыз бар. Сыерны да саумыйча, телевизор каршына утырып. Үзебезнең Хабиб бит.

Коллаж © L!FE. Фото © Instagram/thenotoriousmma/khabib_nurmagomedov

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading