16+

«Бөтен кеше дә батыр булып бетә алмый, әмма максат булырга тиеш!»

Азнакай шәһәренең «Чатыр Тау Арена» спорт комплексында танылган көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Камил улы Корбановның 60 яшьлек юбилеена багышланган яшүсмерләр арасында II республикакүләм татар милли көрәш бәйгесе үткәрелде.

«Бөтен кеше дә батыр булып бетә алмый, әмма максат булырга тиеш!»

Азнакай шәһәренең «Чатыр Тау Арена» спорт комплексында танылган көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Камил улы Корбановның 60 яшьлек юбилеена багышланган яшүсмерләр арасында II республикакүләм татар милли көрәш бәйгесе үткәрелде.

Спорт дөньясы өчен билгеле шәхес, үз чорының чын гадел көрәшчесе һәм хөкемдары, үзенең укучыларына чын күңелдән ярдәм иткән тренер Азнакай районының Татшуган авылында 1959 елның 23 гыйнварында дөньяга аваз сала. Балачактан ук иптәшләре арасында гаделлеге, сүзендә тора белүе, ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Татшуган авылында башлангыч сыйныфларны укыгач, Азнакай интернат-мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Шунда спорт дөньясына ныклап кереп китә, спорт Фәрит Корбановның чын дустына әйләнә. Мәктәп елларында да, армиядә дә һәм гомеренең азагына кадәр спортның һәр төренә ихтирам белән карый. Гомеренең соңгы сәгатенә кадәр «көрәш» сүзе теленнән төшми. Яшәвенең яме, мәгьнәсе дә шул була.

Татар халкында көрәшче ир чын ир дип кабул ителә. Бу чын иргә хас сыйфатлар җыелмасы бер кешедә тупланган: ихтыяр көче, физик сәләт, гаделлек, горурлык, шул ук вакытта тыйнаклык. Фәрит Камил улы – яшь көрәшчеләр үстерүгә дә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Соңгы елларда гимназиядә яшүсмерләр белән эшләгән. Балалар белән эшләү күпме көч, сабырлык таләп итсә дә, бу эшне ул яратып һәм теләп башкарган. «Күпме бала урам йогынтысыннан, начар юлда йөрүдән исән-сау кала, спортка тартыла. Бөтен кеше дә батыр булып бетә алмый, әмма максат булырга тиеш!» – дип куанып йөргән. Фәрит Галиев, Әсләм Шакиров, Ринат Ногманов истәлегенә узучы татарча көрәш бәйгеләрен оештырып, хөкемдар булган Фәрит Камил улы. Соңыннан Әнвәр Зәкиев истәлегенә үткәрелүче ярышларда әйдәп баручы булган. Татар халкының милли бәйрәме Сабан туйларында да көрәшне матур, төгәл итеп оештырган ул. Хәзер дә Мәндәй, Күктәкә, Карамалы, Татшуган, Мөслим районының Баланны, Тойгелде авылларында аны сагынып искә алалар. Менә шундый үзеннән соң матур хатирә-истәлекләр калдырып, кызганычка, 2016 елның 26 октябрендә арабыздан китеп барган шәхес ул.

Шушы күркәм, тырыш, танылган көрәшче, хөкемдар Фәрит Корбановка багышланган бәйгедә 18 районнан 215 көрәшче бил алышты. Үз авырлыкларында батыр калган көрәшчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар, медальләр тапшырылды. Бәйгегә чакырылган кунаклар да күп иде. Шуларның берсе Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин Азнакай шәһәренең татар гимназиясе бинасында урнашкан Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган музейда да булды. Бәйгене ямьләндереп, көрәшчеләргә дәрт өстәп, Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев җырларын бүләк итте.

Ике ел рәттән үтә торган бәйгенең төп иганәчесе һәм оештыручысы булып Фәрит Корбановның гаиләсе тора. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шушы республикакүләм көрәш бәйгесен оештыручы, үткәрүче, әтиләренең төп дәвамчысы булган Алгиз Корбановны аеруча мактау сүзләре белән билгеләде. Алгиз Фәрит улы – 11 ел көрәш белән шөгыльләнгән, әтисенең эшенә тугры калган кеше. Олы буын көрәшчеләрне хөрмәт белән искә ала, Зәкиев Әнвәр истәлегенә дә бәйгеләр үткәрергә булыша. Алгиз Фәрит улының татар милли көрәшен үстерү өстендә зур эш алып баруының бер дәлиле булып Татарстанның премьер-министр урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе тора. Алгиз Фәрит улы бүгенге көндә – шәхси эшмәкәр, Азнакай район халкына 2010 елдан бирле шәһәрара транспорт белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтә. Бу өлкәдә эш башлавының төп сәбәбе – халык мәнфәгатьләрен кайгырту. Сәламәтлекләрен ныгытырга йөргән халыкның эчке халәтен уйлап эшләнгән уңайлы маршрутлар, тукталышлар азнакайлылар күңеленә хуш килгән. Шулай ук Алгиз Фәрит улы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, төрле мәдәни чараларда катнашсын өчен, транспорт белән тәэмин итә.

II Республикакүләм көрәш бәйгесе «Үзе китте... Күңелләрдә сызылып эзе калды...» дигән исем астында үтте. Чыннан да, күкләрдә янган якты йолдыздай Фәрит Камил улы янып көрәш дөньясында кайнады, яшәде! Һәм күпләргә үрнәк булып, үзеннән соң якты эз, яшьләргә тәҗрибә, белем, спортны үз итәргә кирәклеген аңлатырдай мисаллар калдырып китте. Яшүсмерләргә шушы яктылыкны тоеп, куйган максатларына ирешеп, киләчәктә татар милли көрәшен үстерергә язсын!

Азалия, Азнакай

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading