16+

Бөтен пенсионерларның пенсиясе бер төрле булырга тиешме, әллә...?

Ел әйләнәсендә пенсиягә бәйле яңалыклар ай саен диярлек чыгып тора. Әле бер төркем пенсионерларга акчасын күтәрәләр, әле икенчеләренә. Шул хәбәрләр тирәсендә ризасызлык белдерүчеләре дә җитәрлек. Әле менә тагын бер хәбәр пәйда булды.

Бөтен пенсионерларның пенсиясе бер төрле булырга тиешме, әллә...?

Ел әйләнәсендә пенсиягә бәйле яңалыклар ай саен диярлек чыгып тора. Әле бер төркем пенсионерларга акчасын күтәрәләр, әле икенчеләренә. Шул хәбәрләр тирәсендә ризасызлык белдерүчеләре дә җитәрлек. Әле менә тагын бер хәбәр пәйда булды.

Көзге сессия вакытында Дәүләт Думасы депутатлары өлкән яшьтәге пенсионерларга 13нче пенсия түләүгә кагылышлы канун проектын карарга планлаштыра. Проектны “Справедливая Россия – Патриоты – За правду” (Аллам, бигрәк матур исеме, озын булса да) фракциясе тәкъдим итәчәк икән. Хәбәрдән аңлашылганча, өстәмә пенсия елга бер тапкыр декабрь аенда түләнеләчәк. Моннан тыш, 70 яшькә җиткән пенсионерларның фиксацияләнгән иминият пенсияләрен ике тапкыр арттыру хакында да фикер алышу булачак. Хәзергә бу 80 яшькә җиткән пенсионерларга гына кагыла иде. Канун проектын тормышка ашыру өчен 654,8 млрд сум таләп ителәчәк, ди проект авторлары. Күп инде бу, шулай бит?

Күпләр (пенсионерлар үзләре, чөнки яшьләргә әле, кем әйтмешли, “до лампочки”) бу хәбәрне елмаеп кабул итте. “Тоттырырлар 13нче пенсия! Монысын кисмәсәләр, шуңа рәхмәт әйтергә калмагае” – комментарийларның күпчелеге шундыйрак характерда. Ышанмау безнең канда инде, җитмәсә, әлеге проектны “безнең” фирка түгел, башкасы тәкъдим итәргә җыена. Онытмасыннар инде.

Көзгә кадәр ерак калмаса да, аңа кадәр вакыт бар әле. Ә 1 августтан тагын бер яңалык – эшләүче пенсионерларның акчасын арттырырга җыеналар. Сөбеханаллаһ, бигрәк күпкә – максимум 350 сумга. Август аенда пенсиягез арта икән, шатлыктан егылып китмәгез инде. Әлеге яңалыкны да төрлечә кабул иткәннәр. Эшләүчеләргә арттыргач, эшләмәүчеләр коры кала бит, янәсе.

“Комсомольская правда” газетасының сайтында бу уңайдан сораштыру да уздырганнар: эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның акчасы бердәй булырга тиешме, әллә төрлечә булсынмы?

Сораштыруда катнашкан 62% респондент, ягъни күпчелек пенсияләр кешенең эш стажына бәйле булырга тиеш дип саный икән. Пенсия яшенә җитеп тә эшләүче, чиста намус белән салымын, башкасын түләүче өлкәннәр үзләренең эшсез яшьтәшләренә (ике сүз дә сәер яңгырый, шулай бит!) караганда азрак пенсия алырга тиеш түгел, ди андыйлар. Берәү шундый комментарий язган: “Эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсия индексациясе бер төрле булырга тиеш, әмма стаж һәм үткәндә алган хезмәт хакларына бәйле рәвештә. Алайса хәзерге вакытта эшләүләрен дәвам иткән пенсионерларны “җәзалыйлар бит”. Бу гадел түгел”. Әлеге комментарийга лайклар санын күрсәгез сез!

Ә менә сораштырылучыларның 15%ы пенсияләр бернигә дә карамастан (эшлиләрме, юкмы, үткәндә кайда эшләгәннәр, күпме хезмәт хакы алганнар) бер төрле булырга тиеш дип белдергән. Белмим, үзем бу фикер белән бик килешеп бетмим.

Әйе, бүгенге системаны яклаучылар да бар. 15% респондент эшләмәүче пенсионерлар эшләүчеләргә караганда күбрәк акча алырга тиеш дип белдергән. Янәсе, эшли алганнары болай да ипи кисәгенә акча эшли ала бит, ә менә эшли алмаучылары бары тик хөкүмәт түләүләренә генә өметләнеп яши. Шуңа күрә иң беренче чиратта эшләмәүчеләрнең (алары да төрле бит әле аның – эшли алмаучылар, эшеннән гарык булучылар, эшләргә теләмәүчеләр, һәрчак өстән төшкәнне генә көтеп ятучылар) пенсиясен арттырырга кирәк, ди алар.

Хаклык һәрчак уртадыр инде ул. Ни булса да, лаеклы пенсияләр алырга язсын.

Сабир Закиров.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхэтлектэн эшлэп йорми берэудэ. Тиешле суммасын бирсэлэр, эшлэмэслэр иде. Стажга карап бирсеннэр иде. Гомер буе эшлэмэгэннэрдэ, 40-50 ел эшлэгэннэрдэ шул пенсияне ала. Бу дорес тугел. 80 ннэн узган пенсионерларга куп кирэкми. Ник аларга гына арттырадар. Аларнын балалары узлэре эшлэсеннэр. Алар узлэренэ тугел, баласына бирэлэр. Тигез булырга тиеш ботен кешегэ

    Мөһим

    loading