16+

“Бу гади Сөннәтче бабай булмаячак”

Кариев театры Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән яңа спектакль чыгара.

“Бу гади Сөннәтче бабай булмаячак”

Кариев театры Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән яңа спектакль чыгара.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп, “Сөннәтче бабай” спектаклен сәхнәгә чыгарырга җыена. Премьера 22 октябрьгә билгеләнгән.

“Һәр режиссерның яраткан авторы була. Ә мин Исхакыйны яратам. Аның әсәрләрен театрларда күрәсем килә. Аның кечкенә генә хикәяләре белән дә фильм төшереп була. Ул гади кешеләр хакында сөйли. Гади кешеләр аркалы бөек фәлсәфи проблемаларны чыгара торган автор”, - ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Театрга спектакльгә баш рольне уйнарга Камал театрыннан Әзһәр Шакиров чакырылган.

“Режиссер төрле әсәрләрне кертеп, мәгънәсен җиткерү — ул икенче әйбер. Гаяз Исхакыйны Сөннәтче бабай аркылы бирүгә артистларны өйрәтергә дә кирәк бит әле. Безнең язучыларыбыз Гаяз Исхакыйны укыса, алар бер башка өстен була иде. Татар дәүләте булмаса, татар халкының киләчәге юк, ди Исхакый. Бу бик дөрес фикер. Гаяз Исхакыйны аңлаган кеше — татар милләтен аңлаган кеше”, - дигән фикерен җиткерде Әзһәр ага журналистлар белән очрашу барышында.

Спектакльне карарга килүчеләр өчен театр тагын бер сюрприз әзерли. Премьера көнне Кариев театрына килүчеләр сөннәтче Габдулла бабайның мөһерен һәм шул чорга караган шәҗәрәне күрә алачак. Бу экспонатлар Татарстан Милли музееннан махсус китерелә. Аларны әле беркая да күргәзмәгә куймаганнар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading