16+

«Бу минем балам түгел!»

Бәби көткән вакытым. Борыныма кадәр җиткән корсагым белән өйдә булган бер генә киемгә дә ярамый башлагач, базарга чыгып киттем. Бер-ике ай гына кию өчен әллә ни затлы, кыйммәтле кием аласым килмәде.

«Бу минем балам түгел!»

Бәби көткән вакытым. Борыныма кадәр җиткән корсагым белән өйдә булган бер генә киемгә дә ярамый башлагач, базарга чыгып киттем. Бер-ике ай гына кию өчен әллә ни затлы, кыйммәтле кием аласым килмәде.

Джинса чалбар сайлап торган вакытта тагын бер йөкле ханым белән сөйләшеп киттек. Көмәнле хатыннар, аеруча да декрет ялында булганнар шундый инде алар, сөйләшергә сәбәп кенә булсын. Без дә ачылып бер-беребезнең хәлләрен сораша башладык. Бәби табу вакытыбыз да бер тирәдәрәк икән. 

Сөйләшә торгач, сүз бала исемнәре турында китте.
– Балагызга исем сайладыгызмы әле? – дип кызыксынам үзеннән.
– Анысын әти-әнисе үзләре сайлар инде, – дип әйтеп салмасынмы теге хатын. Минем шар булып ачылган күзләремне күргәч:
– Бу минем балам түгел! Мин бары тик суррогат ана! – дип тә өстәп куйды.
Бу сүзләрдән үзем дә белештермичә карынымдагы баламны кулларым белән каплап куйдым. Әйтерсең, алай эшләмәсәм минем дә нарасыем чит ятлар кулына эләгүе бар.

– Ике балам бар инде минем. Үзем генә үстерәм. Бу баланы тапкач, фатир алачакбыз...
Ул тагын бик күп сөйләде. Ләкин “суррогат ана” сүзеннән соң минем йөклелек гормоннары белән томаланган баш мие башка мәгълүматны кабул итүдән баш тартты. Андый хатыннарны телевизордан гына ишетеп белгән гади авыл кызы бит мин. Авыз эченнән генә: “Уңышлар сезгә!” – дип мыгырданып, бу хатын яныннан тизрәк китү ягын карадым. Киеп карарга дип сайлаган чалбарым да онытылды. 

Бөтен тәнемне ачу биләп алды. Ничек инде тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән балаңны ниндидер бер ят кешегә биреп була?! Бу хатын-кызның йөрәге урынына таш тибәдер, билләһи! Акча эшләр өчен башка ысуллар таба алмаган мени ул, дигән уйлар тынгылык бирмәде.

Аннан тынычландым. Ә бит бу хатынны гаепләргә бер хакым да юк. Аның тормышын белмим. Бәлки ул шушы гамәле белән озак еллар ата-ана булырга хыялланган, чарасызлыктан ни эшләргә белмәгән гаиләне бәхетле итәчәктер?! Табигый ысул белән ана була алмаган хатын-кызның да үз баласын сөяргә хакы бар бит.

Бу очрашудан соң инде ике елдан артык вакыт узды. Ә ул һаман капылт кына искә төшә дә куя. Шул вакытта куенымда авызларын бөрештереп йоклап яткан улымны тагын да катырак кысып кочаклыйм. Үземнең нинди бәхетле ана булуымны искә төшереп торган вакыйга бу.
Ә теге сабыйга килгәндә, ул да караңгы төннәрдә анасы кочагында мышный-мышный татлы итеп йокласын инде. Нинди юллар белән дөньяга туса да, көтеп алынган, бәхетле, назга һәм мәхәббәткә төренгән бала булып үссен иде.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading