16+

«Бу Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бердәнбер урын булачак»

Әле яз башында гына Мөслим районында эшләп килүче «Егет без» волонтерлык төркеме җитәкчеләренең берсе Сания Җиһангәрәева үзләренең планнары белән уртаклашкан иде.

«Бу Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бердәнбер урын булачак»

Әле яз башында гына Мөслим районында эшләп килүче «Егет без» волонтерлык төркеме җитәкчеләренең берсе Сания Җиһангәрәева үзләренең планнары белән уртаклашкан иде.

«Менә күрерсең, күпләр өчен бу гаҗәп булачак», диде ул. Сүзендә торды. «Егет без» төркеменең үз чишмәсе барлыкка килгән.

– Бу чишмәнең тарихы болайрак булды, – дип сөйли Рүзәл Минһаҗев. – Метрәй авылына төшә торган Назыйкүл чишмәсенең суы кими башлады. Без агай-энеләр белән борчылып, көрәк, тырмалар алып чишмә буена менеп киттек. Чистарта-чистарта менә барып, башлангычын таптык. Табигать каршылыкларсыз булмый. Чишмәнең башын пошилар үзләренә су эчәр өчен буып куя икән. Шуннан без аны ачып торбалар куйдык. Алга таба менә-менә, өр-яңа чишмә таптык, дымлы урын иде ул. Абыйлар да: «Моңарчы биредә чишмә юк иде, менеп карыйк әле», диләр. Шул чишмәнең юлы буенча киттек тә таптык бит. Таш арасыннан чишмә бәреп ята.

Метрәй ир-егетләре биредә тирә-якны чистарткан. Су агып төшсен өчен торбалар куйганнар. Нәкъ шул көнне Рүзәлгә махсус хәрби операция зонасыннан дуслары шалтыраткан. 

– Бу хәл ике ел элек булды, «Рүзәл, беренче тапкыр ялга кайтабыз, әйдә күрешик, сезнең белән очрашасыбыз килә», ди алар. Алар 14 көнгә ялга кайта, шуның 4есе юлда үтә. Ләкин шул беренче кайткан көнне үк безне – гуманитар ярдәм илтүчеләрне хөрмәтләп яныбызга килергә ниятләделәр. «Ярар, егетләр, кайтыгыз, мин сезне бер җиргә алып барам. Киләчәктә үзегезгә җыелып утырырга бер урын булыр», дидем мин. Егетләр кайтты, шул ук көнне аларны чишмә янына алып киттем. Мин ул көнне мәңге онытмам. Алар белән яңа чишмә тапкан урында баскычлар ясадык, чокырлар казыдык. Кич буе эшләдек. Төне буе баяннар сузып, учаклар ягып иртәнге бишкә кадәр җырлап утырдык. 

Тик вакыт үтә, Мөслим районына берсеннән-берсе аянычрак хәбәрләр килеп тора. Рүзәл белән бергә кайчандыр чишмә корган хәрби егетләр табутта кайта башлый... 

– Бу хәбәрләрдән күңел сынды, – ди Рүзәл сыкранып.– Кулдан эш китте. Ике ел буена берни эшләнмәде анда. Быел чираттагы тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайтып барабыз. Шунда башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк дигән уй сызылып үтте. Хыялымны иптәшләрем белән уртаклаштым. Алар хуплап алды. Аннан соң Мөслим районы башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗин янына кердем, ул да теләктәшлек күрсәтте. «Бу Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бердәнбер урын булачак. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иитүче егетләребез истәлегенә. Башкалар өчен гыйбрәт, үрнәк тә булсын», диде ул. Окоплар казыдык, блиндажлар ясадык, хәер бу эш әле дәвам итә. Мунчалар төзибез, иң күркәме биредә Аллаһ йорты – мәчет тә булачак. Болар барысы да җир астында корыла. Хәзер менә чишмәгә төшә торган баскычларны ясап ятабыз. Бөтен авыл, район, илебез халкы ярдәм итә. Хәтта Башкортстаннан да киләләр. Ул чишмә шактый ерак, авылдан 3 чакрым ераклыкта. Бөтен материалны авыл халкы белән ташыйбыз. Яшьрәкләре: «Рүзәл абый, безнең абыйлар да шундый халәттә чокыр казыйлармыни?» дип гаҗәпләнәләр. «Сез, беренчедән, йомшак җир казыйсыз, анда җир бик каты. Икенчедән, сез тыныч җирдә эшлисез, өстегездә дроннар очып тормый», – дим аларга. Шуңа күрә яшьрәкләрне күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз. 430нчы полк егетләре, аларның әниләре 14 роза алып килде. Аларны утырттык. 

Ни өчен нәкь менә 14 роза дигән сорауга да җавабы бар Рүзәлнең. 19 гыйнвар көнне 430нчы полкның 14 егете алгы сызыкка кереп китә дә шул дәвердән бирле хәбәрсез югалалар. Кайберләрен тапканнар, шәһит киткән егетләр җиргә иңдерелгән.

– Пумба позывнойлы егет Тукай районы Иректан авылыннан. Аның әниләре менә шул розаларны алып килде дә без аларны утырттык. Нинди төрдәрәк ярдәм кирәклеге турында сорап язсам да, һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Без һәр корылманы нәкь махсус хәрби операциясе зонасындагы кебек юклыктан ясыйбыз. Ватылган шиферлар, иске калайлар. Иске брус, такталар. Әфганчылар, чечен сугышында катнашкан хәрбиләр тарафыннан авыр сүзләр ишетергә туры килә, «Без – инде онытылган кешеләр», – ди алар. Шул сүзләргә үзәгем өзелә. Егетләрнең берсен дә оныттырасым килми. Чишмә янындагы истәлек тактасына төрле сугышларда шәһит киткән хәрбиләрнең исемнәре язылачак. Төп максат – киләчәк буынны дөрес итеп, патриотик рухта тәрбияләү. Алар бирегә килеп, барысын да үз күзләре белән күрә алачак. Өстәвенә, чишмәне бит әле аны төзү белән генә түгел, алга таба сакларга да кирәк. Үсеп килүче буын безгә бу эштә ярдәм итәр.

Шәһит киткән егетләребез хөрмәтенә чишмәне «Егет без» чишмәсе дип атаганнар. Керү урынына «Бу чишмәне пычраткан кешене Аллаһ кичермәс, егетләр гафу итмәс» дип язып куясым килә», ди Рүзәл.

Әлеге гамәл махсус хәрби операциядәге егетләребезнең тормышын, хәзерге тарихны саклап калу, киләсе буынга күрсәтү максатын да күздә тота. «Егет без» чишмәсе буыннар чылбырын тоташтыручы мөһим рольне үтәячәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы егетлэр

    Мөһим

    loading