16+

«Бу йортны салган, аны уйлап тапкан кешегә Алланың рәхмәте яусын, балалары-оныклары исән-сау булсын!»

Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Сырхау-чире дә һич көтмәгәндә сагалап кына тора. Әгәр дә ул авыру бәгырь җимешең – балаңа кагылса һәм ул гади суык тию генә түгел, катлаулы чир булып, аның белән көрәшү елларга сузылса, ата-ананың көннәре төнгә әйләнә.

«Бу йортны салган, аны уйлап тапкан кешегә Алланың рәхмәте яусын, балалары-оныклары исән-сау булсын!»

Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Сырхау-чире дә һич көтмәгәндә сагалап кына тора. Әгәр дә ул авыру бәгырь җимешең – балаңа кагылса һәм ул гади суык тию генә түгел, катлаулы чир булып, аның белән көрәшү елларга сузылса, ата-ананың көннәре төнгә әйләнә.

Күргәнгә сабырлык бирсен, күрмәгәнгә күрсәтмәсен! Бер җылы карашка, бер юату сүзенә дә мохтаҗ булып, баласын терелтү өметен сүндермичә, күз яшьләрен күрсәтмичә яшәргә мәҗбүр була алар.

Республика балалар клиник хастаханәсенең Роналд Макдоналд йорты шундый язмыш сынавы алдында калган әти-әниләргә ярдәм буларак ачылган. Анда төрле яшьтәге балалар, әниләре белән бергәләп, еллар буе дәваланалар һәм тормыш өчен көрәшәләр. Барысы да бушлай.
Беркөнне бу йортта игелекле бәндәләр хәйрия чарасы – Рамазан ае хөрмәтенә ифтар ашы уздырып, балаларны да, әниләрен дә өйдә пешкән тәмле өчпочмак, бәлешләр белән сыйладылар. Төрле тәм-том, җиләк-җимеш тә мулдан иде өстәлдә. Азино мәчете имам хатибы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин һәм Рәшидә абыстайның оныгының улы – 180нче мәктәп укучысы Ибраһим да килгән иде бу игелек бәйрәменә. Ибраһим, азан әйтеп, догалар укыды. Инсаф хәзрәт Рамазан аеның хикмәтләре турында сөйләде. Аларны тыңлаганда, күпне күргән, күпне кичергән әниләрнең, милләтенә-диненә карамастан, күзләрендә яшь иде. Балаларның да күбесе тын да алмый, авызларын ачып, тыңлап, дога көенә оеп утырдылар. Кунаклар буш кул белән дә килмәгән. Бүләккә – изге Мәккә җиреннән чыккан бер шешә зәмзәм суы. Бер шешә өмет. «Ерактан кайткан бу шифалы су могҗиза ясасын иде дә, сабыйларның барысы да савыгып өйләренә кайтып китсен иде!» – дигән изге теләктә калалар оештыручылар. Әти-әниләр дә моңа өметләнә. Шуңа да рәхмәтне ихластан җиткерделәр.

– Бу йортны салган, аны уйлап тапкан кешегә Алланың рәхмәте яусын, балалары-оныклары исән-сау булсын, – диде Нурлат районыннан килгән бер ханым.
– Беркайчан да кайгы-хәсрәт күрмәсен! – дип аңа кушылды биш яшьлек улы белән бер ел инде шушы хастаханә юлын таптаучы икенче бер ханым. – Бүгенге бәйрәмне оештырып, балаларыбызны шатландыручыларга рәхмәтебез чиксез.

Рамазан ае – яхшылыкны күбрәк эшләп калырга ашыга торган ай. Бу айда бер игелек Аллаһ кодрәте белән дистә-йөз тапкырга арта. Әлеге хәйрия гамәлен шуны белгәннәр оештырды да инде. Фирдания ханым Хөснетдинова өчен бу авырулар тормышы чит-ят түгел, ул республика клиник хастаханәсендә гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та, кешеләргә ярдәм итәргә теләгәнгә, Казанның «Көмеш волонтерлар» (исеме – еллар агарткан чәчкә ишарә, ул олы яшьтәгеләрнеке) оешмасына йөри. Аларны анда төрле чаралар үткәргәндә булышырга чакыралар. Ә Фирдания ханым, тагын да мөһимрәген сайлап, авыру балаларга хәйрия ашы оештырырга булган. Аның монда беренче тапкыр гына килүе түгел. Яңа ел алдыннан да балаларга бүләк өләшкән, төрле уеннар оештырырга да килгән. Булышчылары да шактый. Менә бу юлы да ифтар уздыру уе башына килгәч, Фирдания ханым аны бөтен дусларына әйтә. Кайсы ничек ярдәм итә: авылдан хәләл ит җибәрәләр, күршесе – таҗик хатыны пылау пешерә. Үзе өч бала атасы Инсаф хәзрәт тә бу эшне берсүзсез хуплый. Зәмзәм суы ул имам булган мәчеттән.
Фирдания ханым бу кичне дә әлеге йортка гаиләсе белән килгән иде. Ире Марат абзый да сабыйларны сөендерә алганнарына шатланып тора. Игелекле гамәл шаһиты булырга дип, кызы Җәмилә хәтта Питердан ук кайткан.

Яхшылык, буыннан буынга күчеп, киләчәккә барырга тиеш. Бүген өмет сулы шешәләрен тотып утырган бу сабыйлар да киләчәктә гел яхшылык кына эшләрләр дип ышанасы килә. Исән-сау гына булсыннар, берүк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading