Барыбызга да мәгълүм: моннан дүрт ел элек Донецк Халык республикасы территориясендә Малайзиянең пассажир самолеты бәреп төшерелгән иде. Амстердамнан Куала-Лумпурга очкан әлеге самолет бортындагы 283 пассажир һәм 15 экипаж әгъзалары һәлак булды.
Ул чакта самолет Украинаның Көньяк-көнчыгышындагы билгесез хәрби көчләр тарафыннан «Бук» зенит-ракета комплексы ярдәмендә бәреп төшерелгән, диелде. Көнбатышның күп кенә илләре, АКШ белән берлектә, Россияне гаепләп чыкты, ә Россия исә, республика ополчениесының катышы булмаганын исбатлап, Украинаны гаепле дип атады. Әле бүгенгә хәтле бу фаҗига буенча бәхәсләр тынмый, гаеплене ачыклау дәвам итә.
2015 елда БМО каршында трибунал булдырырга ниятләгәннәр иде, әмма авиаһәлакәтләр белән БМО шөгыльләнми, өстәвенә, тикшерү нәтиҗәләрен әйтмичә генә, гаепле ярлыгы тагылды. Россиянең моңа каршы килүен Көнбатыш үзенчә фаразлады: гаепсез булса, ул каршы килмәс иде. Болай фикер йөрткәндә, шулай ук җавап биреп була: 2014 елда Россия нацизмны каһарманлаштыруны тыю тәкъдиме белән чыккач, шундый ук каршылыкка юлыкты, димәк, АКШ һәм Көнбатыш нацизм яклы?!
Агымдагы елның май аенда Нидерланд белән Австралия рәсми рәвештә Россияне гаепләде һәм халыкара суд Нидерландта булырга тиеш, дип хәбәр ителде. Берләшкән тикшеренү төркеме белдергәнчә, «Бук»ның Россиянеке булуы ачыкланган һәм моңа социаль челтәрләрдәге материаллар бик нык ярдәм иткән. Галәм киңлегендә спутниклар уңлы-суллы буразналар ерып очкан бер заманда, берләшкән тикшеренү төркеменең социаль челтәрдәге видеоязмаларны өйрәнеп утыруы үзе үк сәер һәм аларга гына таяну – җитди дәлил буламы икән? Спутниклар ярдәмендә бәрәңге буразнасында һәрбер оядан ничә бәрәңге чыкканын да күзәтеп булган бер заманда яшибез югыйсә.
Ә Донбасстагы бәрелеш спутниклар игътибарыннан читтә генә уза һәм Малайзия «Боинг»ы фаҗигасен алар күрми калган дип ышандырырга теләмиләрдер бит? Украинаның спутнигы булмаса, Көнбатышныкы анда бихисап. Рәсми гаепләүдән соң Малайзия ягы тикшеренү төркеме ышандырырлык дәлилләр китерә алмады дип белдерде. Владимир Путин докладтан соң Россияне фаҗигане тикшерүгә якын китермәүләрен ассызыклады, тикшеренү нәтиҗәләрен бары тик Мәскәү үзе дә анда катнашса гына таныячак дип белдерде. Мәгълүм булганча, тикшеренү төркемендә Нидерланд, Австралия, Бельгия, Малайзия һәм Украина илләренең вәкилләре катнаша.
Россиянең Оборона министрлыгы күптән түгел җавабын бирде. Малайзия самолетын бәреп төшергән ракета Украинага 1986 елда җибәрелгән булган. Генерал-лейтенант Николай Паршин сүзләренчә, ракета кисәкләрендә аның номерлары ачык күренә. Ул номерлар буенча, ракетаның 1986 елда Украинаның Тернополь өлкәсендәге Карпат буе хәрби округына җибәрелгән булуы ачыклаган, шуннан бирле ул кабат Россиягә кайтмаган. Шулай ук Россия оборона министрлыгы Украинаның «Боинг» фаҗигасенә катышы барлыгын гына түгел, ә бу эш буенча тикшеренү төркеменә басым ясавын да дәлилләүче аудиоязмаларны җәмәгатьчелеккә җиткерде.
2016 елда Одессада ясалган әлеге язмаларда украин хәрбиләренең сөйләшүе теркәлгән. Сөйләшү барышында аларның берсе икенчесенә «тагын бер Малайзия «Боинг»ын бәреп төшерергә» киңәш бирә. Бу язма Киевның фаҗигагә катышы барлыгын тагын бер кат дәлилли, дип белдерә Оборона министрлыгы.
Күргәнебезчә, бу уңайдан бәхәсләр һәм гаепләүләр тынарга җыенмый. Малайзия «Боинг»ы фаҗигасен Көнбатыш үз мәнфәгатьләрендә файдалана – бу аңа Россиягә каршы яңа санкцияләр кабул итү һәм Украинадагы хәлләр фонында халыкара дәрәҗәдә киеренкелекне арттыру өчен отышлы. Рәсми гаепләүдән соң социаль челтәрләр шаулашып алды, «Әйттем бит мин!» дип акыл сатучы «Нострадамус»лары булуларына шатланучылар күбәйгән иде, әмма каршы җавап ишетелгәч һәм дәлилләр китерелгәннән соң дәшүчеләр әллә ни күренми. Көнбатышның чираттагы әкияти фаразын көтәләр, ахры.
Фото: nv.ua
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар