16+

Булат Бәйрәмовтан хачапури рецепты

Коронавирус аркасында күп кенә җырчылар концертларын кичектерергә мәҗбүр булды. Хәзер алар өйләрендә тәмледән-тәмле ризыклар пешерү белән мәшгульләр. Азат Фазлыев инстаграм битендә “Әтнәчә” салат ясап күрсәтте, Данир Сабиров үз сутында аш пешерде. Булат Бәйрәмов исә гаиләсен хачапури белән сыйлады.

Хачапуриның рецепты болайрак:
1. Бер йомырка, бер аш кашыгы чүпрә, ярты стакан җылы сөт, бер стакан җылы кефир, 0.5 чәй кашыгы тоз, бер чәй кашыгы шикәр комы, он.
2. Барысын бергә болгатасың да, камыр ясап, җылы урында 30 минут кабартып аласың.
3. Бу вакытта эчлек ясыйсың. 150 гр эремчек, 150 гр сырны 2 йомырка беләнн болгатасың.
4. Камырны 4-5 өлешкә бүлеп, овал формасында җәясең.
5. Камырның кырыйларына уылган сыр салып, көймә формасында төрәсең.
6. Көймәләрне майлы табага тезгәч, уртасына эчлекне салып чыгасың.
7. 200 градуслы духовкада 20-25 минут пешерәсең.
8. Пешеп чыгар алдыннан көймәләр уртасына йомырканың сарысын салып, 2 минут духовкада тотып аласың.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading