Шәһри Казан

«Булма надан, ту яңадан...»

Һәрбер эш беренче адымнан башлана. Ләкин аны ясау җиңел түгел. Дин шикелле четерекле өлкәдә тәүге адымнар аеруча авыр бирелә адәм баласына.

«Нәрсәдән башларга? Кыйбланы ничек табарга?» Шушы һәм тагын бик күп сорауларга җавап эзләүчеләр өчен Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» дигән курслар оештырып җибәргән иде. Тәүге дәресләр 2 мартта Галиев мәчетендә башланып китеп, биш шимбә буе рәттән барып, 6 апрель көнне тәмамланды. Олысы-кечесе, ир-аты, хатын-кызы 100дән артык шәкерт килгән иде. Мин үзем дә: «Бик күп белгәнемне һәм берни дә белмәгәнемне белер өчен», – дип, әлеге курсларга язылдым. Шуңа бу хакта тәфсилләп сөйли алам.

Мәктәптә әлифбасын өйрәнмәсәм дә, кечкенәдән әби-бабамның намаз укуын, ярты авыл өлкәннәрен җыеп Коръән мәҗлесләре уздыруын күреп, күңелемә ислам нуры тутырып үстем. Аннары университетта дүрт ел буе гарәп телен чит тел буларак өйрәнергә насыйп булды. Ләкин мәчеттәге беренче дәрестән үк үз белемемнең бик аз булганын аңладым. «Казанның меңьеллыгы» исемендәге мәчет (Петров бистәсе) имамы Мөхәммәд хәзрәт Мифтаховның ислам дине фазыйләтләре турындагы вәгазен тыңлагач туды әлеге уй. Ләкин безнең халык: «Белмәү түгел, белергә теләмәү гаеп», – ди, гыйлем алуның дәрәҗәсен күрсәтеп. «Бишектән ләхеткә кадәр гыйлем ал!» – дип васыять тә әйтеп калдырган. Шуңадыр остазларыбыз безнең һәрберебезне елмаеп каршы алдылар, кулыбыздан җитәкләп диярлек беренче адымнарны ясарга булыштылар. Бигрәк тә Лилия туташ Ильясованы яраттык. Ул үз үрнәгендә ислам диненең иң саф, иң гадел дин икәнен күрсәтте һәм безне дә шуңа инандырыр өчен вакытын да, көчен дә кызганмады. Аның вәгазенең тәэсире нәтиҗәсендә беренче көнне үк имам өйлә намазына азан әйткәч, белгәннәр намазга басты. Белмәгәннәрнең күңелендә: «Кичекмәстән өйрәнергә кирәк!» – дигән уй туды.

Икенче шимбәдә дәресләр белемнәрне тикшерә торган тест белән башланып китте. Һәм тулысы белән намаз укуга, аның тәртип-кагыйдәләренә багышланды. Икенче дәрестә дә мөселманны чын мөслим иткән, ислам диненең төп баганаларының берсе булган намаз гамәле турында сөйләделәр. Беренче тапкыр сәҗдәгә китүчеләрнең дулкынланудан күзләре яшьләнде хәтта. Гакыйдә (иманның төп баганалары) дәресен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин уздырды. Ә сираны (Мөхәммәд с.г.с.ның тормыш юлы һәм эшчәнлеге) Россия Ислам институты мөгаллиме Рәшит Сибгатуллин алып барды. Волонтер яшьләр дөрес итеп тәһарәт алуны күрсәттеләр. Хатын-кызларны матур итеп яулык бәйләргә өйрәтә торган осталык дәресе дә булды.
Оештыручылар барысын да алдан ныклап уйлаганнар. ­Беренче дәрестә үк курсларның исеме бе­лән аталган китап-дәфтәр бирде­ләр. Анда без өйрәнәсе гыйлемнәр бүлекләп урнаштырылган иде. Китаплар ике телдә әзерләнгән. Бер генә шимбә дә бүләксез ­узмады. Тәсбихлар, яулыклар (егетләргә тү­бәтәйләр), китаплар, намазлык әлеге курсларның истәлеге булып сак­ланыр. Укуларның бушлай икәнен дә әйтми кала алмыйм. Бөтен нәрсә акчага сатылган, кыйммәтләр үзгәргән безнең заманда, монысы да бик мөһим.

Реклама

Сораулар да күп җыелганга, остазларны тәнәфесләрдә дә яныбыз­дан җибәрми тордык. Гаҗәпләндергән нәрсәләр дә, сүз хәләл һәм хәрам турында барганда килешергә теләмәгән әйберләр дә шактый булды. Ипотека, банктан акча алу да хәрам булып санала дигәч, яшьләр: «Ә ничек яшәргә соң?» – дип, уйга калдылар. Ислам динен шәригать кануннарын бозмый яшәргә теләүчеләр өчен Ислам банклары бар һәм алар процентсыз икән. Гематоген, желатинның хәрам, кетчупта кармин дигән хәрам матдә булуын да белдек. Хәзер һәр алган әйбердән Е 121не эзләргә туры килә инде. Ә гомумән, әлеге курсларда укыганда, минем үземнең берәр мулла гаиләсендә кабат туасым килеп китте. Мәҗит Гафуридагыча, «Булма надан, ту яңадан мәгърифәтле анадан». Әйе, надан булмаска иде шул! Рамазан ае алдыннан дини гыйлемнәребезне арттыручыларга Аллаһның рәхмәтләре яусын.
Шәгъбан аеның беренче көнендә – 6 апрельдә, биш дәрестә алган белемнәргә нәтиҗә ясалды. Ул заманча интерактив форматта узды. Барлык шәкертләрне дүрт төркемгә бүлеп, сорауларга җавап эзләттеләр. Баш миенең сырларын шактый кузгатыр­га туры килде дөрес җавап табар өчен. Бик тырышып уйласак-уйнасак та, җиңелүче булмады.


 
Аннары тантаналы өлеш башланып китте. Катнашучыларга һәм остазларга сәламләү сүзе белән Татарстан Диния назарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова чыкты. «Без барыбыз да бик дулкынланган идек, ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Ул безне туры юлга кертте һәм белем үзләштерү ярдәменнән ташламады», – диде ул. Соңрак курсларда укыганнарга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзе кул куйган(!) шаһәдәтнамәләр тапшырдылар. Ул тантанада үзе дә катнашырга җыенган булган. Ләкин ерак сәфәргә чыгып китәргә туры килгән.
Казанның «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгышы да күпләрне уйландырыр­лык, гафеллек йокысыннан уятыр­лык тәэсирле булды. «Коръәндә барысы да бар. УЗИ турында узган гасырда гына ишеткән булсак, яралгының ана карынындагы үсеше турында Коръәндә әллә кайчан язылган инде.» Географиядән мисалы да саллы иде хәзрәтнең. «Кызыл диңгез белән Һинд океанының сулары бергә беркайчан да кушылмый икән. Жан-Жак Кусто да моны күреп гаҗәпләнгән. Бу хакта Коръәннең «Әр-Рахман» сүрәсендә әйтелгән», – диде хәзрәт, дин белән фәннең аерылгысыз икәнен дәлилләп.

– Бу шаһәдәтнамә беренче һәм соңгы документыгыз ­булмасын. Гыйлем алырга тырышыгыз. Мәдрәсә­ләрдә укыгыз! – дип өндәде хәзрәт.
Аннары бәйрәм Коръән мәҗлесе табыны артында дәвам итте.
Әлеге курсларда йөргән таныш­ларымның фикерләре дә минеке белән тәңгәл килә.
Казан шәһәренең 111нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытып лаеклы ялга чыккан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте Роза Вәлиәхмәтова:
– Гыйлем беркайчан да артык булмый дидем дә килдем әле менә. Мин мәчеткә йөрми үзлегемнән өйрәнеп кенә кергән идем «Мөхәммәдия»гә. Инде IV курска җиттем. Диплом яздык. Тиздән 31 майда яклыйбыз да. Ахирәтем Вәҗиһаны алып килдем мин әлеге курсларга. Син бармасаң, бармыйм, диде. Тагын берничә дус хатынымны чакыр­дым. Моны нигә алданрак белмәдек икән, диделәр. Бик ошаттылар. Алар өчен мин дә бик шат, – диде.
Әлеге курсларда укуына иң нык шатланган кеше Дидария ханымдыр, мөгаен. Ул гомере буе читтә яшәгән. Үзбәкстанның Фирганәсендә дөньяга килгән кызны язмыш Калининград өлкәсе Неман каласында гомер сөрдергән. Узган ел сентябрь азагында әнисе авырый башлагач, аны карарга дип, Биектау районы Яңа Бөреле авылына кайткан.


– Шимбә саен иртәнге җидедә чыгып китә идек. Туганымның кызына рәхмәт инде әлеге курсларга яздырган өчен. Дингә кагылышлы сорауларым бик күп җыелган иде күңелемдә. Аларга җавап бирергә бездә Калининградта мәчет юк шул. Интернет аша гына өйрәнгән идем бераз. Ә болай татар рухын саклап яшәргә тырышабыз. Бердәнбер улым Илдарның хатыны Ләйсән – Әлмәттән, үзебезнең татар кызы. Оныкларым 11 яшьлек Әмирә һәм 5 яшьлек Булатка да татарлыкны кечкенәдән сеңдерергә омтылабыз. Әле менә кичә генә шатлыклы хәбәр алдым. Равил Гайнетдин Калининград шәһәрендә мәчет төзергә рөхсәт биргән. Минем теләгән теләкләрем, кылган догаларым да кабул булган, күрәсең, – дип сөйләде ул.
Әнә шулай һәркемнең исламда үз адымы. Кемнең кечкенә генә, кыюсыз гына ул, кайберәүләрнең аршынлы, нык басып. Нинди генә булса да, курсларга йөрүчеләр тарафыннан беренче адымнар ясалган инде. Бәрәкәтле, берәгәйле, дәвамлы булсын иде алар. Һәммәбез өчен дә. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә Аллаһы Тәгалә: «Сез миңа таба бер адым ясасагыз, мин сезгә таба йөгереп килермен», диелгән.
«Тиздән мондый курслар Чаллы шәһәрендә эшли башлаячак. Ә инде Казанда көзгә булачак», – диделәр оештыручылар.


Фото: dumrt.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: