16+

Бурычларың 3 мең сумга җитсә, көн бетә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ инспекторлары белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе суд приставлары ике атнага бер мәртәбә “Юл приставы” рейды үткәрә.

Бурычларың 3 мең сумга җитсә, көн бетә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ инспекторлары белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе суд приставлары ике атнага бер мәртәбә “Юл приставы” рейды үткәрә.

Республикада “Юл приставы” (“Дорожный пристав”) аппарат-программа комплексы 5 ел элек кулланышка кертелде. Әлеге аппарат яңгырга-җилгә, кар-буранга, эссегә-салкынга бирешми: юлның берничә полосасыннан хәрәкәтләнгән машиналар ташкыны арасыннан бурычлы кешене секундлар эчендә танып ала. Алимент, салым, торак-коммуналь хезмәтләр, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен түләү бурычлары булган кешеләрнең транспорт чараларын теркәү саннары компьютер базасына кертелгән. “Юл приставы” аппараты транспорт агымыннан әнә шул санны эләктерә.


Казанның Оренбург трактында 19 октябрьдә уздырылган уртак рейдта “Юл приставы” аппараты бер сәгать эчендә 50 машинага “төртеп күрсәтте”.

Автоинспектор исә сырлы таягын болгап, бурычлыларны суд приставлары тарафына озатып кына тора. Кайсылары шунда ук кассага бурычларын түләде.

- Алимент бурычлары булган кешеләргә таләпләр кырысрак. Гомүмән, әгәр кешенең бурычы 3 мең сумнан артса, аның транспорт чарасына яки машина эчендәге җиһазларга арест салына. Бүгенге рейдта 3 машинага арест җәзасы кулланылды. Әгәр машина хуҗасы 10 көн эчендә бурычларын түләмәсә яки “арест” карары нигезле түгел дип раслый алмаса, аның машинасы бурычларны каплату максатыннан сатып җибәреләчәк,-дип кисәтте Суд приставы федераль хезмәтенең Казан бүлеге суд приставы-башкаручысы Константин Большаков.

Татарстанда быелның 9 аенда “Юл приставы” аппарат-комплексы ярдәмендә 7 миллион 770 сум бурыч түләттерелгән, 93 транспорт чарасына, шулай ук 187 милеккә арест салынган.
“Юл приставы” аппараты тизлекне ачыклый торган видеокамералар кебек кечкенә генә җиһаз, шунлыктан, аны теге яки бу урамга күчереп, бастырып кую бик ансат. Шөкер, минем әле юл штрафларын түләп бетергән чак. Машинагыздан колак кагасыгыз килмәсә, квитанцияләрегездәге саннарны санагыз, 3 мең сумнан артмаганмы?

Автор фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading