16+

«Бурычымны намус белән үтәдем»

Россия Герое Риф Сәхәбетдинов белән сөйләшү – үзе бер рәхәт, зур горурлык. Аның сабырлыгына, чын ирләрчә, хисләргә бирелмичә, аек акыл белән фикер йөртүенә сокланмый мөмкин түгел. Шул ук вакытта нечкә күңелле дә була белә. Тиздән оныгы туарга тора икән. Балалары, оныклары турында сөйләгәндә, күңеле йомшара. 

«Бурычымны намус белән үтәдем»

Россия Герое Риф Сәхәбетдинов белән сөйләшү – үзе бер рәхәт, зур горурлык. Аның сабырлыгына, чын ирләрчә, хисләргә бирелмичә, аек акыл белән фикер йөртүенә сокланмый мөмкин түгел. Шул ук вакытта нечкә күңелле дә була белә. Тиздән оныгы туарга тора икән. Балалары, оныклары турында сөйләгәндә, күңеле йомшара. 

Риф Сәхәбетдинов тумышы белән Башкортстан ягыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яши. Лаеклы ялда булса да, хәрби өлкәдә инспектор булып эшли. «9 декабрь минем өчен икеләтә бәйрәм, туган көнем дә, бу көнне ­Россия Геройлары көне дә билгеләп үтелә», – ди үзе. Герой исеме аңа Төньяк Кавказда хезмәт иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән. 2001 елда Россия Президенты Владимир Путин «Алтын йолдыз» тапшырган. 

Сугыш турында сөйләгәндә, Риф ага җитдиләнә. Күңелендә уелмаслык эз калдыр­ган елларга кабат әйләнеп кайта сыман. Кайнар нокталарның үзәгендә күп тапкыр­лар булырга туры килгән шул аңа. 

...Әңгәмәдәшем кечкенәдән очучы булырга хыялланган. Юрий Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлаганнан соң, Әфганстандагы бәрелешләрдә, Таҗикстанда тынычлык урнаштыруда, Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операцияләрдә катнаша. Меңнән артык очыш, хәрби бурыч, коткарган гомерләр, үлем белән күзгә-күз очрашу... 

– Әфганстанга киткәндә, бик яшь идем әле, кызыма ике яшь тә тулмаган иде. Гаиләмне Көнбатыш Украинада хәрби гарнизонда калдырырга туры килде. Ул чакта телефоннар юк, почта гына йөри. Һәр хат алтынга тиң иде, якыннардан килгән хәбәргә сөенгәнне сүз белән генә аңлатып булмый. Туган җиреңнән ерак китеп, чит территориядә хәрби бәрелешләрдә катнашу җиңел түгел. Бергә ашап эчкән дусларыңның очкычлары хәрби биремнән кире әйләнеп кайт­мавы – иң авыры.

Әфганга килгәч, өченче көнне үк бер экипажны югалттык. Бик авыр булды. Табутларны самолетка төяп туган якка озатканда, барлык солдатларның башлары түбән иелгән иде. Шул чак командир: «Башыгызны югары тотыгыз, монда очып йөрим, дип кенә уйладыгызмы әллә, сез көне-төне хәрби бурычны үтисез, хәрби очучы дигән исемегезгә тап төшермәгез», – дип көч биргән иде безгә. Никадәр куркыныч икәнне белсәк тә, беребез дә «бармыйм, куркам», дип тормады, барысы да хәрби бурычын лаеклы үтәде, – дип искә ала ул елларны Риф ага. 

Әфганда хезмәт иткән чагында гомерен куркыныч астына куйган чаклар еш булган. Тиз арада дөрес карар кабул итәргә туры килгән вакытларда кешелеклелек, игелеклелек сыйфатларына таянган ул. Берсендә яралы кешеләрне күчерергә туры килгән аңа. Очкычның бортына медицина хезмәткәре, носилка белән авыр хәлдәге ике кеше, тагын ике яралы гына сыя. Ләкин ярдәмгә мохтаҗ яралылар саны – 12. Ярамаса да, кеше гомерен сак­лап калу өчен, Риф Сәхәбетдинов очкычка барысын да төяп, тиешле урынга алып барып җиткергән.

Генерал-майор 2007 елда запаска чыга. «Самолетта очып, хәрби биремнәрне намуслы үтәдем. Үз бурычымны ахыргача башкардым һәм тыныч күңел белән запаска чык­тым», – ди үзе. 

2014 елларга кадәр ул Башкортстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиле булып торган. Хәзер вәкиллек эшләми. Ләкин Риф ага якташлары белән тыгыз элемтәдә. Туган ягына да гел кайтып йөри. Төрле очрашуларда катнаша. «Дистәләгән еллар үтсә дә, бернәрсә дә онытылмаган, барысы да хәтердә, туган яклар сагындыра», – ди Риф ага. Алардан ерак түгел, күрше урамда яшәгән Башкортстанның танылган язучысы Мостай Кәрим аңа шигырьләр җыентыгы бүләк иткән булган. Риф абый өчен бу – иң кадерле бүләк.

Әңгәмәдәшемнән банк­ларда акча саклауга карашы белән дә кызыксындык. Чөнки үзенең дә «Татфондбанк»та акчасы «янган» иде. 

– Санкт-Петербургта әлеге банкның филиалы бар иде. Мин ышанып, акчаны шунда салдым. Кызганыч, банк банкротлыкка чыкты, акча янды. Ләкин ничек кенә булмасын, Татарстан банк клиентларына бу акчаны кайтару җаен тапты. Бу мәсьәләдә Республика ярдәм фонды зур эш башкара. Зур рәхмәт аларга. Совет заманында да туплаган шактый акчам янган иде. Торак, бакча алырга хыялланып банкка салган акча мизгел эчендә юк булды. Менә ул чакта кешегә бернинди ярдәм күрсәтелмәде, ул вагыйгалардан истәлек булып, кертем турындагы кенәгә генә калды. Мондый хәлләр икътисад базарында була, җитәкчелекнең халыкны ташламавы сөендерә, – ди Риф ага. 

«Татфондбанк», «Интехбанк» банклары банкротлыкка чыкканнан соң зыян күргән клиентларга ярдәм итү максатыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2017 елның 29 маенда Республика ярдәм фонды оешты. Билгеле булганча, акчасын югалтучылар арасында «ТФБ Финанс» инвестиция компаниясенең 1275 клиенты да бар. Алар, үзләрен банк кертемчеләре статусына тиңләүне сорап, Арбитраж судка да мөрәҗәгать иткән иде. Суд 897 кешенең гаризасын канәгатьләндерде. Димәк, алар югалткан кертемнәренең бер өлешен кайтара алачак. Ә калганнары чарасыз хәлдә калды. Алар, банкротлык процедурасы ярдәмендә, акчаны кайтару мөмкинлегеннән файдалана алмады. Татарстан Президенты бу клиентларга ярдәм итү бурычын куйганнан соң, Республика ярдәм фонды аларны үз канатына алды. «ТФБ Финанс» клиентларына 21 октябрьдән фонд беренче кертемнәрне кайтара башлады. 
– Бер атна эчендә фонд банклардан зыян күргән клиентларга 81 миллион сумнан артык кертемне кайтарды. Фонд эшли башлаганнан бирле банклар банкротлыгы аркасында зыян күрүчеләргә барлыгы 1,25 миллиард сум акча түләдек, – ди Респубика ярдәм фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Оюшина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading