16+

Быел кешелекне тагын нинди сынаулар көтә?

Ливан күрәзәчесе Ләйлә Әбдел агымдагы елга фаразларын ясаган.

Ливан күрәзәчесе Ләйлә Әбдел агымдагы елга фаразларын ясаган.

Күрәзәче әйтүенчә, вакциналау ярдәмендә җәй ахырына пандемия белән бәйле хәл тотрыклыланачак. Ләкин вирусның яңа мутацияләре барлыкка киләчәк. Шулай да көз урталарына бу чирдән нәтиҗәле дару табылырга тиеш икән.

Пандемиягә алмашка яңа компьютер вирусы киләчәк, ди. Ул бөтен дөньяның санлаштырылган базаларына зур зыян китерәчәк, дип ышандыра күрәзәче. Икътисади проблемалар зур сынау булачак. Илләрдәге социаль киеренкелек тәртипсезлекләр китереп чыгарачак. Аеруча АКШта һәм Кытайда көчле протестлар булачагын фаразлый Ләйлә Әбдел.

Күрәзәчегә ышансак, быел Якын Көнчыгышта хәрби конфликтлар көтелә. Өстәвенә, зур экологик проблемалар да яный икән. Аның фикеренчә, җәй аномаль эссе булачак, катаклизмнар булмакчы.

Чыганак : "Кызыл таң" 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading