16+

Быел кош-корт сатуда үзгәрешләр бар

Мәгълүм булганча, узган ел Татарстанның көньяк-көнбатышында урнашкан Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле районнарында кош гриппы авыруы таралып, карантин игълан ителгән иде.

Быел кош-корт сатуда үзгәрешләр бар

Мәгълүм булганча, узган ел Татарстанның көньяк-көнбатышында урнашкан Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле районнарында кош гриппы авыруы таралып, карантин игълан ителгән иде.

Ул вакытта авыруның авылларга машина белән китереп саткан кош-кортлардан таралганлыгы билгеле булды. Шушы хәлләр кабатланмасын өчен, быелдан башлап кош-корт сату-сатып алуда үзгәрешләр булачак.

Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «ШК»хәбәрчесенә аңлатканча, быел районнарда кош-корт сату өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак.

– Без быел район башлыкларына үз җирлекләрендә кош-корт сатуны оештыру өчен мәйданчыклар булдыру турында хатлар юлладык. Бу мәйданчыкларның кайда буласын алар үзләре хәл итә. Район үзәгендә дә, эре авылларда да була ала. Шуңа күрә бер районда берничә мәйданчык та эшләргә мөмкин, –дип аңлатты җитәкче.
Җитәкче әйтүенчә, аларның урыннары инде билгеле. Мәйданчыкларның исемлеген идарәнең рәсми сайтыннан кереп карап белергә мөмкин.

– Башка елларны бу вакытта кош-корт сата башлыйлар иде инде. Быел кыш озаккарак сузылу сәбәпле, бу эшләр тоткарланды, – диде ул.
Теләге булганнар шулай ук кош-кортларны узган атнада башланып киткән язгы ярминкәләрдә дә ала алачак. Мәсәлән, шундый мәйданчыкларның берсе Яшел Үзән районындагы Яңа Турада эшли.
Кош-кортларны авылларга машина белән китереп сату шулай ук гадәти күренеш. Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, әлеге үзгәрешләр кертелсә дә, арадашчыларны тыймаячаклар.

– Авылда сату иткән арадашчыларны туктатырга дигән законлы нигез юк. Шулай да халык узган елгы күңелсез хәлләрне исләрендә тотсын иде. Ул вакытта күпләр кош-кортларны кемнән алуларын да белмәде. Шуңа күрә чеби, бройлер, каз бәпкәсе, үрдәк сатып алганда, ветеринар белешмәсе һәм сату итәргә рөхсәт кәгазен сорарга кирәк. Әлеге документларны телефонга төшереп алсалар, тагын да әйбәтрәк, чөнки яңадан кирәге чыгып куюы ихтимал. Ул-бу була калса, әлеге документлар компенсация алыр өчен дә кирәк булырга мөмкин, – диде ул.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading