16+

Быел республика ифтарына чакыру билетлары кулга бирелмәячәк

30 апрель көнне "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә Х республика ифтары үтәчәк. Әлеге зур чараны уздыруда яңалыклар да бар. Быел ун мең кешелек ифтарга ризык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәк-чәк, 600 кг печенье сатып алынган.

Быел республика ифтарына чакыру билетлары кулга бирелмәячәк

30 апрель көнне "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә Х республика ифтары үтәчәк. Әлеге зур чараны уздыруда яңалыклар да бар. Быел ун мең кешелек ифтарга ризык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәк-чәк, 600 кг печенье сатып алынган.

– Быел мөселманнар зарыгып көтеп алган республикакүләм ифтар унынчы тапкыр уздырыла һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәреләчәк. Ифтарга ун мең кеше чакырылган. Әлеге ифтар мөселманнарның бердәмлеген күрсәтә торган чара. Бар кеше бергә җыелып, Аллаһтан иминлек сорап, динебез, милләтебез, ватаныбыз өчен дога кылачак. Аллаһка шөкер, шушы тотрыксыз вазгыятьтә яшәвебезгә карамастан, Казан шәһәренең кырык биш мәчетендә көн дә ифтар мәҗлесләре оештырыла. Мохтаҗ гаиләләргә ланч-бокслар таратыла, – дип сөйләде журналистларга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов. 

Ифтарның төп яңалыгы – чакыру билетлары кулга бирелмәячәк. Ул фәкать электрон форматта гына булачак. Татарстан мөфтияте Аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов аңлатып узганча, билетларны мөхтәсибәтләрдән, мәчетләрдән һәм Татарстан мөфтиятеннән алырга була. Ифтарга билетны кесә телефоныннан күрсәтеп яки кәгазь форматта мөстәкыйль рәвештә бастырып килергә дә мөмкин. Электрон билетларда “Казан Экспо”га йөри торган поездларның расписаниесе, машина кую урыннары схемасы да күрсәтелгән.   

Быел ун мең кешелек ифтарга ризык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәк-чәк, 600 кг печенье сатып алынган. Төп сый-нигъмәт – пылау. Өстәлләрдә шулай ук хөрмә, өрек, черри помидоры, маринадлаган корнишоннар һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмаклар, бөккән, чәк-чәк, кәнфитләр, печенье булачак. Әлбәттә, аларга бәяләр дә артмый калмаган. 

– Продуктларга бәяләр 20 процентка, ә ланч-бокслар өчен мөһим булган кәгазь материалына һәм хуҗалык товарларына хаклар хәтта ике тапкыр артты. Шуңа да карамастан, бернинди тоткарлык юк, эш бара. Барысы да тәмле булыр, дип уйлыйм, – диде “Туган авылым” милли-туристлык комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов.

Быел ифтарда бер кеше өчен ризык җыелмасы 600 сумга төшә. Узган елны ул 500 сум булган. 

– Төгәл сумманы әйтү кыен, чөнки кайбер продуктларны, аерым алганда итне безгә фермерлар бирә. Чәк-чәкне дә дусларыбыздан алабыз. Безгә ел да ярдәм итә торган партнерларыбыз бар, – диде Радик Абдрахманов.

Тагын бер яңалык – “Казан Экспо”ның галерея өлешендә хәләл-маркет эшләячәк, “Modest Fashion Show” хатын-кыз мөселман киемнәре модасы күрсәтеләчәк. Хәләл-маркетта Татарстанның 15 җитештерүчесе үзенең хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк, алар арасында чәй, чәк-чәк, яулыклар, башмаклар, читекләр, кул эшләре әйберләре, ислемайлар, балалар өчен китаплар бар. Шунда ук Ураза бәйрәменә бүләкләр һәм башкаларны сатып алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, ярминкәдә Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты үзенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк, ә республиканың сигез мәдрәсәсе дини гыйлем алу мөмкинлекләре белән таныштырачак.

Кунаклар өчен кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Ул сәгать 17.00дән алып 19.00га кадәр барачак. Катнашучылар алдында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр башкарылачак, танылган дин әһелләре рамазан аеның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазьләр сөйләячәк. 
Кояш баегач, бөтен республикадан җыелган 10 мең мөселман мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп җәмәгать белән ахшам намазын укыячак. Соңыннан барысы бергә авыз ачачак.

2018 елда республика ифтарына 10 мең кеше чакырылган булган. 2019 елда – 15 мең, 2020дә – 30 мең (пандемия шартларында ифтар ризыклары өйләргә таратылды), 2021 елда – 5 мең. 

Ифтар мәҗлесенә килүчеләр шәһәр яны поездларыннан куллана ала. Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итә:

• Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 30 апрель көнне 16:45 сәгатьтә китә. Кире кайтканда, «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:15 сәгатьтә кузгала.

• Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 30 апрель көнне 17:40 сәгатьтә китә. Кире кайтканда «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 23:00 сәгатьтә кузгала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading