12 июнь якынлашканда, күпләр әле һаман, нинди бәйрәм соң әле бу дип аптырашта кала. 30 ел элек бу көнне РСФСРның бәйсезлеге турында Дәүләт декларациясе кабул ителгән югыйсә, бар да аңлашыла кебек. Әмма бәхәсләр тынмый.
Скопировать ссылку
12 июнь якынлашканда, күпләр әле һаман, нинди бәйрәм соң әле бу дип аптырашта кала. 30 ел элек бу көнне РСФСРның бәйсезлеге турында Дәүләт декларациясе кабул ителгән югыйсә, бар да аңлашыла кебек. Әмма бәхәсләр тынмый.
Без бүген кемнең варисы булган дәүләттә яшибез – Россия империясенекендәме, әллә СССРныкындамы? Бәлки 30 ел элек барлыкка килгән яңа дәүләттәдер?
Бу уңайдан җәмәгатьчелекнең фикере төрле, күпчелек 1990 елның 12 июнендә яңа Россия туганлыгын кабул итеп бетерә алмый. Моның сәбәбе – ул әле үткәннәрдән арынып бетә алмаган, уйланылган сәяси проект гамәлгә ашып өлгермәгән, янәсе. Кайберәүләр Россия беркайчан да федератив булмаган һәм бу юнәлешне дөрес түгел дип белдерә. Әмма үткәннәргә генә бәйләп калдырсаң, анда беркайчан да алга киткән базар икътисады һәм демократия дә булмаган.
Кайбер сәясәтчеләрнең бүгенге дәүләт төзелешен үткәннәргә бәйләргә тырышу нияте үз-үзенә каршы килә. Советлар Союзы чорындагы төсле кискен үзәкләштерелгән система күпләгән халыкларның мәнфәгатен кире кага, аларның мәдәнияте, тарихы белән исәпләшмичә үзәк алдында хокуксызга чыгара. Ә утыз ел элек Россия Федерациясенең бәйсезлеге турында декларация кабул итүе исә – яңа Россиянең демократик, федератив дәүләт буларак төзү юлында ясалган беренче адымы. Ул башка субъектларның, шул исәптән Татарстанның да киләчәк язмышына зур йогынты ясаган вакыйга. Белгечләр Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе арасында төзелгән килешүнең (1994 елда) илне берләштерүдә роле зур булуын ассызыклый. Мондый килешүләр нигезендә үзәк белән субъектлар арасындагы каршылыкларны уңай хәл итеп булганын узган еллар тәҗрибәсеннән күрә алабыз.
Республика тарихында бу көн тагын бер мөһим вакыйга белән бәйле, 1991 елның 12 июне – Россия һәм Татарстан Президентлары сайланган көн. Бу хәл Россия дәүләтчелеге үсешенең яңа этабын чагылдыра. Аңа хәтле ил һәм регион башлыкларын халык беркайчан да үзе сайлап куймаган, яңа форматтагы, халык өчен ят булган әлеге сайлауларны тарихи вакыйга дип атарга була.
Алда әйтелгәнчә, халыкның бер өлеше әлегә 12 июньнең нинди көн булуын аңлатып бирә алмый. Моңа 1990нчы еллар ахыры – 2000нче еллар башында булган кризис та үз өлешен керткәндер, халык аны Яңа ел, дини бәйрәмнәр кебек бик якын кабул итеп бетермәгән. Социологлар бу көн Россиядә яшәүче бөтен халыкны берләштерүче символ булырга тиеш дип саный. 2005 елда шул ук максатта Халык бердәмлеге көне дә уйлап чыгарылган иде, әмма ул да халык өчен бик әһәмиятле символ булып бетә алмады бугай. Өлкән буын аны совет чорындагы Октябрь бәйрәме белән тәңгәлләштерә, яшьрәкләр бик кызыксынмый. Югыйсә ул яшь дәүләтнең бәйрәме, ә бездә исә борынгырак булып күренә, тарихны картайту белән мавыгалар. Кайберәүләр фикеренчә, союздаш республикалардан котылгач, халык бу көнне гөрләтеп бәйрәм итәргә тиеш.
Комментарийлар