16+

Чаллы көрәшчесе “Манзара” батыры булып танылды

Турнир тарихында болай җиңел генә җиңүгә ирешкәннәре юк иде әле.

Турнир тарихында болай җиңел генә җиңүгә ирешкәннәре юк иде әле.

Казан циркында “Манзара-2020” спорт-җыр бәйгесенең җиңүчесе булып Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдинов танылды. Быелгы турнирда Чаллы һәм Минзәлә Сабантуйларының баш батыры буларак катнашу хокукы яулаган Гыйләҗетдиновка җитди каршылык күрсәтүче табылмады.

Турнир тарихында финалда болай җиңел генә җиңүгә ирешкәннәре юк иде әле – Рәнис Гыйләҗетдинов көндәше, Актаныш районында узган Ык буе Сабан туе батыры, хәзер исә Әлмәт командасы данын яклаучы Айдар Алтынбаевны 6:0 исәбе белән җиңде.

Хәер, Ранисның төп бүләккә дәгъва кылачагы беренче әйләнештән соң ук билгеле булды – Чаллы батыры төп фаворитларның берсе, Питрәчтән Фәрхәт Фәйзуллинны санаулы секундлар эчендә отып чыга алды. Ахыр чиктә Рәнискә җитди каршылык күрсәтүчеләр табылмады.

“Манзара” турнирында өченче урынга Башкортстаннан Айнур Сыртаев лаек юулды. “Бронза” өчен көрәштә ул Алабугадан Илнар Галимовны отты. Алар икесе дә 30 ар мең сум акчага лаек булса, төп җиңүче – 100 мең, Айдар Алтынбаев 60 мең сум акчалата приз белән бүләкләнде.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading