– Мәскәүдән социологлармы, ревизорлармы килеп төшкән. Идарәдә эшне энәсеннән-җебенә хәтле тикшерәчәкләр, ди...
Бу хәбәр, яшен тизлеге белән үк булмаса да, план-экономика бүлегендә иң хәбәрдар саналган Эльвирочканың биек үкчәле туфлиләре белән шак-шок килеп йөрү тизлегендә бүлмәдән-бүлмәгә таралып өлгергән иде инде.
– Группа башлыгы доктормы, кандидатмы... Өстәвенә яшь тә, чибәр дә, ди...
Хәбәр хатын-кызлар арасында колактан-колакка, бүлектән-бүлеккә йөрде. Төшке аш вакытында беришесе кибеткә, йә булмаса, парикмахерскийга, икенчеләре ательега яисә химчисткага барып килергә җыенган план бүлеге хатын-кызлары хәтта бу эшләрен дә кичектереп торырга ният иттеләр. Өстәл тартмаларыннан иннек-кершән, пудра, күз буявы ише нәрсәләр чыкты. Кечкенә көзгеләрдә карлыгач канаты кебек кыйгачлап йолкынган нечкә кашлар, сөрмәле күзләр, нәни йөрәк ясап буялган тулы иреннәр чагылды. Бүлек хезмәткәрләре комиссияне тулы әзерлектә каршы алырга җыена иде.
Яше кырыкка җитеп килсә дә, үзен егерме биштә генә дип исәпләүче Эльвирочка аеруча тырышты. Тырышмый ни, Мәскәү хәтле Мәскәүдән комиссия көн саен килеп тормый. Эшеңне дә, үзеңне дә күрсәтә белергә кирәк. Җитмәсә, комиссиягә, элеккеге шикелле, гөберле бакага охшаган убырлы карчык та, комы коела башлаган карт та җитәкчелек итми бит. Бу юлы... Ничә ел көткән, өметләнгән хыял үз аягы белән килеп керә түгелме соң?
– Ничек итсәм итәм, бу докторны үземә каратмый калмыйм, – диде ул бүлектәге хезмәттәшләренә, уенын-чынын бергә кушып. – Мин көткән кеше генә булсын!
– Син көткәннәр җирдә бар микән соң алар? – дип төрттерде бүлектәге ыгы-зыгыга кушылмый утырган Зөбәйдә.
Берсеннән-берсе вак дүрт-биш малай үстерүче, шуның өстенә, кайдадыр шофер булып эшләүче ирен караучы, алар турында сөйләүдән туя алмаган тулы гәүдәле басынкы бу хатынның сүзенә колак салучы булмады. Хәер, аныкына гына түгел, Эльвираныкына да бик уалып түгелмәделәр. Дәрәҗәлерәк, күренеклерәк ир-ат килгән саен, утырырга җыенган тавык шикелле тынычсызлана, үзенчә такылдый башлый торган Эльвира Гыйндулловнаның гадәт-холкын барысы да биш бармагы кебек белә иде инде. Ничек кенә булмасын, исәпләү машинасында нәрсәдер санап утыручы Зөбәйдә ханымнан тыш, барысы да үз мәшәкатенә чумган, үзенчә җыена, әзерләнә иде.
Бер-ике минут үттеме-юкмы, Эльвирочка, кыю бер карарга килде булса кирәк, сикереп торып басты:
– Кызлар, көтәр тәкатем калмады. Директор кабинетына кереп булса да күреп чыгам, – дип аваз салды ул. Кулына берничә папка алды, күзләрен шаян елтыратып, бүлмәгә сораулы караш ташлады:
– Әллә булдыра алмас дисезме?
– И-и син тотынсаң булмыймы соң инде!..
Бүлек кызлары шулай шаулаша калды, Эльвира Гыйндулловна күбәләктәй очынып чыгып та китте.
* * *
Ишек янындагы секретарь хатын кертмәскә теләп ишарә ясаган иде, Эльвира, имән бармагын ирене янына куеп, күз кысты:
– Бер генә секундка!..
Аның гадәтен белеп бетергән секретарь ирексездән көлеп җибәрде.
– Ярар, бар инде, – дип кул селтәде ул.
Директор бүлмәсендә ишеккә ян белән озын, төз гәүдәле ир кеше утырган. Көрән төстәге костюмы гәүдәсенә килешеп, ятып тора. Куе кара чәчләре дулкынланып бер якка таралган. Бите чиста, шома. Аягында көзгедәй ялтыраучы туфли. Каләме белән алдындагы кәгазьгә ниндидер билгеләр куеп маташа.
Эльвира ялт итеп аның бармакларына карап алды, балдак-фәлән күренмәгәч, канәгатьләнеп, тыйнак кына тамак кырып куйды. Карашын яңадан кунакның йөзенә күчерүгә, ниндидер таныш чалымнар шәйләп алды һәм... гаҗәпләнүдән телсез калгандай булды. Төшеп китә башлаган папкаларын култык астына кыстырып, кинәттән кибеп киткән тамагын кырып алгач кына сүз кушты:
– Фәсхи, сез түгелме соң бу?.. Әй, гафу итегез, Фәсхетдин...
– Гарәфетдинович, – дип өстәде аңа кунак һәм ашыгып урыныннан күтәрелде.
– Эльвира?!
Каушаудан Эльвирочканың башы әйләнде, бүлектә генә түгел, конторада иң тере, сүзчән дип даны чыккан Эльвира хәтле Эльвира сүз таба алмады.
– Ничә еллап иңде безнең очрашмаганга...
Боларын ул каяндыр томан эченнән генә ишеткән кебек булды.
Бер мизгел эчендә күз алдыннан әллә никадәр вакыйга үтте.
* * *
...Институтның беренче курсында укый башлаган чаклары иде.
Соңгы моданың бөтен нечкәлекләренә кадәр килештереп, җиренә җиткереп киенгән көяз шәһәр кызлары, авылдан килгән бер төркем егетләргә масаюлы караш ташлап, үзләренең кыяфәтләре белән горурланып йөри торганнар иде. Хәер, кайчандыр үтүкләнеп тә, инде балаклары көпшәгә охшап калган чалбар, юа-юа уңып беткән арзанлы күлмәк кигән, кояшта янган йөзле бу егетләр арасында бераз тәртипкә керткәннән соң каланың «алтын яшьләр» дип аталучы егетләрен егып ташларлыклары да бар иде барын. Әмма кайберләре... Арадан иң күзгә ташланганы чәчен машинка белән кырдырып алдырганы булды. Озынча ябык йөзендәге зур кара күзләре һәм тырпаеп торган колаклары аны тагын да сөйкемсезрәк һәм баласымак итеп күрсәтә. Өстендәге бер-ике үлчәмгә зуррак, ни кара, ни соры булмаган пиджагы бу тәэсирне тагын да арттыра төшә иде.
– Үләм, кызлар, бу да безнең белән укырмы икән? – дип көлде Эльвира. – Озата килсә, оятыңнан җир тишегенә керерсең...
Кызлар эре бизәкле, кыңгырау чәчәк шикелле юбка, юка нәфис кофта кигән, чәчләре иңсәләренә төшеп торган чибәр Эльвираны шушы егет кисәге белән янәшә куеп карадылар булса кирәк, пырхылдап көлеп җибәрделәр.Үз роленә кереп өлгергән Эльвира шуклануын дәвам итте:
– Честное слово, юньләп укый гына башлыйк, кызык өчен свиданиегә үзем чакырам.
– Булмас эшне чын булса да сөйләмә инде син аны, – диде кызларның берсе. – Шуның белән янәшә Бауман урамыннан култыклашып үтәр идеңме?
– Ә нигә үтмәскә? – дип җавап кайтарды Эльвира. – Синең Жораңнан йә булмаса безнең Сержтан кай җире ким?! Артыктыр да әле... Кайсыгызның шундый оригиналь бишмәт кигән егет белән йөргәне бар, ә?..
– Алайса, бәхәс!
– Бәхәс! – дип раслады ул. – Оттырган кешедән бер шешә шампанский!
Уен арасында шаяртып әйтелгән бу бәхәсне Эльвира бәлки оныткан да булыр иде. Әмма эшсезлектән изаланган, лекциядә дә пышы-пышы сөйләшеп утырудан узмаган кызлар исенә төшерде:
– Йә, кайчан свиданиегә чакырасың кавалерыңны?.. Әнә шуннан килеп чыкты да бугай инде. «А» дип әйткәнсең икән, «б»сын да әйтергә тиешсең дип, чаяланып, Эльвира Фәсхинең дәрестән чыгуын көтеп алды.
Күзләрен керфек астына оялчан яшергән булып, башлап сүз кушты:
– Фәсхи, минем бүген кинога ике билетым бар иде. Бик яхшы картина, диләр. Барасың килмиме?
Казанга иң ерак районнарның берсеннән, анда да әле урман уртасына посып утырган бер авылдан килгән Фәсхетдиннең иң йомшак ягы иде шул бу. Үҗәтләнеп һәр дәресне йотып тыңлап, аңа алдан әзерләнеп бару өстенә, ул бер генә яңа спектакльне, фильмны да карамый калмый иде.
Берсүзсез риза булды егет. Кино башланырга ярты сәгать кала очрашырга сүз куештылар.
Егеттән бигрәк үзенең бәхәсе, бу очрашуны иптәш кызлары да карап торачагы турында күбрәк уйлаган Эльвира Фәсхинең колакларына кадәр кызарып китүен дә, аның күзләрендә балкыган соклануны да абайламады, әлбәттә.
Октябрь азаклары иде. Кинотеатр чатында сәгать астына килеп баскан Эльвира курсташы Дамирның озын кара пальтосын, кемнеңдер ак куян бүреген кигән Фәсхинең килеп чыгуын сизми дә калды. Егетнең кыяфәтен тагын бер кат күздән кичергәч, канәгатьләнеп елмая башлаган иде, аягына карагач, иреннәре бердән куырылып килде. Зур ак киез итеккә ялтырап торган очлы башлы галош кидерелгән чүчинкә иде аның аякларыңда.
– Килдеңме? – дип коры гына эндәште кыз.
– Ничек килмисең, Эльвира, – дип җавап кайтарды Фәсхи.
Аның тавышыннан ниндидер якын итү, җылылык аңкып тора иде.
Ни эшләмәк кирәк! Бәхәс бәхәс инде ул. Кыюсызланып торган егетне үзе култыклап алды Эльвира һәм кинотеатр янында әрле-бирле йөреп торучы халык арасына атлады. Их, атламаган булсачы!.. Бер-ике адым үттеләрме-юкмы, каршыга үч иткәндәй Жора белән Серж, ягъни Җәүдәт белән Сергей килеп чыкты. Эльвира янындагы егетне күрүгә, икесенең дә ирен читләрендә кимсетүле елмаю чагылды. Иңсәләре белән юри Фәсхигә бәрелеп, көлешә-көлешә китеп бардылар. Әйтерсең лә Эльвираны күрмәделәр дә. Җир тишегенә керердәй булды кыз. Бәхәстә мондый вариант каралмаган иде ләбаса! Кем белгән аларның нәкъ менә шушы вакытта килеп чыгачакларын.
Эченнән үз-үзен тиргәде ул. Пычагыма кирәк идеме шампанскийлары! Теләсәм, берне түгел, унны алып бирүчеләр бар иде бит.
«Тагын кемнәр генә күрмәс! Ничек тә хәлне төзәтергә кирәк!»
Миеннән шундый уй йөгереп узды, һәм ул теленә килгән беренче сүзләрне ычкындырды:
– Фәсхи, мине бер генә минут көтеп торчы! Иптәш кызыма гына кереп чыгам, – диде дә очраган беренче ишеккә ташланды.
Бауман урамындагы теләсә кайсы йортның ишегалдын биш бармагы кебек белгән кызга икенче як урамга чыгу өчен әллә ни күп вакыт кирәк булмады. Чыкты да иптәш кызлары янына йөгерде.
– И авыл гыйбады! Чүчинкә киеп килмәсә дә бу кадәр оялмас идем, – диде ул, иптәш кызларының көлүенә кушылып. – Ә шулай да бәхәстә мин җиңдем.
Көлеп туйган кызлар шампан шәрабы белән күңел ачып утырыр өчен кемнәрнеңдер квартираларына кайтып киттеләр.
Әнә шул вакыттан Эльвира белән Фәсхетдин арасында салкын битарафлык башланды, һәм ул институт бетереп чыкканчы дәвам итте.
һәм менә көтелмәгән очрашу.
* * *
Сәерсенеп карап утырган директор онытылды. Эльвирочканың телен кытыклап торган бер сорауга җавап аласы килсә дә, ул турыдан-туры сорарга батырчылык итмәде. Ә Фәсхетдин Гарәфетдинович, артык уалып түгелмәсә дә, мөмкин булганча аның хәл-әхвәлен сораштырасы итте.
– Минем хәлләр ал да гөл, калганын үзең бел, – дип, шаяруга күчте Эльвира. – Кайда эшләгәнемне күрдең, башкасын башка җирдә сөйләшсәк тә ярар...
– Башкасы башкачарак булмасмы соң? – дип, шаяртуга шаяру белән җавап кайтарды элекке курсташы.
Әллә үткәннәрне искә төшерүе, әллә сүз уйнатуы гына булды – Эльвира моны аңлый алмады. Үз халәтен дә Фәсхетдингә сиздертәсе килми иде. Уңайсызлыктан котылу өчен, хушлашырга ашыкты.
– Ярый, гафу итегез! Иркенләбрәк күрешербез әле... Студент чаклар турында рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыр идек, – диде ул.
– Әлбәттә, әлбәттә, – дип ризалашты Фәсхетдин Гарәфетдинович. – Чын күңелдән әйтәм, кичен, бәлки, гостиницага керербез. Хатыным белән дә таныштырырмын. Элекке сабакташларымны аның да күрәсе килә. Безнең якларда беренче булуы... Эш бетәрәк үзем кереп алырмын.
* * *
Фәсхинең кергәнен көтеп тормыйча, баш авыртуын сылтау итеп, эштән иртәрәк кайтып китте Эльвира. Күн белән тышланган ишектәге өч йозакны ашыга-ашыга ачып керде дә, чиктән тыш арыганлык тоеп, көзге каршына килеп басты.
Бернигә кирәге булмаса да, иренендәге иннекне кабат тигезләп алды. Карт кызлар яшәүче бүлмәләрдә генә була торган чисталыкка, пөхтәлеккә үртәлеп куйды. Аягындагы туфлиләрен дә салып тормастан, кухняга үтте, саплы эмаль чүмечкә ике йомырка салып, ут өстенә куйды. Чәйнеккә су агызды. Тагын нишләргә инде дигәндәй, ишекле-түрле йөренә башлады. Бер кирәкмәскә урындыкларны күчереп куйды, чит кеше өендәге шикелле, кая барып бәрелергә белмичә изаланды. Аннары ашыкмый гына халатын киде, башмакларын эләктереп алды. Әллә гадәти әйберләргә кагылу шулай тынычлык китерде, әллә кайнап чыккан чәйнекнең сызгыруы тәэсир итте, шунда гына күңеле үз урынына утырган кебек тоелды. Әле бая гына үртәлеп караган бүлмәсенә яңадан күз төшерде. Идәндәге затлы келәмнәр, ялтырап торучы сервант, шкаф, секретерларга карап, талгын бер рәхәтлек кичерүен сизде.
– Бетмәс әле Фәсхиләр!.. Дөнья бер аңа гына терәлеп калмагандыр ла...
Үзенең шушы уйларына канәгать елмаеп куйды ул һәм тагын көзге каршына килеп басты. Күз төпләрендәге, ирен тирәсендәге вак җыерчыкларны күргәч, тагын күңеленә хафа төште.
– Аһ, ныграк борчылып ташладым, ахры. Җитте! Тукта! – дип тынычландырды үз-үзен. – Ленинградта пластик операция ясый торган бик һәйбәт бер хирург бар икән. Кадрлар бүлегендәге Мәдинә берьюлы унбиш яшькә яшәреп кайтты әнә. Шунда барып кайтмый булмас.
Бүлмәгә яңа пешкән чәйнең хуш исе таралды. Пешкән йомыркаларны, күмәч, май, вареньеларны подноска тезеп салды да Эльвира, залга телевизор каршына чыгып утырды.
Экранда ул аеруча яратып, онытылып карый торган «Гаилә бәхете» дигән тапшыруны күрсәтәләр иде.
Флүс ЛАТЫЙФИ, 1986.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар