16+

"Челтәрле бизнес хөкүмәт эшеннән кыенрактыр да әле бәлки..."

Челтәрле бизнес. Юк, сүз челтәр бәйләп сату турында турында бармый. Русчадан “сетевой”ны тәрҗемә иткәч, шундый сүзтезмә килеп чыга. Ул бизнесны челтәрле дип атап буламы? Әйтә алмыйм. Челтәр бит ул нәфис, матур әйбер. Ә бизнесның һәрвакыт берәр караңгы ягы булмый калмый...

"Челтәрле бизнес хөкүмәт эшеннән кыенрактыр да әле бәлки..."

Челтәрле бизнес. Юк, сүз челтәр бәйләп сату турында турында бармый. Русчадан “сетевой”ны тәрҗемә иткәч, шундый сүзтезмә килеп чыга. Ул бизнесны челтәрле дип атап буламы? Әйтә алмыйм. Челтәр бит ул нәфис, матур әйбер. Ә бизнесның һәрвакыт берәр караңгы ягы булмый калмый...

Челтәрле бизнеста уңышка ирешү өчен кешедә берничә төрле сыйфат булырга тиеш. Беренчесе – тырышлык. Тырышмаган кеше бизнес планны берничек тә үти алмаячак. “Диванда утырган килеш 2-3 сәгать телефонда акча эшләргә өйрәтәм”, – дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Һәр өлкәдә дә яхшы хезмәт хакы алыр өчен күп эшләү таләп ителә. Бизнеста бигрәк тә. Челтәрле бизнесның бу яктан бер яхшы ягы бар: син күпме эшләвеңә карап, хезмәт хакы аласың. Иртәнге 8дән – кичке 5кә кадәр офиста утыру таләп ителми. Вакытны үзең бүләсең.

Икенче сыйфат – ул кеше белән аралаша, аны күндерә белү. Ягъни синең товарың башкаларныкына караганда нәрсәсе белән яхшырак, сатып алучыга ул нинди файда китерәчәк – “сетевик” клиентка боларны аңлата белергә тиеш. Ягъни сөйләшә белүгә менеджмент, дипломатия сыйфатлары да өстәлә.

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты доценты, профессор Игорь Кох билгеләп узганча, челтәрле бизнес ул – берәр нинди товар яисә хезмәт күрсәтүне сату ысулы.
– Аның максаты – мөмкин кадәр потенциаль кулланучыларны җәлеп итү һәм алардан товарны таратучы итү. Нәтиҗәдә, ул таратучылар билгеле бер бонуслар ала. Моңа аларның әлеге схемага күпме кеше җәлеп итүе дә йогынты ясый, – ди икътисад өлкәсендә белгеч. Икътисадчы аңлатмасыннан чыгып шуны әйтергә була: бер генә кеше челтәрле бизнеста уңышка ирешә алмый. Ул үзе артыннан башкаларны да тартырга тиеш.

Телевизордан барган рекламаларда хәзер күп очракта танылган артистларны җәлеп итәләр. Бигрәк тә кеше даими куллана торган товарларны халык артисты да, сериаллар аша танылган артистлар да, җырчылар да мактый. Товар сатучылар белә: танылган кешегә ышаныч зуррак. Җырчыга файдасы тигән бит, миңа да зыяны булмас, дип уйлый сатып алучы.

Пандемия вакытында Татарстанда челтәрле бизнес аеруча да чәчәк ата башлады. Сәбәбе бер – бездә челтәрле бизнесларның күбесендә артистлар, җырчылар югары баскычларда тора. Концертлар булмагач эш тә юк. Ә һәр кешенең гаиләсе, кредиты, ипотекасы бар. Һәркемнең ашыйсы килә.

Челтәрле бизнес вәкилләре косметика, өй тирәсендә кулланыла торган химик препаратлар, кайберләре БАДлар да сата. Һәм беләсезме иң кызыгы нәрсә? Кеше коронавируска каршы вакцина ясатырга курка, ә составында нәрсәләр булганын да белмәгән таблеткалар, капсулалар эчүдән курыкмый!

Һәр продукт та начар, берсен дә кулланмагыз. димим. Әмма сәламәтлек белән шаярырга ярамаганын да онытасы түгелдер. Табиблар дәвалый алмаган авыруны БАД дәвалый аламы? Борынгы заманда авыру кешегә тәлинкәгә кара белән дога язып, шул суны эчерә торган булганнар. Хәзер ул заманалар түгел бит инде. БАД организмга “ярдәм” итәргә, витаминнарга баетырга мөмкин. Әмма дәвалану өчен хастаханәгә барырга, ә ябыгу өчен авызны вакытында яба белергә кирәк.

Юрист Диләрә Салихова билгеләп үткәнчә, челтәрле бизнес канун тарафыннан җайга салынмаган. Челтәрле маркетинг кысаларында эшләү исә канунга каршы килми.
– Юридик яктан бу эшмәкәрлек эшенә карый. Физик зат дистрибьютор булып санала, ягъни товар сатып алу, сату белән шөгыльләнә, арадашчы ролен үти.
Хезмәт эшчәнлегеннән аермалы буларак, һәр физик зат мөстәкыйль субъект булып тора һәм, табыш алып, үз эшчәнлеген үзе куркыныч астына куя.
Шуңа бәйле рәвештә, мондый физик зат канунда билгеләнгән тәртиптә, шәхси эшмәкәр, яки җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак теркәлергә тиеш. Моннан тыш аңа салымнар түләргә, товарны кулланучылар алдында җаваплылык тотарга кирәк була, – ди юрист.

Товар сатуга килгәндә, дистрибьютер товарны сатарга яисә сатып алырга хокуклы.
– Дистрибьютерларга билгеле бер суммага товар сату, яки башка таратучыларны (агентларны) җәлеп итүгә килгәндә, бу да шулай ук канунлы, әмма ул документаль беркетелгән булырга тиеш. Ягъни, әгәр сезне телдән генә товар сатып алырга мәҗбүр итсәләр – бу законсыз. Челтәрле маркетинг – төрле хокук мөнәсәбәтләрен берләштергән катлаулы механизм. Әмма барлык мөнәсәбәтләр документаль рәвештә ныгытылырга һәм гамәлдәге кануннарга туры килергә тиеш, – ди Диләрә Салихова.

Бу өлкәдә уңышка ирешкән Чулпан Шакирова челтәрле бизнеска үз аңлатмасын бирде.
– Челтәрле бизнес – бүген бизнесны кертемнәрсез башлауның иң уңышлы юлы. Мин кертемсез бизнес башлауның башка ысулын күрмим. Күпләр челтәрле бизнеска “лохотрон”, “пирамида” дип карый. Беренчедән, “пирамида” белән “сетевой”ның аермасын белмәүчеләр сүзе бу. Икенчедән, ике елдан артык бу өлкәдә шөгыльләнүемнән чыгып әйтәм, бу – һәркемнең кулыннан килә торган эш. Бездә бер блогер, бер артист юк. Инстаграмдагы язылучыларыбыз да нульдән башлап җыелган. Безнең күпчелек партнер авылда яши. Авылда яшәп, челтәрле бизнес белән шөгыльләнә. Булмаслык эш белән кеше ике ел быкырдап утырмый. Берәү дә дөньяга гомерен заяга уздырыр өчен тумаган. Әгәр кеше ике-өч ел буе бу бизнеста кайный икән, димәк, чыннан да аның нәтиҗәсе бар.

Челтәрле бизнесны булмастай эш дип әйтү урынсыз. Һәртөрле сәүдәнең үз кагыйдәсе бар. Бар шундый төр сәүдә: җитештерүче үзенең продукциясен җитештерә, реклама өчен миллиардлар тота, товарын кибетләрдә сата. Ә челтәрле бизнес компанияләре рекламаларга, сәүдә челтәре, аренда, рекламага акча тотмый. Алар үз продукциясен турыдан-туры, рәсми сайтлар аша тарата. Шушы рәсми сайтны халыкка тәкъдим иткән кешеләргә бу компания акча түли. Мин эшләгән компаниядә бизнес ул – товарны арттырып сату түгел, киресенчә, кулланучыларга отышлы алып булу юлын күрсәтү.

Бүген халык “сетевой”ны аңламый, сетевикларны “кеше акчасына баючылар” дип сөйләнә. Аны нәкъ шул бу эшкә бармак очын да тидереп карамаган кеше, диван экспертлары сөйли. Челтәрле бизнеста эш җиңел түгел. Бәлки ул хөкүмәт эшеннән күп тапкырга кыенрактыр да. Әмма монда гарантия бар: син күбрәк эшләгән саен, күбрәк акча аласың. Бу өлкәдә яшь әниләр дә, әбиләр дә, җитәкче урыннарда эшләүчеләр дә эшли. Һәм монда акчаны синең стажыңа, социаль статусыңа карап түләмиләр. Ничек эшлисең – шулай аласың. Бездә, декретта утырганда челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлап, ярты ел эчендә ике кредитыннан котылган партнер да, шул акчасына машина алучылар да, традицион бизнеста мантый алмыйча, безнең компаниягә килеп, зур акча эшләүче эшмәкәр дә бар. Гомерендә чит илгә чыкмаган кызлар беренче тапкыр самолетка утырды, Төркияне, диңгезне күрде. Рәсми килешү нигезендә акча түләнә, без индивидуаль эшмәкәр булып теркәлгән. Моның белән горурланам һәм үземнең дөрес юлда булуымны аңлыйм, – ди ул.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X