16+

Чемпионат кунаклары Татарстанга кире әйләнеп кайта башлады

Тегераннан Казанга туры авиарейс ачылды. Даими рейслар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе яки ял көннәрендә гамәлгә ашырылачак. Очыш вакыты – 3 сәгать 20 минут. Әлегә кадәр Иран туристлары Казанга Мәскәү яки башка шәһәр аша килгән булсалар, хәзер туры рейс ачылгач, аларның очыш вакыты да кыскарган, билет бәяләре дә күпкә очсызга төшә.

Чемпионат кунаклары Татарстанга кире әйләнеп кайта башлады

Тегераннан Казанга туры авиарейс ачылды. Даими рейслар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе яки ял көннәрендә гамәлгә ашырылачак. Очыш вакыты – 3 сәгать 20 минут. Әлегә кадәр Иран туристлары Казанга Мәскәү яки башка шәһәр аша килгән булсалар, хәзер туры рейс ачылгач, аларның очыш вакыты да кыскарган, билет бәяләре дә күпкә очсызга төшә.

Татарстан Туристлык комитетының туристлык продуктын тәкъдим итү бүлеге җитәкчесе Айгөл Балахонцева сүзләренчә, әлеге проект өстендә алар ике ел эшләгән һәм яңа авиарейс ачылу алар өчен мөһим вакыйга булып тора.

– Татарстанның туристлык мөмкинлекләре һәм ресурслары турында Иран телевидениесендә сюжетлар күрсәтелде. Иң популяр массакүләм мәгълүмат чараларына рекламалар бирелде. Иран туроператорларын да республика белән якыннан таныштырдык. Узган елны безгә Ираннан 2 мең турист килде. Быелның беренче ярты елында 6,6 мең турист булып китте. Аларның күбесе футбол буенча дөнья чемпионатына килгән иде. Яңа авиарейс туристларны җәлеп итү өчен генә түгел, уку йортлары белән эшләү, бизнес өлкәсе өчен дә мөһим. Тегеран – Казан рейсы буенча ундүрт кеше килде, аларның күбесе Казан югары уку йортларында укучы студентлар. Яңа рейс аларга очыш вакытын кыскартырга һәм билет бәясенең очсызга алу мөмкинлеген бирде. Элек аларга Казанга килү башка шәһәрдән күчереп утыру белән, ике якка очуны исәпләгәндә, 35-50 мең сумга төшсә, бүген алар билетны 14-15 мең сумга ала ала. Моңарчы юлда тугыз сәгатьләп вакыт киткән булган, ә хәзер нибары өч сәгать ярым вакыт кирәк була, – дип сөйләде ул журналистларга.

Пассажирларның күбесе, Айгөл Балахонцева билгеләп үткәнчә, студентлар иде. Саназ Кәрими Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында магистратурада укый.

– Ике ел буе Казанга Истанбул яки Баку аша килә идем, килә-килә арып бетә идем. Яңа рейс бик җайлы булып чыкты, өч сәгать ярым эчендә килеп җиттем. Казанны бик сагындым, монда ярдәмчел, ачык күңелле кешеләр яши, – ди Саназ.

Казан дәүләт медицина университетында укучы Иран егетләре Казанга Мәскәү аша килеп йөргәннәр.

– Туры рейс булгач, билет бәяләре илле процентка арзанрак чыкты, – диделәр алар.

Казанга беренче рейс белән килүчеләр арасында ике ай элек кенә Казанга футбол буенча дөнья чемпионатына җанатар сыйфатында килгән Ялда Атршади да бар иде.

– Казанны бик ошатып калган идем, әмма кыска вакыт эчендә шәһәрне яхшылап күрергә өлгермәдем. Яңа рейс ачылуын ишеткәч, кабат Казанга килергә булдым. Мин монда ун көн торырга җыенам, бөтен истәлекле урыннар белән танышасым килә, – ди ул.

Фотолар: «Татар-информ»

«Татар-информ»

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/09/02/624831/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading