Гөлшат Мусличич студент вакытта ук чит илдә яшәргә кызыккан булган. Инглиз телен камилләштерү өчен круиз лайнерына эшкә урнаша һәм шунда булачак ире Эдин белән танышып, Черногориягә яшәргә китеп бара.
Бүген алар Европаның иң матур саналган илнең Бар шәһәрендә яши
Эдин – мөселман кешесе. Аның бабасының бабасы төрек булган. Бу илдә мөселманнар шактый икән. Уллары Кәримгә – 5 яшь, кызлары Сафинага әле 2 генә ай.
Гөлшат тумышы белән Әгерҗе районының Яңа авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллы педагогика институтының чит телләр факультетына укырга кереп, инглиз һәм немец телләрен өйрәнә.
– Беренче курсны тәмамлаганда инде минем чит илгә китеп яшисем килә башлады. Ул вакытта Work&Travel (Ворк энд Тревел) программасы ярдәмендә студентлар чит илгә барып эшлиләр, шунда ук телләрен чарлыйлар иде. Теләгем зур булса да, төрле сәбәпләр белән ул кичектерелеп килде. Ниһаять бишенче курсны тәмамлагач, круиз лайнерында эш барлыгы билгеле булды. Ирем Эдин белән дә шунда таныштык. Дүрт елдан соң өйләнешеп, Черногориягә яшәргә киттек, – дип сөйли Гөлшат. – Черногория матур ил һәм ул туристлар арасында бик популяр. Россиядән килеп яшәүчеләр дә күп, аеруча Будва шәһәрендә.
Черногория гражданлыгы булмаган кешегә эш табу авыр. Шулай да миңа очраклы рәвештә генә эш табылды. Машинаның запас частьлары белән сату итә торган Америка компаниясендә бухгалтерия эшләрен алып барам. Эштә фәкать инглизчә генә сөйләшәбез. Бала ялында булгач, хәзер өйдән генә эшлим.
Черногория телен ярты ел эчендә өйрәндем. Аларда төрек сүзләре күп, әйтик, юрган, ястык, кашык. Кашыкны алар, кашика, диләр. Шул ук вакытта сөйләмнәрендә иске славян сүзләре дә бар. Күзләрне – очи, чәчне – коса, диләр. Гаиләдә черногор телендә сөйләшәбез. Улыбыз Кәрим русчаны да яхшы белә.
Мөселманнар күп яшәгәч, монда Ураза, Корбан гаетләрен зурлап билгеләп үтәләр. Бәйрәм көнендә эшкә чыкмыйлар. Өчәр-дүртәр көн сыйланып, табыннар әзерләп, кунакларга йөрешәләр, туганнар, дуслар белән очрашалар.
Бала туу белән дә котлап, зурлап киләләр. Яңа туган бала хөрмәтенә, Аллаһка шөкер итү йөзеннән, гакыйка корбаны чалына. Баланы сөннәтләгәч тә, туйдагы кебек табыннар әзерләп, кунаклар чакырыла. Күзәтүләремнән чыгып әйткәндә, гореф-гадәтләре төрекләрнекенә охшаган. Туйга ике йөз, хәтта өч йөз кеше чакырыла. Туй мәҗлесе тамадалар белән, уеннар уйнап узмый, анда гел бииләр генә. Иң киң таралган бүләк – алтын эшләнмәләр.
Һәр гаиләдә кимендә өч бала. Аларда хәтта: “Бала белән акча беркайчан да җитми”, – дигән әйтем дә бар. Без татарларда балага кырык көн булганчы, аны беркемгә күрсәтмәскә тырышалар, ә монда андый нәрсә юк, беренче көнне үк кунаклар килеп күреп китә. Алардагы гореф-гадәт буенча, баланың чәчен бер яшенә кадәр алмыйлар.
Туганнар үзара бик дус-тату яшиләр, гел очрашып, кунакларга йөрешеп торалар. Бездәге кебек гел эш тә эш дип чапмыйлар. Үз күңелләрен күреп, аралашудан тәм табып яшиләр. Гаиләдә иң хөрмәтле кеше – әни.
Милли ризыклары тәмле, әмма калорияле. Кыздырган каштан, гранат согы, өйдә әзерләнгән сыр, дөге популяр. Ашны сирәк пешерәләр, күп ризык кыздырып әзерләнә. Бәлеш, пироглар пешерү юк, торт кына ашыйлар. Чәйне бик сирәк кенә эчәләр, иртә-кич каһвә эчеп торалар. Әнием белән туганнарым Черногориягә кунакка килгәч, тәмам каһвәдән туеп, чәйне кайчан эчәбез, дип аптырап сорыйлар иде.
Черногориягә килгән кеше иң беренче итеп анда яшәүчеләрнең кычкырып сөйләшүенә игътибар итә. Кунаклар килгәч тә, бөтен өй аларның тавышына күмелә. Өйдә бәләкәй бала булса да, берсеннән-берсе уздырып кычкырып сөйләшәләр.
Туристлар шәһәре булгач, күп кеше сезонлы эштә эшли. Шуңа да эш табу авыр. Эше булмагач, хезмәт хакы да түбән. Россия акчасы белән уртача 30-40 мең сум алалар. Элек хатын-кызлар бөтенләй эшләмәгән, бала карап өйдә генә утырганнар. Аларга пенсия дә түләнми. Ирләре вафат булса, аның пенсиясе хатынына кала.
Хезмәт хакы, пенсияләр Россиядәге кебек булса да, продуктлар бик кыйммәт. Әйтик, бер ипи 70 сум тора.
Җәй көне туристлар күп булганлыктан, юлда икешәр-өчәр сәгать бөкедә утырасың. Таулы җир булгангамы икән, юллар тар итеп ясалган.
Медицина бик начар, белгечләр җитешми. Без шәхси клиникага йөрүне кулайрак күрәбез. Аннары русларны яратып та бетермиләр. Ни өчен дигәндә, Черногориядә отель-рестораннарның күбесе русларныкы. Әмма шулай да черногориялеләр ягымлы, кунакчыл халык.
Комментарийлар