16+

Чипсы рак күзәнәкләрен уятырга мөмкин

Кешенең сәламәтлеге күп очракта дөрес туклануга бәйле, ди табиблар. Чынлап та авыруларның күбесенә зыянлы ризыклар сәбәпче.

Чипсы рак күзәнәкләрен уятырга мөмкин

Кешенең сәламәтлеге күп очракта дөрес туклануга бәйле, ди табиблар. Чынлап та авыруларның күбесенә зыянлы ризыклар сәбәпче.

Бүген дөньяда 340 миллион балада симерү күзәтелә. Шул уңайдан 7-11 яшьлек мәктәп укучылары өчен 1 декабрьдән “ А дан Я га кадәр сәламәт туклану” дип исемләнгән проект эшли башлаячак. Проектның координаторы Валентина Богомолова әйтүенчә, дөрес туклану пропагандалау максатында «Илкүләм  ачык мәктәп» интерактив курсы оештырылачак. Анда мәгариф һәм фән белгечләре, психологлар тупланачак.  Әлеге курс 11 дәресне үз эченә ала. Балаларны җәлеп итү өчен дәресләрдә заманча технологияләр, планшет, гаджетларны да файдаланачаклар. Шул рәвешле балаларны дөрес тукланырга өйрәтәчәкләр. Баксаң, бу проект илнең 28 төбәгендә инде күптән эшли икән. Курслардан соң укучыларның 75 проценты дөрес туклануга күчкән.

Галимнәр кеше сәламәтлеге өчен зыянлы биш ризыкны ачыклаган:
1. Чипсы, фри бәрәңгесе
Калорияле әлеге ризыклар симерүгә генә түгел, кан тамырларындагы холестерин күләмен арттырып атеросклероз, җенси көчсезлек, инсульт, инфаркт авыруларын китереп чыгарырга да мөмкин. Хәтта рак күзәнәкләрен уятуы бар дип ачыклаганнар.  
2. Бургер, хот- доглар
Әлеге ризыкларда ясалма тәмләткечләр күп. Югыйсә, өйдә дә шул ук хот-догны ясарга була. Әмма, кафедагысы тәмлерәк кебек тоела. Барысы да ашыйсы килү теләген китерә торган стабилизаторларга бәйле.
3. Консервлар һәм казылык
Консервларны диетологлар “үле ризык” дип атый. Анда файдалы бер нәрсә дә юк, ә менә “Е”лар, уксус кислотасы, шикәр ярдәмендә ул тәмен саклап калган. Тик болар кеше организмына нык зыян.
4. Тиз әзерләнә торган токмач
Кайнар су салып, биш минутта әзер була торган бәрәңге боламыгы, токмач шулай ук файдасыз ризыкларның берсе.
5. Майонез һәм кетчуп.
Ни файдалы ризыкны да майонез белән кетчуп агуга әйләндерергә мөмкин, дип кисәтә галимнәр. Шуңа да аларны чамасын белеп куллануың  хәерлерәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading