16+

Чират бара – урын юк: балалар бакчасына ничек эләгергә?

Казанда ел саен дистәләгән балалар бакчасы төзелә. Быел гына да башкалабызда 12 бакчаны кулланылышка тапшыралар. Мондый төзелеш башка бер төбәктә дә күзәтелми.Әмма урыннар җитми.

Чират бара – урын юк: балалар бакчасына ничек эләгергә?

Казанда ел саен дистәләгән балалар бакчасы төзелә. Быел гына да башкалабызда 12 бакчаны кулланылышка тапшыралар. Мондый төзелеш башка бер төбәктә дә күзәтелми.Әмма урыннар җитми.

Узган ел Казанда 21023 бала дөньяга килгән. 2017 елда аларның саны – 21,9 мең, ә 2016 елда исә 21 меңне тәшкил иткән. Соңгылары – быел бакчага барырга тиешле балалар. Моңа тагын башка шәһәрләрдән һәм рес­пуб­лика районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән күченеп килүче 15 мең баланы да өстәсәң, балалар бакчаларындагы хәлләрне күз алдына китерү кыен түгел. Бу мәсьәләне шәхси балалар бакчалары да чишә  алмый хәтта.
«Бердәм Россия» сәяси партиясе рәисе кабул итү бүлмәсенә килүчеләр дә балаларны бакчага урнаштыруны өмет итеп килгән иде.

Электрон чиратны бозып кара?!

Ольга Резванова кызы Диана туганнан соң 181нче балалар бакчасына чиратка баскан. Аның өлкән улы да шул бакчага йөри. Кызын да шунда ук йөртергә тели. Бакча узган уку елында өч төркемне чыгарган, көзен өч төркем бала җыелырга тиеш булган. Әмма ул төркемнәрнең берсенә ясле яшендәге балаларны туплаганнар. Нәтиҗәдә, Диана быел бакчага бара алмыйча калган. Резвановларга «Родина» торак комплексында урнашкан балалар бакчасында урын тәкъдим иткәннәр. Әмма ике баланы ике бакчага йөртү физик яктан кыен, ди Ольга. Олы улын да бу бакчага йөртергә тәкъдим иткәннәр. Әмма аңа бакчага бер ел гына йөрергә калганлыктан, ана кеше, балага психологик зыян китерәсем килми, ди.
Казанның Совет районы буенча мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре бүлегенең баш белгече Марина Морозова билгеләп үткәнчә, бакчага электрон чиратны бозып, алда торган балаларны чигендереп, теләгән балага юллама бирү мөмкин эш түгел һәм бу канун тарафыннан да эзәрлекләнә.

– Әни буларак, мин сезне аңлыйм. Әмма сезнең алда булган балаларны да бакчага урнаш­тыру кирәк булачак, – дип аңлата мәгариф учреждениесе вәкиле.
– Ел дәвамында балалар бакчаларында үзгәрешләр булып тора, һәм без моны берничек тә алдан күрә алмыйбыз. Кичен чәй эчеп утырганда, кемдер яңа фатир алып, башка районга күчеп китәргә мөмкин. Без кулдан килгәннең барын да эшлибез, – ди Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Татьяна Багаева.

Ямау ертыкка җитми

Марина Морозова сүзләренчә, Казан балаларын бакча белән тулысынча тәэмин итү мөмкин хәл. Әмма районнардан күченеп килүчеләр хисабына, ул урыннар тула бара.
М.Морозованың Идел буе районындагы хезмәттәше Светлана Мөхетдинова да моның белән килешә.

– Казан районнарының чик­ләре яңа төзелешләр хисабына күченә бара. Мисал өчен, «Кояшлы шәһәр» микрорайонын алыйк. Төзүче компания, эш башлаганда, җиде балалар бакчасы төзергә йөкләмә алды. Ул моны үтәде. Әмма бу бакчалар алты төркемгә яисә аннан да кечерәк итеп эшләнелгән. Белүебезчә, яңа микрорайоннарда фатирларны яшь гаиләләр сатып ала. Ә аларда кимендә ике бала. Аларны кая куярга? Әти-әниләр электрон чиратны «Кояшлы шәһәр»нең күршесендә төзелә торган микрорайонга күчерә. Нәтиҗәдә, яңа микрорайонда фатирлар сатып алучыларның балаларына бакчада урын калмый. Яңа төзелгән бакчалар булган мәсьәләне хәл итә алмый.

Теләп кенә булмый

Урамда йөргәндә, буш җирләрне күреп, менә бит, монда бакча салып куйсалар ни була инде, дип уйлаучы яшь әти-әниләр дә юк түгелдер. Әмма һәр нәрсәнең җае бар дигәндәй, балалар бакчасы төзүнең дә үз кагыйдәләре һәм таләпләре. Мисал өчен, бакчада һәр балага уйнау өчен кимендә 9 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Физик культура белән шөгыльләнү өчен исәп­ләнгән мәйдан да 200 квадрат метрдан ким булмау зарур.

Бинаны төзеп кенә эш бетми. Аның тирәсендәге территория булуын да исәпкә алырга кирәк. Шәһәр үзәгендә алтын бәясендә йөргән җир кишәрлекләрен балалар бакчасының уен мәйданчыклары өчен һәр эшмәкәр дә чыгарып бирергә ашыкмый, билгеле. Шуңа да балаларга да, яшь әниләргә дә сабыр гына чират көтәсе кала инде...

Нәрсә эшләргә?

Балалар бакчасына вакытында эләгү өчен иң элек электрон чиратка басу шарт. Никадәр иртәрәк бассагыз, шул кадәр яхшырак. Икенчедән, ара-тирә электрон чиратны караштырыгыз. Чөнки чиратыгыз килеп җитәргә һәм узып китәргә мөмкин. Балагыз йөрия­чәк бакчага барып, бакча мөдиреннән күпме бала чыгачагын, күпме баланы кабул итәргә планлаштырылуын белешегез.

Лилия ЛОКМАНОВА
Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading