16+

«Чиста балны кешесенә карап танырсыз»

Казанда үткән фермерлар ярминкәсендә үзенчәлекле умартачы белән таныштым.

«Чиста балны кешесенә карап танырсыз»

Казанда үткән фермерлар ярминкәсендә үзенчәлекле умартачы белән таныштым.

Кама Тамагы районы, Келәнче авылында гомер итүче Фәим Хәсәновның фикерләре генә түгел, кәсеп итүе дә кызык тоелды.
Игътибар итсәгез, умартачылар – бик кызыксынучан халык. Күп беләләр, күп сөйлиләр, яңадан-яңа мәгълүматлар туплыйлар, нәрсәдер өйрәнәләр. Бер-берсе белән күрешсәләр дә, бал кортлары турында сөйләшеп, вакыт үткәнен сизми­ләр. Кыс­касы, ике кортчы очрашса, тиз генә аерылып китә алмый. Моның сәбәбе – аларның тормыш фәлсә­фәсен­дә.
Бер күреп кенә кешегә бәя бирү кыен, диләр. Әмма ихласлык ипигә май ягу белән бер. Йә кешедә бар ул, йә – юк. Фәим абый белән сөйләшә башлауга ук, аның эчкерсез булуы җәлеп итте.
Кечкенә генә ярминкә өстәлендә нинди генә бал төрләре юк, нинди генә касәләргә салынмаган. Кәрәзле балларының да төрле күләмдә киселеп, матур савытларга салып куелганнары шактый. Сатып алучыга ниндие кирәк – бар да бар монда.
Фәим абыйның умартачылык эше белән шөгыльләнүе дә күптәннән икән. «Шөгыльләнүем күптәннән, ә менә шушы умартачылыктан килгән табышка гына яши башлавым 1999 елдан. Төгәл 20 ел була икән», – диде ул. Умарталарының баш саны 100дән дә күбрәк еллары булган. Хәзер бераз кимегән – 70-80 тирәсе икән. Үзе әйткәнчә, стартны ул 71 баш умартадан башлап җибәрә.
Умартачы Фәим Хәсәнов, бал күләме быел елдагыча түгел, ди. «Төрле җирдә төрлечә, балның күп җире бар, булмаган урыннар да очрый. Без үзебез күченеп йөрибез. Самара өлкәсенә кадәр барып җиттек. Башта Алексеевск районында карабодайга тукталдык. Быел безнең районда юкә чәчәге вакыты яхшы булды. Юкә урманнары балны ел да бирми. Быел, Аллага шөкер, табышлы ел», – дип сөйли умартачы.
Юкә чәчәк аткан вакытта һава торышының тотрыклы булуын ярата умартачылар. Бу хакта күп кенә кортчылар шатланып сөйләде. Узган ел юкәнең чәчәкләрен яңгырлы җил харап иткән иде. Бал кортларының кайсы якка очуына карап, балның тәме дә, төсе дә үзгәрә шул. «Сатудагы балларның төсе шактый аерыла. Монысы – карарак, икенчесе – сарырак. Әле дә сатып алучылар шундый сорау бирә. Без карабодайда тордык башта. Аннан Татарстанда һава торышы бозылды, әйткәнемчә, Самара өлкәсенә киттек. Казахстан чигенә кадәр җиттек. Алдан ояга карабодай балы эләккән иде, шуның белән кушылып, шундый бал килеп чыкты. Көнбагышныкы, күрәсезме, сап-сары. Ул бераз юньрәк, өч литрын 1100 сумга сатабыз. Чәчәк балларын – 1500 сумнан, юкә балы бөтенләй кыйммәт булды. Быел 2200 сумнан саттык», – дип сөйли Фәим абый.
Кортчылыкта ел дәвамында эш бетмәгәнен яхшы беләбез. Табышны исә җәен генә алалар. Өстәвенә әле ул ел килешенә дә, һава торышына да бәйле. Шулай да, табышка булсын өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк? Бу хакта умартачыдан сорамый кала алмадым. «Балны күбрәк алырга тырышабыз. Күбрәк кәрәзле бал сатабыз. Алучылар күп», – ди ул.
Хәзер бал сатучылар күп. Балның да ниндие генә юк. Чиста бал табуы гына кыен, диләр. Күп кеше белгән кешесеннән генә алырга тырыша. Социаль челтәрләрдә балны танып алуның әллә никадәр серләрен язалар. Тәҗрибәле умартачыга күптәннән борчып торган сорауны да бирмичә кала алмадым: ничек белеп алырга?
– Кемгә ышанасыз, шуңардан бал алыгыз. Шул чиста бал була. Чиста балны кешесенә карап танырсыз инде. Балны хәзер ясарга да өйрәнделәр. Аны ясаучы аерым компания­ләр бар, шәһәрләргә алып килеп саталар. Өстәвенә балга төрле тәмләткечләр кушалар. Ничә ел буе шулар белән көрәшәбез, барыбер сатуларын дәвам итәләр. Халык шулардан ышанып ала.
Фәим абый намазын да калдырмый. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә III курста белем ала. Укуын да, гыйлем алуын да үзем өчен ди. Безгә билгеле булганча, мәдрәсәнең үзендә дә шәкертләрне умартачылык серләренә төшендерәләр әле. Бу аларга киләчәктә бер кәсеп булсын өчен шулай эшләнә. Иманлы, ихлас йөрәкле кешенең кәсебе дә бәрәкәтле һәм хәләл була ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading