Шәһри Казан

Чит әби-бабайларны 16 ел тәрбияләгән Алсу Мөхәммәтҗанова: «Яратмыйча һич тә ярамый»

Чит әби-бабайны бер-ике көнгә генә түгел, дистә еллар үз тәрбиясенә алган кешеләр бар. Акча түләп торсалар да, карт-корыны көйләү җиңел эш түгел икәнен беләбез.

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында 16 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшләүче Алсу Мөхәммәтҗанова белән таныштык. Әбиләрен сөйләп туя алмый, башкарган эшеннән канәгать...

Мөлаем йөзле Алсу ханым үзе дә Күгәрчен авылыннан. Шушында үзенең насыйп ярын табып, тормышка чыккан. Ире Фәйзенур белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Олылары инде шәһәргә укырга чыгып киткән. Шушы еллар эчендә Алсу социаль хезмәткәр буларак алты әби-бабайны үз тәрбиясенә алган.

– Шушы авылныкылар алар. Әбиләр дә мине бик ярата, мин дә аларны бик хөрмәт итәм. Кәгазьдәгечә генә карамыйбыз. Нәрсә әйт­сәләр, шуны эшлибез. Бер бабаема өч көн рәттән бәрәңгесен алырга бардым. Бәрәңге алырга ярамый, дип утыра алмыйсың. Документта кушканны гына үтәсәң, авыл җирендә эшләп булмыйдыр ул. Без бит шәһәрчә яшәмибез, бар да авылча. Әбиең авырып та китәргә мөмкин. Эшли алмыйм дисәләр дә, хәле булганда, азрак бәрәңгесен дә утыртасылары килә шул. Бер әбиемә 15  октябрьдә 95 яшь тула – бер бакча бәрәңгене икәүләп утырттык. Кай­чак гаиләбез белән дә барып эшлибез. Җәй буе әбиләр белән бакча утыйбыз. Һәрберсенең бәрәңге бакчаларын агулыйм. Аннары көз җиткәч, бергәләп алабыз. Әле дә хәтерлим, 95 яшьлек әбинең бәрәңгесен базына көянтәләп сала идек. Аннары шуны икенче җәй буе чыгарып бетерә идек. Барган саен дүрт-биш чиләк бәрәңгене алабыз, ул аны бөтен кешегә тарата, – дип сөйли Алсу.

Яратып башкаргач, эшенең дә авырлыгы сизелми аңа. Тик менә әлеге дә баягы документ эше генә арткан. Язып барырга вакытлары калмый. Айлык-атналык планнар төзү, әбиләргә журнал тутырып, алардан кул куйдырту, чеклар җыеп бару кебек мәшәкатьләр күбәйгән.
Әбиләргә график белән генә барасы хәзер. Кайсысының хезмәте күбрәк, шулкадәр ешрак булышасы. Кемгә өч тапкыр, олыракларга дүрт тапкыр барып хәл белешәсе. Тик менә барысы да документтагыча гына түгел. Олы кеше чирләп тә торырга мөмкин. Графикта булмаса да, шимбә-ял көнне дә баралар. Ипиләрен дә алып кайталар.

Реклама

– Язын өйләрен юабыз. Чис­та булгач, үзебезгә барып керүе күңелле. 95 яшьлек әбием Яңа ел ялларында чирләде. Бер көн дә калмыйча бардым. Бәйрәм дип утырып булмый. Һәр көнне барып, даруын эчерттем. Алар инде хәзер ялгыш-йолгыш та сөйләшәләр. Хәлен белеп китсәң дә, кемгәдер, Алсу  килгәне юк әле, дип сөйләгән, – ди ул, елмаеп.
Әбиләр белән уртак тел ничек табасыз, дип тә сорамыйча кала алмыйм Алсудан.

– Әбиләремә гел, ярар, дим. Алар хәзер үз әбиләрем шикелле. Мин аларның кызлары кебек – көтеп торалар, серләрен сөйлиләр. Аларга кырыс та булып булмый. Алар безнең җитәкчеләр, каршы да килә алмыйсың. Җомга көнне, хәер булсын дип, пешергән ризыкларымны илтәм. Өлкәннәр көнендә һәрбер әбине котлап чыгам. Йә коймагын, йә Казан кабартмасы пешереп алып барам. Бакчада чәчәкләр күп үсә, һәрберсенә өләшәм. Дөресен генә әйткәндә, күп тә кирәкми аларга. Азрак игътибар, җылылык та җитә.  Сыер савылган вакыт булса, берәр литр сөт алып барам. Аннан туган көннәрендә котлыйм. Әздән дә күңел  була, – дип сөйли Алсу Мөхәммәтҗанова.  

Ул карый торган өч әбинең бернинди якыннары юк. 95 яшьлек Минхәят апа,  1 октябрьдә 89ы тулган Рабига апа, 66 яшьлек Гөлсинә апаның карап торганнары Алсу гына.  Калган әби-бабайларның балалары кайткалап йөри. Алар да булыша. Тик алар көн дә янәшәдә түгел.
Балалар акылы керә башлаган өлкәннәрнең энәләрен кабарткан чаклары була торгандыр. Аларны көйләмичә генә булмый. Аннан, ихлас булмасаң да, мондый эштә эшләп булмый торгандыр. «Җайларыннан гына торып эшлибез, бер конфликтка керсәң булмый ул. Бер тавышлансаң, башка барасы да килми башлый. Әбиләр белән алай эшләргә ярамый. Күңелләре сабыйларныкы кебек аларның.  Авылда ике социаль хезмәткәр идек. Фәүзия апа пенсиягә чыкты, эштән китте. Ә аның урынына керүче юк, куркалар.  Документ тутыру да куркыта. Эш – җаваплы. Әбиләрне карарга да укыталар хәзер. Әле яңарак кына 10 көн укып кайттым», – дип сөйли Алсу.

Балык Бистәсе районы буенча бүген 35 социаль хезмәткәр эшли. Алар барлыгы 191 олы яшьтәге инвалидларны һәм ялгыз карчыкларны тәрбияләүдә хезмәт куя. Алсу Мөхәммәтҗанова исә авыл җирендә эшле булганына да, үз авылында яшәгәненә дә сөенеп эшли. Бүген алар авылның тотрыклы үсеше программасы буенча өй салалар. Хөкүмәткә һәм Президентка рәхмәтләрне җиткерергә куштылар.

Үзләре дә әзер-бәзерне көтеп утыра торганнардан түгел. Абзар тутырып малын да асрыйлар, җәй көне иртәнге 3тә җиләк җыеп, җиләген саталар. Бик арып киткән чакларында 4 яшьлек кызлары Нәфисә дә тик утыртмый аларны. Гел шулай хәрәкәттә булырга туры килә. Әби-бабайлар, кечкенә балалар булганда бигрәк тә. Балалар да шуны  күреп үсә. «Иптәшемнең әтисе-әнисе исән түгел. Үз әнием вафат булганга – 6 ел. Каенанам белән  аралары 45 кенә көн, бер елда вафат булдылар. Әтием исән. Ул – безне, без аны сагынып көтеп торабыз. Шушы авылда өске урамда гына яши. Әти дә, кечкенә кыз булгач, хәзер ешрак килә», – ди Алсу.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: