16+

Чормага күгәрчен ашатырга менә күрмә...

Казанның Авиатөзелеш районында 16 яше тулмаган бер кыз бала, таныш түгел ир кешегә ияреп, Побежимов урамындагы йортның чормасына күтәрелгән. Бу очрак ни белән тәмамланган соң?

Казанның Авиатөзелеш районында 16 яше тулмаган бер кыз бала, таныш түгел ир кешегә ияреп, Побежимов урамындагы йортның чормасына күтәрелгән. Бу очрак ни белән тәмамланган соң?

– Теге ир кеше кыз балага карата интим мөнәсәбәтле гамәлләр кылган, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе Илгиз Хәмитов.
Республикада ел башыннан 213 көчләү очрагы теркәлгән, көчләүчеләрнең барысы да ачыкланган. Казанда төрле вакытларда 65 кешене көчләгән маньяк Шутовны да эләктереп, «тимер читлеккә» япканнар. Узган ел җәмәгатьчелектә зур шау-шу куптарган тагын берничә җинаять очрагы фаш ителгән. Яшел Үзән районында Украинаның балигъ булмаган яшьтәге кызын көчләүче табылган. Казан дәүләт казна дары заводы янындагы урманда бер хатын-кызны көчләгән ир тотылган.
Аккош күле урманында бер ир ике хатын-кызга ташланып, шуларның берсен көчләгән иде. Әлеге җинаятьченең дә эзенә төшеп эләктергәннәр.

– Балалар һәм үсмерләр таныш түгел кеше конфет, печенье яки башка төрле ризык бирсә, һичбер вакытта алмасын. Песи баласы, көчек, күгәрчен ашатабыз, матур кино карыйбыз, кебек сүзләргә алданып ияреп китмәсен. Ата-аналар бу турыда көн саен кисәтсен иде. Мәктәпкә озату һәм каршы алу да зыян түгел, – дип киңәш бирде полиция полковнигы Илгиз Хәмитов.
Ел башыннан 2996 мошенниклык очрагы теркәлгән, шуның әлегә 807се генә фаш ителгән.
– Кешеләр «туганыгыз авариягә эләкте», «банк картагыз томаланды», «арзанга яхшы дару сатам» рәвешле шалтыратуларга һич ышанмасын, акча күчермәсен иде, – дип кисәтте идарә җитәкчесе урынбасары – полиция полковнигы Михаил Синцов.
Татарстанда быелгы җинаятьләр очракларының 61 проценттан артыгы ачылган.
Идарә җитәкчесе урынбасары Тимур Шакирҗанов әйтүенчә, кеше үтерүчеләрнең – 98,1 проценты, белә торып, кеше сәламәтлегенә зыян салучыларның – 99 проценты, кеше талаучыларның 91, 6 проценты тотылган.

– Җинаятьчеләр һөҗүменә юлыккансыз яки машинагызны, өйдәге башка әйберләрне урлаганнар икән, кичекмәстән, полициягә хәбәр бирегез, – диде ул.
Республикада быел хәбәрсез «югалган» 218 кешенең 185е табылган.
– Кайбер кеше хәтере какшап, кайберсе гаиләдә килеп туган низагтан әйтми-нитми чыгып китә. Мондый очракта шунда ук полициягә мөрәҗәгать итегез. Югалган кешене өч көннән соң, бер атнадан соң, ун көннән соң эзләү башлана, дигән «кагыйдә» юк. Гариза керүгә үк, югалган кешене эзләү башлана, – дип аңлатты Илгиз Хәмитов.

Җинаятьләрне эзләү бүлекләре РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) коллегиясе тарафыннан 1918 елның 5 октябрендә оештырылган.
– Зур юбилеебыз уңаеннан барлык хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны котлыйбыз! Татарстанда икътисади хәл тотрыклы, шунлыктан җинаятьләр саны кими бара. Ләкин җинаятьләрне эзләү бүлекләрендә хезмәт итүчеләр еш кына шимбә-якшәмбедә дә, төннәрен дә эштә. Хезмәткәрләребезнең гаиләләренә сәламәтлек һәм безнең эшнең нечкәлеген аңлап, сабырлык телим, – дип йомгаклады идарә җитәкчесе Илгиз Хәмитов матбугат конференциясен.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading