"Кеше һәрчак ашый, үрчи һәм үлә”, - дигән иде бер чыгышында Казан мэры Илсур Метшин. Бу чылбырның барысында да кешедән калдык кала, ягъни чүп. Аны кая итәргә, ничек эшкәртергә, бу эш белән кем шөгыльләнергә тиеш? Әлеге сораулар елга берничә тапкыр яңгырый. Хәзер, кар эреп, кояш карый башлаганнан соң чүп җыю тагын да актуальләшә. Шул исәптән, авыл җирлекләрендә дә.
Проблемалар
Әлеге сорауга җавапны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары инде күптәннән эзли. Чөнки депутатлар чыгарган законнар нигезендә башкарма хакимият эш итә, без дә шул кануннар буенча яшибез. Менә алар тагын шул мәсьәләне күтәрде. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин калдыкларга бәйле законнарда “бушлыклар” шактый күп дигән фикердә.
“Проблемалар контейнер мәйданчыкларыннан алып, федераль дәрәҗәдәге законнарга кадәр барып җитә. Бер төбәкнең генә тавышы бик ишетелми. Шуңа без башкаларның да тәҗрибәләрен өйрәндек. Үзебезнең округтагы төбәкләр безгә теләктәшлек белдерде. Аның нигезендә, федераль законнарга үзгәрешләр һәм норматив базаларга кагылышлы, Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләячәкбез”, - ди Александр Тыгин.
Билгеле булганча, каты коммуналь калдыклар белән эшләр Татарстанда 2000 нче елларда башланган иде. Шул елларда районнарда калдыклар өчен 30 дан артык полигон төзү программасы кабул ителде. Тик полигоннар да төпсез түгел. Шул вакыт эчендә тулырга да өлгергән. Мәсьәлә шуның белән дә кискенләшә һәм реформа таләп итә.
“Хәзерге вакытта безнең республикада ике оператор эшли. Аның берсе көнчыгышта, икенчесе көнбатышта. Берсендә 22 район, икенчесенә 21 район бирелгән. Аларга кадәр чүп җыю белән кече һәм урта бизнес вәкилләре шөгыльләнә иде. Төбәк операторлары килгәннән соң, алар читтә калды, чөнки операторлар аларны көндәш күрде. Монысы бер проблема булса, икенче проблема җыелган калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнә торган оешмалар булмауда”, - дип ассызыклады Азат Хамаев.
“Урамда сугыша идек”
Калдыкны җыю проблемасын акрынлап булса да җайга сала башладык төсле. Чүп контейнерлары тирәсе дә инде чагыштырмача чиста диярлек. Авылларда да, җирле үзидарә һәм авыл халкы мөмкинлегеннән чыгып, чүпләрне махсус машина белән җыялар.
Чүпләрне аерым җыюга килсәк, Александр әфәнде бу реаль әйбер, әмма бик чыгымлы, ди.
“Күз алдыгызга китерегез, ишегалдында ун төрле контейнер тора. Аларны җыярга ике мусор җыя торган машина йөрсә, чыгымнар күпмегә артачак? Халык болай да чүп чыгару бездә кыйммәтрәк дип саный. Кайбер ирләрдә технологияләр алга киткән һәм чүпне аерып җыю кирәкми, диләр. Алар калдыкларны аерып җыю үзәкләрендә эшкәртә”, - дип мисал китерде Тыгин.
Закондагы “тишек”ләргә килсәк, алар шактый җыела. Биокалдыклар, шул ук бәрәңге кабыгын шәһәр халкы кая итәргә тиеш?
“Бер тарифта да бу компослар күрсәтелмәгән. Ул калдыкларны нишләтергә? Казып күмсәң, ул чери һәм газ бүлеп чыгара башлый. Германиядә компос ясыйлар һәм шәһәрләрдәге газоннарга тоталар. Әмма немецлар да, штрафларга да карамастан, чүпне тулысынча аерып җыймый. Хәтта немецлар да әле моңа ирешә алмаган”, - ди Александр Тыгин.
Азат Хамаев бу уңайдан балачагын искә төшерде.
“Бала вакытта кәгазь, металл, сөяк, чүпрәк тапшыру өчен күршеләр белән сугыша идек. Ул вакытта система бар иде. Хәзер шул система юк. Эшләргә теләүчеләрне куып чыгардылар. Хәзер калдыклар чыгару буенча операторлар килде һәм күрсәтмәгән хезмәтләре өчен дә акча сорый. Пандемия вакытында эшләмәгән оешмалар, рестораннар алар белән судлаша. Кайбер очракларда суд аларны яклап та чыга. Булмаган чүп, күрсәтмәгән хезмәт өчен ничек акча сорарга була? Бөтен проблема кешеләрдә. Нинди генә закон язсак та, ул закон гына булып калуы бар”, - дигән фикердә Азат әфәнде.
Нинди бизмәннәрдә үлчәргә?
Чүпкә кагылышлы тагын бер проблема — тарифлар һәм аны исәпкә алу. Әлегә кадәр калдыкларны бәяләү нормативлары билгеләнмәгән. Аның авырлыгыннан чыгыпмы, күләменнәнме? Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бар нәрсәне дә махсус җиһазлар белән үлчиләр, ләбаса.
Комментарийлар