Татарстанның экология хәрәкәтләренең һәм иҗтимагый оешмаларының киләсе җәйгә планнары инде әзер.
– «Экология» илкүләм проект кысаларындагы барлык эшләрне дә Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлыйбыз, – диде республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин матбугат конференциясендә.
Узган ел республика аша аккан зур елгаларның, гомум исәптә 68 чакрым яр буйлары җыештырылган, әлеге өмәләргә 54 мең кеше килгән.
– Язгы һәм көзге өмәләрдә 1 миллион 200 меңнән артык кеше катнаша. Республикада 1 апрельдән янә санитар чаралар старт ала. Татарстанның чисталыгы һәм матурлыгы үзебез өчен. Табигатькә мәхәббәтне яшьтән тәрбияләүне күздә тотып, Экология министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә 103 эко-үзәк оештырды инде. Экология министрлыгы табигатьне саклау чараларында актив катнашучы мәктәпләргә метеостанцияләр һәм лабораторияләр бүләк итә.
Экология министрлыгы шулай ук экология дәреслекләре дә бастыртып, мәктәпләргә тарата, – диде Дамир Вәлиуллин.
«Будет чисто» экология хәрәкәтенә биш ел тулды. Аның җитәкчесе Диләрә Сатикова сөенеп сөйләгәнчә, яшьләр өчен оештырылган экология хәрәкәтенә өлкәннәр дә бик теләп кушылган. Республикада 23-25 апрельдә «Экодулкын» («Эковолна») конференциясе үткәрелә, ә 13 апрельдән 15 майга кадәр барачак онлайн экоквест Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. «Минем экоҗәй» («Мое эколето») шигарендә июль-август айларында мәктәп укучыларыннан эколагерьлар туплана.
– Шарларны һәм утлы кытай фонарьларын күккә җибәрү гадәтеннән баш тартсак иде, чөнки болар табигать өчен зарарлы, – дип үтенде Диләрә Сатикова.
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасы төбәк бүлегенең рәисе урынбасары Андрей Агарков таныштырганча, географлар Татарстандагы табигать һәйкәлләренең, елгаларның һәм чишмәләрнең, табигать тыюлыкларының картасын төзегән. Казанда һәм Чаллыда җәй айларында география фестивальләре булачак. «Будет чисто» экология хәрәкәте һәм География җәмгыяте эш-планнарын аларның интернет-сайтларыннан карарга мөмкин.
«Яшь натуралист» проекты әйдаманы Дмитрий Сидоров чыгышы мәктәп елларымны искә төшерде. Безнең дә «натуралист» күкрәк тамгасы тагып йөргән чаклар бар иде бит, әй.
– «Яшь натуралист» хәрәкәте оешканга – 100 ел, ул элекке СССРда иң күп әгъзалы хәрәкәт булган. Татарстанда әлеге хәрәкәтне кабаттан торгызабыз. Республикада 146 мәктәптә «Яшь натуралист» түгәрәге бар инде. Элеккеге кебек күкрәк тамгасы да бирелә, ә табигатьне саклау чараларында актив катнашучы укучыларга рюкзак та бүләк ителә, – диде Дмитрий Сидоров.
Комментарийлар