Әлеге бәеттә Алабуга хакиме Сәүгән хан белән Казан ханы Олуг Мөхәммәднең кардәшләр булуы хакында сөйләнә, кайбер тарихи вакыйгалар тасвирлана. Күргәнебезчә, биредә гомер кичергән татар халкы язмышының аянычлы яклары да телгә алына. Х-ХI гасырлар арасында барлыкка килгән Алабуга белән бәйле бик күп вакыйгаларның тагын бер шаһиты – Чулман елгасы ярының биек тау башында торган түгәрәк манара. «Шайтан каласы»ның исән калган әлеге ныгытма крепосте Идел буе Болгарының чәчәк атуын һәм җимерелүен, татар-монгол һәм Аксак Тимер яуларын күргән. Тагын да тирәнгәрәк чумсак, без биредә борынгы Гелон шәһәре булганын, V йөздә скифларны куып килгән фарсы патшасы Истаспның «Шайтан шәһәрчеге»н яндырып китүен дә белә алабыз. Аннан соң аны болгарлар торгызып, Бряхимов (Ибраһим) шәһәрен нигезлиләр. Кыскасы, бу җирлек – тарихка бай, ул әле тулысынча өйрәнелмәгән. Күпләгән атаклы кешеләре, данлы тарихы булуы өстенә, Алабуга бәлки дәвер катламнары астында басылып, шанлы үткәнне хәтерләткән тарихи урын гына булып калыр иде. Бу хакта искәртүче ныгытма-крепость һәм XII гасырда төзелгән сигез манаралы мәчет хәрабәләре бар. Әмма берничә тапкыр исемен алмаштырып, бер төрле фараз буенча, борынгы төркиләрнең «Ала» (усал яки чуар) һәм «буга» (үгез) сүзләрен кушып ясалган атама алган шәһәрнең кабат күтәрелеп китүенә, аның даны таралуга сәбәпче – әлеге дә баягы кара алтын. Хәер, анда бит атаклы шәхесләр яшәгән, күренекле әдипләр, галимнәр, маршаллар килеп киткән, диярләр. Әмма кара алтын табучылар килеп кенә китмәгән, аларның тырышлыгы белән яңа шәһәр үсеп чыккан, йөзләрчә кешегә эш урыннары, мәктәп-хастаханәләр, тигез юллар, башка тормыш-көнкүреш объектлары – болар барысы да нефтьчеләр тырышлыгы белән пәйда булган.
Сәйтәктән башланган нефть юлы
Алда бәеттән Сәйтәк авылына кагылышлы юлларны язып китүем юкка гына түгел. Трактор чанасына утырып, карлы юлдан бораулаучыларның килүе әлеге авыл халкы өчен зур вакыйга була. Биредә 1938 елда ук разведка эшләре алып барыла, 1951 елда бораулау эшләре башланып китә. Моңарчы инде 14 скважина бораулана, әмма нәтиҗәгә ирешелми. «Бусында да булмаса, Кытайга китәбез», – дип тә шаярта кайбер усал теллесе. Әмма анда ук китәргә туры килми, 1955 елда Сәйтәк авылы янындагы скважинадан нефтьле керн – тау токымы күтәрелә. Шулай итеп, Бондюг нефть ятмасына юл ачыла. Тагын өч елдан Беренче май ятмасыннан кара алтын табыла башлый, бераз соңрак елганың сул ягында Алабуга ятмасыннан фонтан атыла. Бу ел тарихка «Прикамнефть» идарәсе барлыкка килү белән кереп кала.
Нефть таба башлау шәһәргә генә түгел, тирә-яктагы авылларга да йогынты ясый. Шул чорда яшәгәннәрнең истәлекләреннән күренгәнчә, колхозларда «трудодень»га эшләүчеләр бу вакыйганы яхшыга юрый, тормышның үзгәрәчәгенә өмет баглый. Нефть-газ чыгару идарәсе барлыкка килү авыл халкының бер өлешен эш белән тәэмин итә, нефтьчеләр өчен авылга азык-төлек китерелә башлый. Өлкәнрәкләр, ялгыз әбиләр кара алтын табучыларны яшәргә өйләренә кертеп булса да азмы-күпме файда ала. Сәйтәк янында беренче нефть фонтанын аттырган скважина бу якларга яшәү дәрте, киләчәккә өмет алып килә. Ә аңа хәтле, әле 1956 елда ук, Татарстан нефть табу күләме буенча Әзәрбайҗан, Башкортстан, Куйбышевны (Самара) узып китеп, беренчелеккә чыга. Совет чорының парадокслыгына бер мисал – ил буенча беренче, ә авылларда халык «трудодень»га эшли...
Кама буенда нефть табу үзенчәлеге
«Прикамнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Андрей Анатольевич ЛАПТЕВ 60 еллык юбилей уңаеннан эшләнгән эшләр һәм аның тарихы турында кайбер кызыклы вакыйгаларны сөйләде.
– Башкалардан аермалы буларак, безнең идарә Алабуга атамасына бәйләнмәгән. Ә төп үзенчәлек, әлбәттә, нефть табу эшләренең Кама елгасы акваториясендә алып барылуы. Түбән Кама ГЭСы төзелгәнче ул әле бик зур булмый, аннан соң кайбер объектлар су баскан территориягә эләгә. Шул сәбәпле, әлеге объектларны өскә күтәрү буенча искиткеч зур эшләр эшләнгән: дамбалар, утраулар төзелгән, скважиналар 16 метр чамасы өскә күтәрелгән. Бу зонага бик зур территория керә, анда берничә авыл су астында калган. Әлеге эшләр кинәттән генә башкарылмый, алдан ук хәстәре күрелә, нефтьчеләр су күтәрелгәнгә әзер була. Әүвәл нефть бары тик коры җирдә генә табылган, хәзер су эчендә дә эшләр алып барыла, әмма бу төп өлешне алып тормый.
– Киләчәктә су төбеннән нефть чыгару өчен яңа скважиналар бораулау күздә тотылмыймы?
– Әлеге утрау-дамбалардан ликвидацияләнгән скважиналарга яннан торба тоташтырырга була, бүгенге технологияләр мондый мөмкинлек бирә, тәҗрибә бар. Ягъни элек борауланган скважиналар аша кереп, читкә берничә километрга китеп була, Кама астында әле нефть бар.
«Прикамнефть»нең эшчәнлек территориясе – «Татнефть»тә иң киң җәелгәннәрнең берсе. Бер ноктадан икенчесенә хәтле булган ара 150-200 чакрымга хәтле җитә, моны Әлмәт яки Лениногорск белән чагыштырып булмый. Эшнең уңышы – оперативлыкка бәйле, кирәкле вакытта ул җирдә кеше булырга тиеш. Ә 150 чакрымны йөреп бетеп булмый, шуңа күрә, мәсәлән, Салагышта кунакханә дә бар, кайберәүләр шунда күчеп китеп эшли. Нефть ятмалары бик күп, ләкин алар бик зур түгел һәм сибелгән.
– Алабуга революциягә хәтле электр кергән ун шәһәр исемлегендә булган, атаклы сәүдәгәрләр яшәгәнлеге мәгълүм – ул хәлле сәүдәгәрләр шәһәре булган. Аны бүген нефтьчеләр шәһәре дип әйтеп буламы?
– Алай дип әйтеп булмый, чөнки «Алабуга» махсус икътисади зонасы төзелү белән, халыкның күпчелеге шунда эшли башлады. Ләкин «Татнефть» акционерлык җәмгыяте кебек шәһәр үсешенә зур өлеш кертүче башка оешма юк. Шәһәрнең яңа өлеше тулысынча нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән, алар Алабугага яңа сулыш бирүчеләр. Кама буе нефтен чыгаручы идарәдә бүген халык күп түгел, 500дән чак кына күбрәк эшче бар, кайчандыр бу сан 1000гә җитә иде. Әлбәттә, алар нефть тармагыннан китмәде, бары тик башка структурага – сервис компанияләренә күчте.
Идарәдә эшләүчеләр саны кимү «Татнефть» җәмгыятендә кайбер үзгәрешләр белән бәйле. Ягъни цехларның бер өлеше нефть-газ табу идарәсеннән чыга һәм үз юнәлешендә үзбаш булып эшләвен дәвам итә. Болай эшләү нәтиҗәлерәк, чөнки һәркем үз эше белән генә мәшгуль. Мондый шартларда эшләве җиңелрәк, һәрбер эшне үз остасы булганнар башкарырга тиеш. Идарәнең төп максаты нефть табу икән, ул башка өлкәләргә тыгылмыйча, төп юнәлештә генә хезмәт куя.
– Нефть тагын күпмегә җитәр дип фаразлана? Аны гел бетәр, диләр.
– Бер геолог сүзләре белән әйтсәк: җир катламнарын космос белән чагыштырып була, аны күпме генә өйрәнсәң дә, тулысынча өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. 2015-2016 елларда нефть табу өлкәсендә мәшәкатьләр булса да, бүген без аның күләмен арттыра барабыз, запаслар табылды. «Татнефть» бүген амбициоз максатлар куя, элегрәк «2030 программасы» турында әйтергә дә кыенсыныр идек, хәзер исә бу план үтәлде, әле 20нче ел да җитмәгән.
– «Алабуга» зонасыннан тыш, янәшәдә Чаллы, Түбән Кама кебек сәнәгать үзәкләре булуның да йогынтысы юк түгелдер, халыкның сайлау мөмкинлеге бар.
– Кадрлар агымы күзәтелми, әмма сайлау мөмкинлеге бар. Башка җиргә китүчеләр бар, бәлки анда эшләргә җиңелрәк дип уйлыйлардыр, әмма яңадан кайтырга теләүчеләр дә күп. Мин Баулыда туып-үстем, анда язмышын нефть белән бәйләмәгән гаиләләр юк диярлек. Биредә дә андый династияләр бар, әмма чагыштырмача күп түгел. «Прикамнефть»тә күпчелек килгән халык хезмәт куя. Аннан соң, махсус уку йорты булмавы да үзен сиздерә, техник кадрларга кытлык бар. Бу, әлбәттә, бездә генә түгел, кадрлар, технарьлар – алтын бәһасенә тиң. Әлеге уңайдан «Татнефть»нең махсус программасы эшли. Быелгы юбилейга әзерлек барышында без «Прикамнефть балалары» дигән проект эшләдек, аның максаты – яшь буында нефть тармагына карата кызыксыну уяту иде. Төрле конкурслар оештырылды, мәктәпләр белән күп эшләр башкарылды, нефтьчеләргә багышланган видеороликлар конкурсында хәтта медицина көллияте дә катнашты. Җиңүчеләргә бик яхшы призлар тапшырылды, шигырьләр-рәсемнәр тупланган китап басылып чыкты.
Әлеге конкурс шәһәрдә машина төзүчеләр һәм махсус икътисади зонада эшләүчеләр генә түгел, ә нефтьчеләр дә барлыгын үсеп килүче буынга җиткерү, бу эш белән таныштыру максаты белән оештырылган. Рәсемнәр, шигырьләр, хәтта әкиятләр дә бар, шуларның берсе – физик мөмкинлекләре чикләнгән малай тарафыннан язылган. Әлеге конкурста әти-әнисе бу тармакта эшләмәгән балалар да теләп катнашкан, юбилейга багышлап ясалган баннерларга да әлеге эшләр урнаштырылган. Олы бәйрәмгә бер ел дәвамында әзерлек барышында балалар игътибары күп чараларга җәлеп ителгән: профессиональ осталык конкурсы, төрле җайланмалар һәм техника күргәзмәләре. «Балаларның эш кораллары белән танышу, задвижка-краннарны борып карау мөмкинлеге дә бар иде һәм аларга бик ошады, кызыксыну уятты, – ди идарә башлыгы. – Скважиналарга бара торган махсус катерларга утыру, мәсәлән, аны тагын кайда күрәсең?»
Комментарийлар