16+

Чуваш милләтеннән булган Вера Юнусова: «Татар телен белү миңа бик нык ярдәм итте»

Мари, удмурт, чуваш милләтеннән булып татар телен үзләштергән, аны кайбер татарлардан да яхшырак белгән кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе – чуваш милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Вера Юнусова.

Чуваш милләтеннән булган Вера Юнусова: «Татар телен белү миңа бик нык ярдәм итте»

Мари, удмурт, чуваш милләтеннән булып татар телен үзләштергән, аны кайбер татарлардан да яхшырак белгән кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе – чуваш милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Вера Юнусова.

Тумышы белән ул Аксубай районыннан, озак еллар Түбән Кама шәһәрендә эшләгән, хәзер Казанда яши. Исем-фамилиясен әйтмәгән булса, мин аны татар кешесе дип тә уйлаган булыр идем. Татарча бик матур сөйләшә.
 
– Татар телен безнең әни-әтиләр дә, әби-бабайлар да белә иде. Татарлар белән бер колхозда эшләделәр, бергә урман кистеләр, бергә печән чаптылар. Татарлар белән чувашлар бик тату яшәде. Без дә татарчаны бала вакытта ук өйрәндек. Күрше авыл кызлары белән җиләк җыярга йөрдек. Янәшәңдә шул телдә сөйләшүчеләр булганда, аны тизрәк өйрәнәсең. Казанга укырга килгәч, трамвайда үз телебездә сөйләшкәннәрен ишетеп: «Тырылдамагыз әле», – дип кисәтү ясыйлар иде. Менә шундый вакытлар да булды бит. Ә без татар, чуваш авылларыннан килгән балалар русчаны начар белдек. Аннары мин Түбән Кама район администрациясендә мәдәният бүлегендә эшләдем. Эшем буенча татар телен белү миңа бик нык ярдәм итте. Җитәкчеләр янына кергәч, татар булсалар, алар белән үз телләрендә сөйләшә идем. Шунда ук сиңа карата кешедә хөрмәт уяна, чөнки син алар телендә сөйләшәсең, – ди ул.
Вера Михайловна берара татар халык театрында режиссер да булып эшләгән. Анда татарчаны начар белгән яшьләрне татарча әдәби телдә сөйләшергә дә өйрәткән. Хәзер аның үзенең риэлторлык фирмасы бар.
– Клиентларым арасында татарлар да бик күп, алар белән уртак телне тиз табам. Ирем дә, улым да өйрәнде татарчаны. Киленем дә аңлый, ул Чабаксарда туып-үскән. Оныгым татар гимназиясендә укый. Аңа мәктәп сайлап аптырап йөрмәдек, янәшәдәге татар гимназиясенә бирдек. Татар теле дәресләрен бергәләшеп әзерлибез. Үзебезнең чуваш телендә дә сөйләшә оныгым, өйдә үз телебездә генә сөйләшергә тырышабыз. Туганым озак еллар Тольяттида яшәп, Түбән Камага кайтып урнашты. Татарча сөйләшәләр, ә мин берни аңламыйм, ди. Ә син аңларга тырыш, кабатлап сора, сүзләрне исеңдә калдыр, телне белү кирәк бит дим. Тел аркылы син ул халыкның мәдәниятен, тарихын, традицияләрен дә өйрәнәсең. Янәшәңдә яшәүчеләрне син тагын да күбрәк беләсең дигән сүз. Татар телен белгәч, башка бик күп төрки халыкларның да телен аңлыйсың. Төркия, Үзбәкстан, Әзәрбайҗанга баргач, нәрсә сөйлиләр икән дип баш ватып йөрмисең, шартлатып алар телендә сөйләшә дә башлыйсың, – ди татар телен яхшы белүче Вера Михайловна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading