16+

Чувашиянең “өрәк корабы” Татарстанда булырга мөмкин

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 487нче әмере нигезендә, быелдан кече күләмле көймәләргә карата яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелде.

Чувашиянең “өрәк корабы” Татарстанда булырга мөмкин

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 487нче әмере нигезендә, быелдан кече күләмле көймәләргә карата яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелде.

Көймәң көенә җырлыйсың
Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов журналистларны да әлеге яңалыклар белән таныштырды.
Республикада навигация ачылды, ләкин сулыкларда, юл-транспорт хәрәкәтендәге кебек үк билгеле таләпләрне катгый үтәү зарур, – дип, сүз башында ук искәртеп куйды ул.

200 килограммнан авыррак булган һәм 8 Кв куәттән егәрлерәк мотор кулланылган көймәләр дәүләт теркәвендә торырга тиеш. Шушы күрсәткечләргә җитмәгән көймәләрне теркәтү кирәкми. Мәсәлән, шлюпкаларны, 9 метр озынлыктагы җилкәнле спорт көймәләрен, үзйөрешле булмаган 12 метрга кадәрге озынлыктагы көймәләрне теркисе юк.

Тыелган гамәлләр: кече күләмле көймәләрнең тизлеген рөхсәт ителгән чиктән арттыру, көймәгә техник нормадан куәтлерәк мотор кую, елгалардагы навигация билгеләре таләпләрен бозу, зур суднолар юлында һәм күперләр астында якорь төшереп туктау.
 – Бу таләпләрне үтәмәсәң, 500 сумнан башлап, 1500 сумга кадәр штраф салына, шулай ук 6 айга кадәр көймә идарә итү хокукы таныклыгы да алынырга мөмкин, – дип кисәтте Юрий Венедиктов.
 
 Шәрә тәнгә – сары жилет
 Хәзер кече күләмле көймәләрнең һәммәсендә, шулай ук резина көймәләрдә коткару жилеты кию мәҗбүри. Көймәне йөртүчедә дә, пассажирларда да гәүдәсе үлчәмендәге жилет булырга тиеш. Жилетның каптырмалары ныклап каптырылсын, суга егылып төшкән очракта, ычкынып китмәсен. Кече көймәнең эчке бүлмәсенә кергәч кенә жилетны салырга мөмкин, хәтта, анда да иминлек турында онытмавың хәерле.
 Жилет кимәгән яки ныклап беркетмәгән булсаң, 500 сумнан башлап штраф.

 Әле иртә
– Елгаларда су салкын әле. Алабуга районында күптән түгел 7 яшьлек сабый велосипедта елгага егылып төшкән, салкын суда батып үлгән. Яр буйларында кечкенә балаларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Узган ел республикада сулыкларда 10 бала батып үлде, – дип, җаваплылыкка чакырды Юрий Венедиктов.
Рөхсәтсез ягъни махсус билгеләнелгән яр буйларыннан читтә су коенган өчен 1-1,5 мең сум штраф салу каралган.
 
Чувашиянең “өрәк корабы”

Идел өслеге кузгалгач, шактый зур бер көймәнең бозлар арасында түбәнгә таба агып баруы турында хәбәр ишетелгән иде.
 – Бу “өрәк корабның” язмышы ни хәлдә? – дип кызыксынып сорау бирдем.
 – Чувашиянең, төзекләндерүгә куелган җиреннән бозлар кубарып алып киткән, 21 метр озынлыктагы “Ярославец” көймәсе ул. Казан тирәсеннән әлеге көймә төнге якта узды. Чувашиянең “Ярославец”ы Татарстан территориясендә Победилово бистәсе тирәсендәге утрауларның берсенә терәлеп калган булырга мөмкин, – дип җавап кайтарды Юрий Венедиктов.

Фото: Дамир Бәдриев һәм http://16.mchs.gov.ru сайтыннан
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading