16+

Чыршыларны ташламагыз!

Оныгым беренче сыйныфта укый. Берсендә, мәктәптән кайткач: «Әбием, укытучым Валентина Николаевна безгә бер агачны үстерү өчен ничәмә-ничә еллар үтү турында сөйләде.

Чыршыларны ташламагыз!

Оныгым беренче сыйныфта укый. Берсендә, мәктәптән кайткач: «Әбием, укытучым Валентина Николаевна безгә бер агачны үстерү өчен ничәмә-ничә еллар үтү турында сөйләде.

Саф һава суларга урамга чыккан идек, гөмбәчеккә күмелгән имән агачын сыйныфташларым белән күреп аптырап калдык, кызганып куйдык. Иртәгә әти-әниләребез белән дәвалый башлыйбыз», – диде.

Кечкенәдән табигатьне яраткан оныгым белән сөенәм мин. Яшел чыршыларны да бик кызгана ул. Яңа ел бәйрәмендә без ясалма чыршы гына куябыз. Чүплеккә ташланган яшел чыршыларны җыеп, себерке итеп бәйләп, капчыкларга салып, гараждагы базга төшерәбез. Базда ылысларының хуш исе язга кадәр саклана. Базда гөмбәчекләр, төрле авырулар барлыкка килмәсен дисәгез, менә дигән антисептик ул. Җәен баздан җыеп алабыз да, җиләк төпләренә сибәбез. Җиләк-җимеш бакчаларындагы тычканнар, әкәм-төкәмнәр яратмый кипкән чыршы ылысларын.

Башкалар да, урам уртасына чыгарып ташлаганчы, чыршыларны йортларында кәҗәләре, тавыклары булган танышларына да бирә алалар бит. Чүп булып аунап та ятмас, яшел агачларга, кемнеңдер хезмәтенә хөрмәт тә булыр иде.

Рәшидә Җиһаншина, Зәй шәһәре.

фото - kap--kap.blogspot.com

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading